Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.1 КБ |
ТӨШМЕ, ӨНМЕ?
-Укучылар, тынычланыгыз әле. Ник шулай шаулашасыз. Арткы парта, я тик кенә утырыгыз, я кабинеттан чыгып китегез,- диде Гөлфия Айдаровна. Аның әлеге сүзләрендә усаллык та, балаларга карата мәхәббәт тә сизелә иде. Ул ничек кенә ачуланса да, аның әйткән һәрбер сүзендә мөлаемлылык сыйфатлары чагыла иде. Әйе, ул бөтенләй дә башка укытучыларга охшамаган. Белмим, нинди магнит көче тартадыр, әмма барлык укучылар да аны ярата, ул укыткан дәресләрне көтеп ала иде. Дәресләрендә шаулашып утырулар да бик сирәк була, булса да, Гөлфия апа бер генә әйтә дә һәм бөтен класс тын кала. Аны хөрмәт итәләр иде. Дәресләренә килгәндә, кем инде татар әдәбияты дәресен яратмасын? Гөлфия апа әсәрләргә, китапларга мәхәббәт уятты. Хәтта гел китап укымаган шук-шаян малайлар да, аз-азлап кына булса да, китап тотып, кечкенә хикәяләр укый башладылар. Аның укыткан һәрбер дәресе кызыклы, истә калырлык үтә иде.
Әлеге хәл әдәбият дәресләренең берсендә булды. Һәрвакыттагыча дәресләр “Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз,”- дип башланып китте. Тиздән без бүген үтәчәк теманы да белдек: “Г. Тукайның тормыш юлы”.
-Укучылар, белгәнебезчә, Г. Тукай бик яшьли ятим кала. Аңа дүрт ай ярым булганда әтисе, ә дүрт яшь чагында әнисе үлеп китә. Кечкенә Апушны бабасы янына Өчилегә кайтаралар,- дип Гөлфия Айдаровна сөйли генә башлаган иде, Ленар аның сүзләрен бүлеп: “Апа, апа... Гөлфия Айдаровна, ә сез беләсезме, мин Г. Тукайга туган булып чыгам бит,”- дип куйды. Әлеге яңалыкны әйткәндә аның күзләрендә шатлык, тавышында горурлык бөркелә иде.
Ә безгә... ә безгә исә бар да шаккаткыч иде. Хәтта Гөлфия Айдаровна да ни әйтергә белми катып калды. Соңыннан кызыксынып: “Ә ничек?”- дип сорап куйды. Ленар ниндидер ярышта җиңгән кешедәй урыныннан торып басты, башта күзләре белән бар классны йөреп чыкты, янәсе барысы да аны тыңлыймы? Тәртип булгач, сүз башлады: “Менә минем әбинең әтисенең әнисе белән Зиннәтулла бертуганнар булганнар икән. Бертуган гына түгел, хәтта бик дус булганнар икән. Хәтта ачлык елларында теләнеп йөрергә дип икесе чыгып китә торган булганнар...”
- Ә сиңа моны кем сөйләде соң? Шәҗәрәгез дә бармы әллә? Булса безгә иртәгә алып килеп күрсәтерсең әле,- дип үтенде Гөлфия Айдаровна. Аның әлеге үтенеченә Ленар: “Әлбәттә, бар. Ул шәҗәрәне әбием яшереп кенә саклый. Безгә дә күрсәтми. Янәсе без шук бит, ертырбыз дип курка. Әмма мин ул күрше Әсма апаларга киткәч, әлеге шәҗәрәне алып карадым”,- дип куя. Безнең бу дәрес ачышларга бик бай булды. Барыбыз да икенче көн җитүен һәм әдәбият дәресен түземсезлек белән көттек.
Ни кызганыч, дәрескә Ленар килмәде. Гөлфия Айдаровна: “Авырып киткәндер,”-диде. Әмма өченче дәрескә дә Ленар шәҗәрәне алып килмәгән иде... Аның хәтта башы да түбән иелгән иде. Укытучы аның белән ни булуы, ник шулай бик моңсу булуы белән кызыксынды. Бик озак аның авызыннан сүз ала алмый торгач, ул, ниһаять, телгә килде. Һәм барысы да ачыкланды. Чынлыкта бар да болай булган икән: теге көнне әдәбият дәресеннән соң, Ленар кайтып, әбисенә барысын да сөйләп биргән һәм шәҗәрәне бер көнгә генә аңа бирүен үтенгән. Әмма әбисе аңа каршы: “Миндә бернинди шәҗәрә дә юк, улым. Һәм без Тукайның туганы да түгел!”- дип җавап кайтарган. Ленар башта ышанмаган:“Син мине алдыйсың. Мин бит аны үз күзләрем белән күрдем. Менә монда ул. Син аны яшереп тотасың,”-дип бер шкафны ачып күрсәтә, әмма анда чыннан да шәҗәрә булмый. Ленарның ул көнне башы тәмам буталып бетә... Әмма әнисе эштән кайткач, бөтен вакыйгаларны сөйләп биргәч, әнисе аңа әйтеп бирә: “Әй, улым, син төш күргән булгансңдыр. Беркөнне йоклап ятканда саташып кычкырып җибәргән идең шул:“Әни, кара әле, монда шәҗәрәдә Тукай белән беррәттән минем дә исем язылган”,- дип.
Ленар безгә барысын да сөйләп биргәч, әй рәхәтләнеп көлдек соң үзеннән. Аңа хәзер “Тукай туганы” дигән кушамат тактык. Башта бик кыенсынды, хәзер үзенә дә ошый башлады, ахрысы...
ТАНЫШ ХАЛӘТ...
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың!
Качан китәр кичең, килер нәһарың?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
(Г. Тукай “Көз”)
Беләсеңме,
Дөнья ап-ак иде,
Карлар ява иде ул чакта...
Карлар ява, буран уйный,
Күз ачкысыз булып, һәр якта.
Бүген инде кояш нурын чәчә!
Барча җиһан гүя шатлана!
Шул шатлыктан микән, белмим, дуслар,
Әйтерсең күң(е)лем канатлана.
Кояш – җыл(ы)та,
Ул – матурлык иле!
Ул яшәтә безне, йоклатмый.
Йөз тотса да милләт инкыйразга
Кояш кебек һаман уятмый
Бөек Тукай!
Безгә кояш булдың,
Уятмакчы булдың безнең милләтне.
Күзен ачып, бер иснәнә дә ир(е)неп
Йоклап китә белми бәхетне.
Тугъры Тукай!
Әгәр күрсәң безнең хәлне
Торып чыгып беркөн ләхеттән,
Һаман да шул халәт: ут(ы)рып йоклый,
Һәм шулай ук...
Төшәсе дә килми тәхеттән.
ТАҢ АТАРМЫ?
Ишетәмен: кошлар сайрый “чүт-чүт”,
Исеп куя нечкә билле җил,
Кояш чыга, әмма таң атармы,
Күзен ачармы соң безнең ил?
Үз илләрен саклар, мылтык тотып,
Горур ирләр сынап үз көчен ...
Тарихларда исемнәре калыр
Олы батырлыклары өчен...
Баштан ашкан ачы үлем җирдә,
Томан баскан җиһанны көлдәй...
Каннар ага елга кебек түгел,
Ә нәкъ менә кызыл диңгездәй...
Тоткын итеп, утка сала адәм,
үз(е)нең дустын яки туганын...
Аллаһ шуның өчен җибәргәнме?
Үләр өчен күрми баласын.
Ишетәмен: кошлар сайрый “чут-чут”
Ә мин беләм нидән икәнен .
Җәлил, синең кебек батырларга,
Мактау җырын бүләк иткәнен.
АНКЕТА
Фамилия, исем: Cалахова Айсинә
Туган елы: 1999 ел
Район: Актаныш
Авыл: Чуракай
Мәктәп: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия -интернат
Сыйныфы: 10нчы сыйныф
Өстәмә мәгълүмат (ирекле): Мин китаплар укырга яратам, бигрәк тә кешеләрнең язмышлары, хис-кичерешләре, эчке уйланулары турында. Үзем дә әсәрләр иҗат итәм. Район газетасында мәкаләләрем даими чыгып килә. 2 ел рәттән әдәбияттан олимпиаданың муниципаль тур җиңүчесе булдым, Кечкенәдән биим, шигырьләр сөйләргә яратам. “Йолдызлык” бәйгесендә җиңүләрем бар. Сәнгать белән, татар халкының яшәеше белән кызыксынам, мәгълүматлар туплыйм. Узган уку елында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында, “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә призер булуым минем әдәбият белән кызыксынуымны арттырды. Быел “Илһам” бәйгесендә өч төрле жанрда катнашырга этәргеч бирде.
Әсәр исеме: “Исерек милләт.”
Номинация: Яшь драматург
Әсәр күләме (бит): 2,5 бит
Басылып чыккан әсәрләр, еллары, кайда: Актаныш районының “Актаныш таңнары” гәзитендә хикәяләрем, шигырьләрем даими басылып тора. Гимназиянең “Ак җилкән” газетасы редакторы.
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89272437334
Электрон адрес: Aisina1999SR@mail.ru
Өй адресы: Совет урамы, 100 нче йорт
ИСЕРЕК МИЛЛӘТ
(Монодрама)
Т у к а й – өстендә ак күлмәк, кара чалбар.
(“Болгар” кунакханәсе. Бер почмакта өстәл, янында урындык. Өстәл өстендә китаплар, кәгазьләр өелеп ята. Бер почмакта тимер карават. Аның янында өс киемнәре элгече тора.)
Т у к а й (Тәрәзәдән урамга карап сөйли, кулы кесәдә) Фатих әйтә:“Бу арада әллә милләтне оныттың инде? Язучыларны гына тәнкыйтьләп утырып булмый, бераз гади халыкка да күз салчы. “Яшен”гә милләт белән бәйле берәр фельетон яз.” Ялгыша, мин онытмадым аны. Ничек инде үземнең бөек, олуг халкымны, горур милләтемне онытыйм ди?!
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым...
(Борылып, өстәл янына бара, кәгазьләрен кулына алып) Язам, менә хәзер утырам да, язам... Әмма фикерем чуала.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы...
Юк шул... Китте гаҗиз вә кадерле, хөрмәтле ... (Туктап кала һәм башын аска төшереп) Хәтта исемен телгә алуымны зур хата дип беләмдер. Китеп дөрес эшләде... Без аның белән барыбер бергә була алмас идек. Фикерем еш чуала, бәлки, сәбәпчесе - сагынудыр. Әмма бу фельетонымны мин язарга тиешмендер дип саныйм. Әгәр бу эшне башкарып чыга алмасам, Фатих алдында үземне гаепле итеп күрәм. Ә милләт, милләт, дип, мин аның кай якасыннан тартыйм? “Иртәгә үләсең, тәнеңдә яшәү чаткылары юк”,- дип карап та тормыйча җибәргән табибларынмы? Ю-ю-юк, аларга кагылырга ярамый, башым җир астына китәргә мөмкин. Әнә Камчылы ишанны языйм. Үз камчысы белән татар милләтенең ничә авыруын “дәвалавын” мактыйм. Әллә инде “Яшен”емә төшкән тешләрен алтын белән куйдырып, милләткә зур файда китердем, дип йөрүче байларын чыгарыйммы? Ә бәлки, бер сынык икмәк җитмәүдән үлгән таза ирләрне язаргадыр? Юк, кирәк санамыйм... Бәлки мактанудан башка берни белмәгән мулла, хәзрәтләргә тукталып, аларның чын йөзен ачаргадыр? Күп тапталды, башка тема кирәк...
Ә менә Кәчимеский Ибырайга берәү дә тимәде. Яшәде шунда үзенчә: иректә, рәхәтлектә. (Башына акыл иңгәндәй шатланып). Яза-а-ам, нәкъ шуның тугрыда язам. Менә Ибырай ул нинди? Ул зур сәүдәгәр иде. Даны Печән базары белән генә чикләнми, исеме Ауропага ук барып җиткән иде. Сатты, сату итте, гел акчада яшәде. Әмма адәм заты шулай бит ул: кулына берәр яңа әйбер килеп эләгә икән, башта карап-карап тора да, борыннарын җыерып, күзләрен йомып, авызын зур итеп ачып:“Кит моннан, кяфер. Ни бу? Нәрсә бу? Кем бу?” ди, ул яңалыкны сүгә, кире кага, җимереп ватарга, үтерергә хәтта мөмкин... Әмма вакыт уза, әле кайчан гына сүккән әйберен кулларына тотып, соңыннан кулланып карый. Белем бирү белән дә шул ук хәл бит: шәкертләр башта “әлиф, би, ти, си” дип кычкырып утырсалар, хәзер дөньяви фәннәрне өйрәнүгә күчтеләр. Барысы да дип әйтүем ялгыш булыр... Әмма күчеп бетәрләр, заманасы шул бит. Хәзер ата-анасы җәдитчеләребезне сүгә, соңыннан мактаячак. Уйларым, сүзләрем белән әллә кая кереп киттем, ахыры. Сүзем шул турыдадыр: Кәчимеский Ибырайның кулына килеп элләккән зәхмәтле бер судадыр. Әлбәттә, ул да башта кычкыргандыр, ачуланган, сүккәндер. “Эчеп кара, кайгыны басарга, рәхәтлек алырга бик яхшы дару”, - дигәннәргә: “Кяферләр сез”,- дигәндер. (Сәгать сугуга, кулларына ул да бер шешә тотып карый. Ибырай булып кыланып) “Чынлап.Теге дуслар дөрес әйткән икән бит. Әлеге әйберне татымаган һәммә кеше җүләрдер.” Менә шулай, бар да гади. Маллар очты һавага. Кулда акча булган чакта, шешәсе дә матуррак ие: төрле рәсем белән бизәлгән, язулар да язылган. Кесә бушая барган саен, шешәләр дә тарая. Элек диаметры алты булса, хәзер кала нәкъ дүрткә. Заманында дустлары да бик күп иде Ә акча очкач һаваларга... Һаваларга акча очкач... (Бераз туктап, уйланып тора да).
Ә шулаймы? Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
Әйе, дустларның күбесе акча өчен генә йөри бит. Күп вакытын миңа калса, ул йоклап уздырадыр. Күзен ачудан, хәтта куркадыр. Ул күзен ачарга курка гынамы, әллә инде, үлемен сизеп, селкенергә теләмиме? Исерекнең белеме дә шул кадәр генәдер ул. Миңа калса, наданлыкның чигенә җиткәндер ул. Акча бетте, белем китте, дуслар сәлам дә бирми. Ә дин нәрсә? Исереккә дин ни аңа, Аллаһ ни? Ю-ю-юк, мин аңладым: фельетонны язып тормамын. Фатих әгәр үпкә белдерсә, Кәчимеский Ибырайга бар диярмен. Чөнки мин аңладым: милләтнең “яркий примеры” - нәкъ шул бөлгән сәүдәгәр!

Сказка "Колосок"

Лиса и волк

Кто грамотней?

Есть ли лёд на других планетах?

Сказка "Узнай-зеркала"