• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Туган телгә багышланган шигырьләр

Опубликовано Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы вкл 02.02.2017 - 22:17
Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы
Автор: 
8, 10 нчы сыйныф укучылары

Укучыларның туган телгә багышлап иҗат иткән шигырьләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx18.79 КБ

Предварительный просмотр:

                     

                Туган телгә багышланган шигырьләр

 Туган тел

“Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөя торган тел”,-

Ди халкым мәкаль белән,

Татарча аһәң белән.

Бу телне мин бишектән

Җырлар белән ишеткән.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Аны миңа өйрәткән.

Телем мине өйрәтә

Төгәл, матур сөйләргә,

Татулыкта яшәргә,

Кешеләрне сөяргә.

Бигрәк йомшак, җылы син,

Иркәләүчем, Туган тел!

“Тәуфыйклы бул, балам!”-дип,

Әни сөя торган тел.

Гөлчәчәк Мостафина, 8 нче сыйныф.

              Имгәк буласым килми

Әби, бабай,, әти, әни

Татарча шәп беләләр.

Аңламагач күп сүзләрне,

Миннән кайчак көләләр.

“Бераз белгәч, ярар”,-дисәм,

Кырыс кына әйтәләр:

“Ил телен аңламаганнар

Имгәккә әйләнәләр!

-   Аңлы бала ана телен

     Йөртә җанында, - диләр.

  • Туган тел ул һәр кешенең

     Яши канында “, - диләр.

     Тып итеп, кинәт уй төште

     Түп-түгәрәк башыма:

  • Имгәк буласым килми һич

      Мин үземнең халкыма.

Бүгеннән үк туган телдә

Тотынам сөйләшергә,

Һәр кешегә гел татарча

Тырышам эндәшергә.

               Ярышу

Минем сыйныфташларым-

Валя, Лиза, Олялар –

Безнең белән ярышып,

Татарча өйрәнәләр.

Зәңгәр күзле чибәр Лиза

Минем белән утыра,

“татарча яхшы беләм!”-дип,

Мактанып кына тора.

Болай үзе, чынлап та,

Татарчаны тиз ота.

Ә шулай да, кайчагында

Кагыйдәне оныта.

Зәңгәр күз кырые белән

Минем дәфтәргә карый,

Дөрес җөмләләрем “урлый”,

Мине күрми дип уйлый.

“Не списывай!- дим аңарга,

- Дәфтәремә карама!”

 - “Күчермим! – ди ...татарчалап!

        Ачуымны чыгара.

Апа күрмәгәндә генә,

Төртеп куям Лизага.

Карамасын зәңгәр күзе

Минем дөрес язуга.

Бик көнләшәм, куркып торам

Лиза мине узар дип.

Туган телең өйрәтәм дип,

Ярдәм кулы сузар дип.

Айнур Дәүләтшин, 8 нче сыйныф укучысы.

        Туган тел өе

Дәү әтием, дәү әнием,

Әнием һәм апалар,

Энеләрем, сеңелләрем,

Без барыбыз – туганнар.

Кыстыбыйлар, бавырсаклар,

Ит бәлеше, һәм җәймә...

Сыйланабыз бергә-бергә,

Чәк-чәкләр – кайнар чәйгә.

Җыелышкан вакытларда

Әби-бабай өендә,

Рәхәтләнеп сөйләшәбез

Тукай, Җәлил телендә.

Әби-бабайлар нигезе

Аксубай төбәгендә.

Ул җир – миңа иң газиз тел-

Туган телем өе дә.

           Сыерчык белән сөйләшү

-Әй сыерчык, әйт әле,

Нәрсә сиңа кадерле?

-Канатларым җилпи-җилпи,

Очар күгем кадерле.

  • Әй сыерчык, әйт әле,

Сиңа нәрсә кадерле?

  • -Ап-ак болытлары йөзгән

Туган илем кадерле.

  • Әй сыерчык, әйт әле,

Сиңа нәрсә кадерле?

  • Моңнар итеп көйли торган

Туган телем кадерле.

Айсылу Әхмәтсафина, 10 нчы сыйныф укучысы.


Поделиться:

Хризантема и Луковица

Аэродинамика и воздушный шарик

Как Дед Мороз сделал себе помощников

Весенняя сказка

Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым