Минем мәктәбем матур.
Вложение | Размер |
---|---|
leysan.doc | 25.5 КБ |
ХЫЯЛДАГЫ МӘКТӘБЕМ.
Минем исемем Ләйсән.Мин Казанда яшим.Миңа ун яшь.Мин- 4 нче В сыйныфы укучысы. Мин 9 нчы гимназиядә укыйм. Безнең мәктәп матур.
Ә минем хыялдагы мәктәбем тагын да матуррак. Анда”Аквапарк”,бассейн да бар. Без физкультура дәресендә “Аквапарк”ка,бассейнга йөрибез. Безнең “Роботлар” музее бар. Роботлар белән без уйныйбыз.
Формабыз ирекле булачак,телибез икән чалбар,телибез икән итәктән яисә төрле төстәге күлмәктән йөриячәкбез.
Ашханәдә безне бик тәмле ашлар,боткалар, төрле-төрле салатлар белән сыйлаячаклар.Хәтта пирожныйлар,туңдырма да сатып алып булачак.Ә эчемлекләрдән ниндиләре генә юк!?
Һәр көн саен 3 дәрес,дәресләр утызар минут, электрон китаплар.Бер сыйныфта малайлар,ә икенче сыйныфта кызлар укыйлар.Без сишәмбә көнне ял итәбез.Мәктәп каршысында чәчәк бакчасы һәм теплица булачак.Анда “Кызыл китап”ка кергән чәчәкләр,үсемлекләр үстерәчәкбез. Бездә бик күп түгәрәкләр булачак.Без мәктәптә сигез ел укыячакбыз.
Минем хыялдагы мәктәбемә рәхим итегез!
Осенняя паутина
Астрономический календарь. Март, 2019
Муравьиная кухня
Лиса и волк
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"