• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Зөлфәт тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация.

Опубликовано Канзибаева Люция Наилевна вкл 21.02.2017 - 18:23
Канзибаева Люция Наилевна
Автор: 
Кузяшева Ленара

Зөлфәт тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zulfat.pptx678.96 КБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Зөлфәт Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Кузяшева Ленара әзерләде Укытучы: Канзибаева Л.Н.

Слайд 2

Чытырманда былбыл сайрый Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер , бәлки : «татар», « милләт », « азатлык » дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел , үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин « Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак ...» дигән эпиграф куеп , бер шигырь язган идем.

Слайд 3

Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган . (2007 елда вафат .) Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач , 1965— 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый . 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә : алты ел «Чаян» журналы редакциясендә , аннары , 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң , республика балалар газетасы « Яшь ленинчы » редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли . 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп , журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә .

Слайд 4

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый , 1968 елда егермеләп шигыре « Беренче карлыгачлар » исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла . Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең « Язмышлар ярында » һәм «Утлы бозлар » дигән ике китабы басылып чыга . Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку , масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу , публицистик кайнарлык , трибунлык , халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык , җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар .

Слайд 5

Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы , үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы ) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары ( идеологик көрәш , әхлак сафлыгы , кешелеклелек һ . б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла . Бу сыйфатлар аның лирик монологларында , балладаларында (« Тимерче турында баллада», « Гармунчы турында баллада », « Кайгы турында баллада », « Йодрык » һ . б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары » журналында дөнья күреп , әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән « Йөрәкләрдә — үлмәс дастан » исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә .

Слайд 6

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган , « һаман яратам » (Ф. Хатипов музыкасы ), «Төнге утлар », « Каратолым » (С. Шәмсина музыкасы ), « Сагынуга дәва юк » (3. Гыйбадуллин музыкасы ) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар . Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи » исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова ) либреттосы авторы буларак та билгеле . 1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты . Зөлфәт—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде .

Слайд 7

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе шагыйрь Зөлфәтнең иҗатына .

Слайд 8

Дүрт җыр Аргы ярда әле көмеш җырлар , Елларның да аргы ярында , Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да ? Беренче җыр - илем турында ул , Олы юлга дәшкән җырдыр ул , Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул , Ун мең еллык моңлы көйдер ул ; Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр - Мең яңарган иске моңдыр ул ; Яшәү өчен , чиксез дәвам өчен Һавадыр ул , сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында . Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын - үзем! Барын да!.. 1970

Слайд 9

Нидер булды ... Бәй,мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре Бик якынмыни шулай ? Без килгән һәм дә китәсе Мәңгелек шушымыни ? Аңардан курку-өркүләр Җанның ялгышымыни ? Нидер булды ... Ишетелде Миңа серле тынлыктан - Оҗмах-җәннәт бакчасының Күгәннәре тутыккан . Җимерелде алтын мифлар Һәм гадилек сирпелде ... Мәңгелегең миңа хәзер, - Билләһи, дим , гөнаһ булмас - Ындыр арты шикелле ... 05.10.02.

Слайд 10

Яфрак явымы Әллә нинди еллар көтә-көтә Асыл еллар үтеп киткәндә, Бу тауларда түгел, без булырга Тиеш бүтән җирдә , бүтәндә ! Серле еллар көтеп яшәдек без, Гади гомер безгә ник кирәк ? Яшәгәнбез каен сабагында Көзге яфрак сыман җилфердәп... Йә, шушымы булды җирдә яшәү? Сулыш өзелер йә өзелмәс... Булмый болай ! Күктән, гарешләрдән Бәхет үзе безгә түгелмәс! ...Сары каен яфраклары ява ... Дөнья - алтын! Көзге тантана ! Нишләптер гел безнең өчен генә Яфрак-яфрак булып кан тама ... 09.09.98.

Поделиться:

Эта весёлая планета

Астрономический календарь. Январь, 2019 год

Лягушка-путешественница

Два морехода

Прекрасное далёко