• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Алмалар ник зәңгәр түгел?

Опубликовано Галиева Фарида Фаимовна вкл 02.04.2017 - 19:16
Галиева Фарида Фаимовна
Автор: 
Габдрахманов Алмир

Сказка на тему: "Почему яблоки не синие?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almalar_nik_zngr_tugel.docx15.91 КБ

Предварительный просмотр:

Алма нигә зәңгәр түгел?

Борын-борын заманда, әле сез дә тумаганда, алмагачның алмалары ап-ак булган, ди. Чәчәкләре коелуга кечкенә ак алмалар барлыкка килә дә икән, шулар әкренләп үсәләр, зураялар. Ләкин ап-ак булып калалар, ди.   Бер кечкенә малай бабайсыннан сорый икән:

  • Бабай, ә нигә алмагачның алмалары ак кына була ул? Нигә башка төстә түгел?
  • Улым, төсләр өләшүче патша бик карт бит инде. Күзләре дә күрми. Алмагачларның алмаларына төс өләшкәндә ак төсләр хәйләләгәннәр: патша нинди төскә үрелсә дә кул астына тиз генә ак төсне куялар икән. Менә шуңа алмалар ак булып калган да инде.
  • Бабай, мин ул төсләр өләшүче патша янына барасым килә. Алмаларга башка төс бир әле, диярмен.
  •  Ярый, улым, мин сиңа юлны өйрәтермен,-дип карт оныгына төсләр патшасы торган сарайга барыр өчен йомгак биргән.

Йомгак тәгәри дә тәгәри икән. Малай артыннан чак җитешкән. Менә ул бик матур сарайга килеп чыккан. Андагы төсләрдән күзләр камаша икән. Малай патшаны эзләп тапкан, баш иеп исәнләшкән һәм соравын әйткән:

  • Патшам-солтаным, минем бер соравым бар иде.
  • Әйтеп кара, егет,- дигән патша.
  • Алмалар гел ак төстә генә булгач, бер дә матур түгел. Башка төс бирә алмассызмы икән аларга?
  • Бик батыр егет икәнсең монда хәтле килгәч. Әнә теге сараемда төсләр йоклап ята. Кайсын уята аласын, алмаларга шундый төс бирербез. Тик кара аны ак төсләргә ышанма, алар бик хәйләкәр.

Сарай эченә кереп караса, шаккаткан малай. Анда нинди генә төсләр юк. Малай иң беренче яшел төскә барган, чөнки бабайсының яраткан төсе. Уятырга тырыша, барып кына чыкмый бит. Кесәсеннән кураен алып уйнавы була, яшел төс уяна да. Шулай итеп малай сары төсне дә, кызыл төсне дә уята. Ә менә зәңгәр төс янына килеп, ураен уйный башлауга, зәңгәр төс уянмый гына бит. Булмады инде, дип малай чыгып китә. Баксаң, ак төс  ап-ак йокы төтен җибәреп йоклата икән зәңгәр төсне.

   Яшел, кызыл, сары төсләр патша янына килгәннәр. Төсләр патшасы аларны алмаларга таба өреп җибәргән икән, алмалар бик матур кызыл, сары, яшел төсләргә дә кергәннәр. Мала рәхмәт әйтеп кайтып киткән.

Ләкин үзе яраткан зәңгәр төскә кертә алмаган алмаларны.


Поделиться:

Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна

Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев

Любили тебя без особых причин...

Рисуем домики зимой

Загадочная система из шести экзопланет