Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.24 КБ |
ИШЕТӘСЕЗМЕ, МУСА ИСӘН!
Талгын җил исә. Табигатьнең матурлыгына исләрең китәрлек! Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә тавышлар ишетелми! Бик зур, бик көчле оркестр бу! Ләкин, гадәттә, без күрергә өйрәнгән оркестр түгел. Кайсы агач ботагына, кайсы куе яфрак арасына кунган төрле-төрле кошлар тавышы бу. Алар, канатларын җилпи-җилпи, һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошларсайравы көчәя бара.
Сәкинә сөтлебикәләрен көтүгә озаткач, үзләренең тау башыннан менә шул табигатьне күзәтеп торырга ярата. Нәкъ егерме ел элек, нәкъ шушы мизгелләрне кичереп таң атканын карап торды ул. Нәкъ бүгенге таң җилләре кебек назлы җилләр аның чәчләрен сыйпады. Әйе, егерме ел үткән дә киткән икән шул. Нәкъ бүгенге көн кебек җомга таңы иде.
Иртәнге якты кояшның җылы нурларына коенып күпме торган булыр иде. “Әни-и-и” дигән тавышка сискәнеп китте Сәкинә. Янында унбер яшьлек Зәйтүнәсе басып тора иде. “Әнием, әйдә өйгә керәбез, минем чәй эчәсем килә, әтием дә эшкә китәргә җыена”, -дип кыз әнисенең кулыннан тартты. Сәкинә ашыга-ашыга Зәйтүнәсен җитәкләп өйгә ашыкты. Алар капкадан кергәндә, тормыш иптәше Рәшит капкалап, чәйләр эчеп тракторын кабызып маташа иде. Сәкинәсенә “мин киттем” дигәндәй кулы белән ымлап, капка төбеннән кузгалып та китте. Июньнең тагын бер иртәсе башланды, Сәкинәнең көне өй арасында, абзар-кура тирәсендә кайнашып үтә. Бүгенге көн дә гадәттәгечә үтеп китәр иде, тик хат ташучы Мәрфуга кереп, хатынның фикерләрен тәмам чуалтты.
Сәкинә хатны кулына алу белән калтыранып куйды, әллә ничек йөрәге дә ярсып-ярсып тибәргә тотынды, аяклары йомшарды. Ул арада Марфуга апа да чыгып китте. Хат саф татар телендә язылган, эчтәлеге дулкынландыргыч иде.
“Исәнме, Саҗидә, кызым.
Сиңа хат яза Миңнегали Абушев - синең әтиең. 1941 нче елда 19 яшьлек чагымда мине Совет Армиясе сафларына алдылар. Ул вакытта инде минем хатыным Газизә һәм дүрт айлык кызым син – Саҗидәм бар идегез. Приморск өлкәсенең Шамонов поселогында әзерлек курслары үткәннән соң, 62 нче гвардия, 272 нче разведрота, 72 нче минометчы полклар составында сугыш хәрәкәтләрендә, Көнбатыш фронтта немец илбасарларына каршы көрәшләрдә катнаштым. “Катюша” артиллериясендә орудия командиры булып хезмәт иттем. Дәһшәтле сугышның беренче көннәреннән үк мин хезмәт иткән алтынчы Армия фронтның алгы сызыгында дошманнарга каршы көрәштек. Әйе, ләкин әйтер сүзем бу гына түгел. Сезгә “хәбәрсез югалды” дигән хат килми калмагандыр килгәндер. Инде күңелегез белән мине җирләп, күрешүдән дә өметегезне өзгәнсездер. Балам, мин исән... Бик кызганыч... туган җирләремә кайталмадым. Моның өчен җитди сәбәпләр дә булды, әлбәттә. Сөеклем Газизәм, кызым Саҗидәм сезне бик тә, бик тә күрәсем килә. Бик авырыйм. Мөмкин булса яныма килсәгез иде. Өметемне өзмәгез...Көтәм.”
Хатны укып бетерү белән, Сәкинә сулкылдап еларга тотынды. Дәү әбисенең күз каралары, әнисенең гомерлек сагышы, йөрәк ярасы бит бабасы. Әнием сөйләгәннәрдән искә алам, карт әбием гомере буе бабамны көткән, тәрәзәләрдән күзләрен алмаган. Аның үлгән хәбәре килмәгәч: “Исәндер, бер кайтыр әле,”- дип яшәгән. “Мин үлгәч, картымның каберен таба калсагыз, аннан бер уч туфрак алып кайтып минем каберемә салсагыз иде”, - дигән.
Әнием кайларга гына мөрәҗәгать итмәде - уңышсызлыкка очрады. Ул гына түгел каты авыру аны мәңгелеккә арабыздан алып китте. Уйларга бирелеп, кычкырып-кычкырып, үзалдына сөйләшеп утыручы Сәкинәне күреп Рәшит шаклар катты. Хәлнең асылына төшенгәч, алар җыйнаулашып бергәләп юлга әзерләнә башладылар.
Барасы җиребез Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребечи бистәсе иде. Күңелдә көчле дулкынлану. Безне олы яшьтәге бер апа каршы алды, үзен Тамара түти дип таныштырды. Сөйләмендә русча сүзләр күп булса да, Тамара тути татарча да ярыйсы ук яхшы белә иде. Җыйнак кына рус өенә килеп кердек. Бар җирдә тәртип, пөхтәлек. Рус өйләренә генә хас бизәлешле бу йортның түр бүлмәсендә кечкенә генә бер бала ята. Хуҗа хатын мине шул бүлмәдә калдырып Рәшитемне дә, кызымны да алып чыгып китте, үзе ишекләрне ябып куйды. Карават янына барам, ни күзем белән күрим анда аяклары да, куллары да юк бер карт ята. Яшь бала түгел лә икән бит, олы яшьтәге кеше икән... Башым әйләнеп урындыкка утырдым. Туктале, Тамара түти мине монда кертте дә үзе юк булды, нишләп...
Икебезнең дә яшьләребез елга булып акты. Очрашу. Нинди очрашу бит... Карт әнием, дәү әнием, әнием көткән мизгелләр миңа насыйп булды.
Миңнегали бабама Газизәсенең дә, Саҗидәсенең дә юклыгын әйтү бик авыр булды. Сугыш дулкыны аның кулларын, аякларын өзгән. Тән газаплары белән бик озак, биш ай хастаханәдә ята Миңнегали бабам. Шунда ук үзе кебек үк сугыш ачысын кичергән, аягын өздергән, яраларын ямаштырып ятучы Тимофей да була. Кулсыз, аяксыз Миңнегалине бик кызгана ул. Хатыны Тамара белән киңәшләшәләр дә бабамны үзләренә алып кайталар. Туган якларына бик кайтасы килеп өзгәләнсә дә, Миңнегали “кайтмаска, якыннарына тагын да авырлык китермәскә!” дигән карарга килә. Тамара белән Тимофей яныннан махсус яралылар, гарипләр яши торган йортка да китмәкче була, тик ир белән хатын үз сүзләрендә нык торалар, Миңнегалине беркая да җибәрмиләр, үзләре карыйлар. Сугыш бетә... Сугыш белән бергә Миңнегали дә мәңге кайтмаска дигән карарга килеп чит җирләрдә яшәп кала. Кулсыз, аяксыз килеш кайтып якыннарының күзләренә күренергә бик гарьләнә ул. “Мондый яралар белән барыбыр озак яши алмам, туган якларыма да исән-имин кайтып җитү икеле”, - дип күңеле белән үзен юата. Ләкин сагыну газабы көчлерәк булып чыга. Еллар үткән саен бу газап аның бөтен аңын томалап алды. Төннәрен якыннарын күреп саташты, авыл урамнарында йөрде. Тора-бара бу сагынуы аның йөрәк авыруына әйләнде. Ул урыннан тормас булды. Тик Миңнегали үләргә теләмәде. Аның үләргә хакы юк иде. Чөнки ул гына белә торган сер бар. Бу серне ул ничә еллар күңелендә саклый. Ә сакларга тиешме соң ул!? Әгәр гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклап үзе белән теге дөньяга алып китә икән, татар халкы аны кичерерме?.. Юк!!! Кичермәс, билгеле. Шуңа да ашыгырга кирәк! Якыннары белән күрешү бәхетенә ирешсә, һичшиксез, ул бу серне чишәр. Чишмичә мөмкин түгел!
1942 нче елның июне. Волхов юнәлешендә канлы сугышлар бара. Дошманнар белән бу очрашу Миңнегали өчен аяныч тәмамлана. Аларның часте чолганышта кала. Бик күп солдатлар яраланып дошман кулына эләгә. Бу яралылар арасында Миңнегали һәм татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилев та була. Әйе, язмыш Миңнегали белән Мусаны менә шундый шартларда очраштыра. Гитлерчыларга әсирлеккә эләккән көннән алып алар аерылмас дусларга әйләнәләр. Еш кына ирек турында уйланалар, якыннары турында гәпләшәләр. Миңнегали Муса язган шигырьләрне беренче тыңлаучысы була. Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда ниләр генә кичми аларның башларыннан. Дөрес Җәлилчеләр арасында Миңнегали Салиховның исеме юк. Чөнки бәхетенә аны башка әсирләр белән ябып куйган булалар. Монысы – табышмак.
Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, фашистларга булган каты нәфрәт Мусада әсирләрнең яшерен оешмасын төзү фикере тудыра. Билгеле, Миңнегали дә аны хуплап чыга. Тик, яхшы гына эшләп киткән оешма фашистлар тарафыннан тар-мар ителә. Муса Җәлилне һәм ун җәлилчене бик нык кыйнап таш камераларга ябып куялар.
Үлемсезлек юлы озынмы? Моны төрлечә үлчәргә мөмкин. Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан соң, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн. Ә гильотинадан соңгы көннәр турында кем белә соң? Миңнегали белә. Әйе!!! Әйе! Миңнегали белә.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелергә тиеш була. Әйе, ул көн җитә. 12 сәгать тә 06 минутта Гайнан Кормаш вафат була. 12 сәгать 09 минутта Фоат Сәйфелмөлеков... 12 сәгать 12 минутта Абдулла Алишев... 12 сәгать 15 минутта Фоат Булатов... Мусага чират җитә. Менә аны да алып кереп баралар. Менә гильотина... 12 дә 16 минут... 17 минут... Тик... гильотинаның балтасы төшми... Могҗиза! Аллаһының бер хәбәреме бу!? Җәлил исән кала! Бу көтелмәгән борылыш фашистларда ризасызлык уята. Алар Җәлилне гильотинадан тартып алып бик каты кыйный башлыйлар, аңсыз Җәлилне Миңнегалиләр яткан камерага кертеп ташлыйлар. Бу минутта гильотина балтасы аска килеп төшә һәм нәкъ 12 сәгать 18 минутта бөтен татар халкының яраткан улының башы киселә дигән язма фашистларның дәфтәренә язып куела. Менә шулай! Җәлил исән кала... Аннан соң 12 сәгать 21 минутта Гариф Шабаев... Әхмәт Симаев... Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровлар... Нәкъ 12 сәгать 36 минутта бу мәшхәр тәмамлана.
Үлем белән күзгә-күз очрашкан Муса берничә көн аңсыз ята. Үзе дә көн саен җәберләүләргә дучар булган Миңнегали кулыннан килгәнчә аны тәрбияли. Тик Муса Җәлил аңына килсә дә тулысынча хәтерен югалта. Ул үзенең кем икәнен дә, ничек әсирлеккә эләккәнен дә белми. Хәтта янындагы Миңнегали дә аның өчен ят кеше. Ничек кенә булмасын Миңнегали бу коточкыч җирдән качу юлын эзли. Бу ниятен тормышка ашыруы гына авыр булыр, мөгаен.
Хәтерен җуйса да, Мусаның шигырьләр язу осталыгы җуелмый. Язарга ак битләре булмаса таш стенага кырып яза торган була. Ничек кенә тырышмасын ул Чулпанын да, Әминәсен дә, газиз әнкәсен дә, туганнарын да исенә төшерә алмый. Хәтта җәлилчеләр дә, палач балтасы да аның өчен ят нәрсә.
Фашист төрмәсендә бер елга якын вакыт үтә. Алар әсирләрне төрлечә итеп мыскыллыйлар, кыйныйлар, төрле авыр хезмәткә кушалар. Бу җәберләүләрдән соң Миңнегалинең сул кулы һәм сул аягы йөрмәс була. Бәлки аларның гомерләре шулай тәмамланыр да иде, көтмәгәндә аларга качу җае чыга. Күрше камерада җан асраучы Тимофей төн уртасында Муса Җәлил белән Миңнегали яткан бүлмәгә килеп керә. Ымлап кына аларны үзе артыннан барырга сорый. Озын-озын таш коридорлар буйлап күпме үрмәләгәннәрдер, тик менә ачыклык... Менә һава! Менә ирек!
Салкын март җиле үзәкләрне өзеп өшетә. Өч иреккә сусаучы әсир ташландык агач бинага тукталдылар. Көн яктысында бару алар файдасына түгел. Кичке караңгылык җитүе кирәк аларга. Барыр юллары бик озын булса да алар бик бәхетле иделәр. Менә тиздән алар үзләренең җиренә аяк басарлар, үзләренең көрәштәшләре белән очрашырлар. Кигән киемнәре ертык, тишкәләнеп бетсә дә, тәннәрендә яраланмаган бер генә исән җир калмаса да, ачлыктан интексәләр дә аларга өмет көч бирә, өмет җылыта, өмет яшәтә. Көн озын булгач, сөйләшергә дә вакытлары байтак булды. Тимофей үзенең хатирәләре белән бүлеште. Качу планын бик озак уйлаган була ул. Көндезге авыр хезмәттән кергәндә кулына кечкенә генә бер тимер кисәге эләктереп керә. Шул тимер кисәгеннән таш белән ышкып фашистларның ачкыч формасын эшли. Ике ай буена сузыла аның бу хезмәте. Тимофейның күзе ут. Көндә чыкканда фашист ачкычларын күзәтә. Барысы да бертөрле. Ә беркөнне төнге сәгать уникедә каравылчы солдатның юклыгыннан файдаланып тәвәкәлли. Мусаны да, Миңнегалине дә азат итү бәхетенә ирешә.
...Мартның 28 нче төне. Качаклар урман аланлыгына ял итәргә туктадылар. Көчле җил чыкты. Котырынып кар ява башлады. Бик салкын. Миңнегалинең куллары, аяклары бөтенләй сизмәс булды. Аякларындагы туң җанына ук килеп җиткән кебек тоела башлады аңа. Тора-тора аңын югалтып ала. Муса Җәлилнең дә хәлләре шәптән түгел. Фашистлардан соңгы кыйналуда хәтер югалтуы гына түгел, көчле баш авыртулары да алган шагыйрь менә сүнәм, менә сүнәм дип соңгы көчен җыеп түзә. Бөтен өмет Тимофейда. Тик Тимофейның да ачлыктан, ялангачлыктан хәле бетә. Нишләргә? Бу хәлдә җиде көн хәрәкәтләнгән качакларның гомерләре кыл өстендә. Яшәү белән үлем арасында бер адым ара. Тимофей ничек итеп булса да Муса белән Миңнегалине хәрәкәтләндерергә тырышты. Берсен сөйрәде, берсен күтәреп алып барды. Тик ерак китә алмады. Аның үзенең дә бер аягы яраланган хәлдә бит. Кинәт Тимофейның башы әйләнеп китте һәм... Караңгылык...
Миңнегали күзләрен ачканда ак җәймә җәелгән тимер караватта ята иде. Каршы караватта Муса Җәлилне шәйләп алды. Кыяфәтенә караганда ул аңсыз. Ә Тимофей? Тимофей кайда соң? Исәнме ул? Уйлар өермәсендә яткан Миңнегали хәрәкәтләнергә теләде. Тик, нәрсә бу? Анык аяклары да, куллары да юк. Шашынган күзләре белән җанварларча кычкырып җибәрде. Тавышка шәфкать туташы йөгереп керде һәм шунда ук хәлне аңлап алды. Ул аны ничек итеп булса да тынычландырырга тырышты, юатты, нәрсәдер аңлатты. Миңнегали: “Кискәннәр! Кулларымны, аякларымны кискәннәр”, - дип бертуктаусыз үкседе. Тилереп елады.
Ярым исән хәлдәге өч әсирне партизаннар урман аланыннан табып алалар. Арадан берсе Тимофейны танып ала. Чөнки вакытында Тимофей белән бергә фашистларга каршы көрәш алып бара. Гомумән, Тимофей хәбәрсез югалганнар исемлегендә була. Безнекеләр әсирлектән качкан бу солдатларны госпитальгә озаталар. Бәхетләренә өчесе дә исән кала. Тик, Миңнегалинең аякларын да, кулларын да кисәргә карар кылалар. Кисмичә булмый, алар туңганнар. Врачларның аның гомерен саклау нияте белән эшләнгән бу гамәлләрен Миңнегали бик авыр кичерде. Үзен файдасыз бер түмгәк итеп хис итте. Муса да бер ай буена аңына килә алмый. Тимофейның да бер аягын кистеләр. Ярасы бик тирән иде шул.
Илен сакларга алынган өч солдатның язмышлары шулай пыран-заран килә. Ләкин, алар исән! Монысы иң мөһиме.
Беренче май иртәсе. Яралылар яткан госпитальгә тәрәзәдән кояш нурлары керә. Керә дә ак стенада төрле төсле бизәкләр ясап күңелне юата, кәефне күтәрә. Тышта кошлар җыры яңгырый. Кара каргалар да, сыерчыклар да күптән кайтып үз куышларын булдырдылар. Кыр казлары, кыр үрдәкләре су буйларында туган якларына дан җырлыйлар. Күптән инде ату тавышлары, куркыныч гөрселдәүләр ишетелми. Сугыш авазы кайдадыр бик еракта ишетелә. Уйларына бирелеп, хыял диңгезендә йөзгән Миңнегалине Тимофейның тамак кыруы айнытып җибәрде: “Ничек хәлләрең, Миңнегали дус”.
Сугыш бетте!!! Ирек җилләре шундый назлы, шундый йомшак. Бөтен тирә-якта җиңү җырлары яңгырый. Күңелгә шундый рәхәт. Госпитальнең бер бүлмәсендә өч яралы гәпләшә. Берсенең хәтере юк, берсенең тезеннән аягы юк, ә берсенең аяклары да, куллары да юк. Сугыш алардан өч бертуган ясады. Алар әсирлекне дә, ачлыкны да, салкын туң җирдә аңсыз ятуларны да бергә кичтеләр.
Бу хәтирәләрне яңартканда Миңнегалинең күзләреннән бертуктаусыз күз яшьләре акты. Авыр иде аңа. Фашист салган тән һәм җан яралары кабаттан яңарды. Сәкинә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Димәк, Муса Җәлил исән? Ул исән! Хәтта аның бабасы белән бер лагерьда булган. Ышануы да авыр...
“Тимофей бабайны күрдем, ә Муса абый, ул кайда соң хәзер?” - дип, зур кызыксыну белән сорап куйды Сәкинә. “Улмы? Ул бездән ерак тормый. Аны бик яхшы кешеләр тәрбиялиләр. Без яткан хастаханәдәге шәфкать туташы аны үзләренә алып кайтты. Сугыш аның абыйсын, ирен тартып алган. Шуңа күрә дә:“Абыем кебек күрәм, үзебездә яшәрсең”,- дип үзләренә алып кайтты. Мусаның картлыгы кадер-хөрмәттә үтә. Тик, кызым, сине бирегә чакырып китерүемнең ике сәбәбе бар: беренчесе – минем сезне өзелеп сагынуым, икенчесе – Муса Җәлилнең исән булуын халыкка таныту. Аны бит тереләй күмделәр. Балалар, зинһар өчен минем бу амәнәтемне алып кайтып тапшырыгыз. Ул бит тере хәзинә. Ул бит нинди генә шигырьләр язмый. Аларны да бит халык укырга тиеш, белергә тиеш. Дөрес, туган илендә аны үлгән дип исәплиләр. Һәйкәлләр куеп, рухына догалар кылалар. Боларның барысы турында да ул бик яхшы хәбәрдар. Шунысы кызганыч: ул - хәтерсез. Үткәнен исенә төшерер өчен аны туган якларына алып кайтырга кирәк. Аның бит сөекле Әминәсе, кадерле Чулпаны бар. Туганнары көтәдер. Кешене бит өмет яшәтә. Үлгән дип уйласалар да: “Бер кайтып керер әле”,- дип көтәләрдер.
Бүген Казанда зур вакыйга. Муса Җәлил кайтты. Әйе, Сәкинә сүзендә торды. Муса Җәлилне һәм Миңнегали бабасын Татарстанга алып кайтты. Туган як туфрагына аяк басу белән ике патриот сугышчының иңнәреннән авыр йөк төшкән кебек булды. Бүген 22 июнь.. Нәкъ шушы көнне 1941 елда сугыш башланган иде. Һәм менә нәкъ бүген илгә Муса Җәлил кайтты. Аларны каршы алырга бик күп халык җыелган иде. Аларның аптырулы йөзләрендә горурлану, сөенеч. Менә аның якыннары, кызы, хатыны. Шунда Мусаның йөзендә энҗе яшь бөртекләре күренде. Күңелендә айкалып-чайкалып ниндидер бер хис кайнады. Менә бит, менә бит аның газизләре. Менә бит аның якыннары. Кызы! Әминәсе! Оныклары!
Хәтер. Нинди генә борма юлларың, нечкә кылларың булса да, иң түрдә уеп язылган исемнәр онытылмый икән бит. Аларны бары юка пәрдә каплап кына торган диярсең. Барысы да истә. Истә. Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч булды. Кочаклашулар, елашулар, газиз күзләргә карап торулар. 91 яшьлек Муса Җәлилгә мондый хисләр ташкынын күтәрүе көтелгән булса да авыр иде. Халыкның болай күп җыелуы да аңа тәэсир итми калмый. Сәламәтлеге какшап, аны тиз генә хастаханәгә алып киттеләр. Сәкинәгә башта ук мондый көтелмәгән хәл турында Казанга хәбәр итәсе калмаган да, тик нишләсен. Авылда туып-үскән татар хатыны өчен шундый зур шәхес белән очрашуы фикерләрен чуалтып җибәрде шул. Әле анда, әле монда “Муса исән! Муса Җәлил минем бабам белән бергә тоткынлыкта яткан. Минем бабам белән Тимофей дигән рус кешесе аны төрмәдән алып чыккан”, - дип күпме генә аңлатса да, башта аның бер генә сүзенә дә ышанмадылар. Бары туганнары белән бәйләнешкә кергәч кенә боз кузгалды.
Бу вакыйгаларга егерме елдан артык вакыт үтеп китте. Муса Җәлил туган җиренә кайткач ике ел якыннары белән яшәде. Бик күп шигырьләр иҗат итте. Чит җирләрдә яшәгәндә иҗат иткән шигырьләр җыентыгы “Хәтер” дип атала. Сәкинәнең Миңнегали бабасы да күптән инде җир куенында. Йөрәк түрендә саклаган бу сере аның татар халкына зур хәзинә булып кайтты. Ул Мусаны алып кайтты. Ул Мусаны туган җиренә исән килеш алып кайтты. Ишетәсезме! Муса исән!
ГОРУР ҺӘЙКӘЛ
... Караңгы төн. Күктә энҗе ташлар
Сибелгәннәр, “урак” ай яна.
Чал тарихка ия Кремль йоклый,
Халык йоклый, йоклый башкала.
Урам утларыннан дөнья балкый,
Кар да бирә бераз яктысын.
Шул яктыда горур һәйкәл күренә,
Эченә йотып булган кайгысын.
Тәннәренә богау салсалар да,
Ул югары башын күтәргән.
Үзе тоткын, тик халкына тугры,
Дошманнарга башын имәгән.
Фашист сине тоткын итеп алып,
Төрмәләрдә ябып яткырган.
Мыскыл иткән, җан газабы биргән,
Тән газабы белән сынаган.
Кулларыңа богау салсалар да,
Йөзләреңдә ирек чаткысы.
Күзләреңдә дошманнарга нәфрәт
Һәм илеңне сөю яктысы.
Муса Җәлил – чын патриот шәхес,
Үрнәк итеп сагынып сөйләрлек.
Моабитны үтеп илгә кайтты,
Шигырьләрең даны гомерлек.
Горур һәйкәл булып калыктың син
Үч иткәндәй дошман үтына.
“Үтердем”,- дип дошман һай ялгышты...
Батыр үлми анты хакына.

Юрий Визбор. Милая моя

Кто должен измениться?

Нас с братом в деревню отправили к деду...

Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея

Чья проталина?