• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кеше язмышы

Опубликовано Мирзаянова Лүзия Хабибяновна вкл 22.02.2017 - 11:56
Мирзаянова Лүзия Хабибяновна
Автор: 
Сөләйманова Рәйлә

Укучы үзенең әбисенә булган хөрмәтен белдерә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әбием турында11.96 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Кеше язмышы- ул  бер җыр.

     Кеше... Ул олуг, мәртәбәле зат. Кеше дөньяга бер генә килә һәм ул гомерен матур итеп яшәргә тиеш.                                                                                                                                    

Кеше гомерен мин җырга охшатам. җыр шатлыклы да,мосу да була ала.җыр сайлаган кебек , кеше дә тормыш  юлын узе билгели.  

     Минем дәу әнием Дәнифәнең гомере матур җырга охшаган.Ул кечкенәдән эшкә өйрәнеп, гаиләдә ярдәмче булып тора.Бабам Минкаинга кияүгә чыгып, балалар устерә . Бүгенге көндә дүрт баласы дәү әни белән бабыкайга зур терәк булып тора. Дәү әнием гомер буе фермада эшләгән, тырышып дөнья көткән, бабыкайның әтисе белән әнисен тәрбияләгән.  Җырлый-җырлый эшкә йөргән,буш вакытларында матур итеп чигү чиккән,оекбашлар, бияләйләр бәйләгән. Аның бөтен хезмәте, җыр шикелле, күңелләргә рәхәтлек биргән, башкаларны сокландырган.

       Дәу әнием буген дә җырлап яши,яттан озын-озын шигырьләр сөйли,яңалыклар белән танышып бара .Безне һәрчак көтеп ала, хәлләребезне сорый, беркайчан да зарланмый, бүгенге тормышына шөкер итеп яши .

       Дәу әниемнең гомере –ул бик матур бер җыр. Ул аны бабам Минкаин белән кулга-кул тотышып, җырлап үткән. Бу җырлы гомер- безгә үрнәк!


Поделиться:

Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен

Одеяльце

В какой день недели родился Юрий Гагарин?

Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"

Философские стихи Кристины Россетти