Бөек Җиңүгә багышлыйм.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.73 КБ |
Дөньяда зур тантана!
Гараева Илиза, Алабуга шәһәре
1 нче урта мәктәбенең 8 нче А сыйныфы укучысы
Җитәкче: Садыкова Г.М.
Тукайның туган көненә
Табигать тә шатлана.
Кояш көлә, җир елмая –
Дөньяда зур тантана!
Йөз утыз бер ел тууына
Бөек шагыйрьнең бүген.
Иҗаты да, кояш сыман,
Балкыта илнең күген.
Кояшлы булсын күгебез
Алдагы көннәрдә дә.
Тукай яши, үлемсез ул,
Яши безнең күңелдә!
Халык агымы бүген
Килә һәйкәл янына.
Тукайлы булуына
Сөенә, горурлана.
Тукайның туган көнендә
Күңелләр канатлана.
Нурлар сибә, кояш көлә -
Дөньяда зур тантана!

Финист - Ясный сокол

«Течет река Волга»

5 зимних аудиосказок

Астрономический календарь. Февраль, 2019

"Не жалею, не зову, не плачу…"