• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"ИЛҺАМ" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе

Опубликовано Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы вкл 16.06.2017 - 21:44
Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
Автор: 
Айзәрә Сафина

 Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл safina.docx13.52 КБ

Предварительный просмотр:

КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ ӘГӘР КҮРМӘСӘ...

Таң вакыты иде, кошлар сайрый
Назлы жилләр аны иркәли.
Табигатьне тагын сафландырып,
Салмак кына янгыр сибәли.


Ә ул тоя барсын: дөнья матур.
Күрмәсә дә үзе жиһанны.
Шуңадырмы каргамый ул бер дә
Язмыш биргән авыр сынауны.


Караңгыда туды, караңгыда үсте,

Карангыда... ләкин сулмады
Тик күңелгә, эчке хисләренә
Каралырга ул юл куймады.  


Якты булды анын йөрәге гел.
Ташып торды ихлас уйлары.
Җырлый иде күңеле тулган чакта,
Үзәк өзә иде моңнары.


Сукыр күздән яшьләр чыкмый диләр,
Юк, хак тугел, ул да елады
Тормыш җиле күпме сындырса да,
Бирешмәде бер дә, чыдады.


Мин түзмәдем берчак, килеп аңа
Кыюлыгым җитеп сорадым:
“Син иптәшем, әйтче, моның кадәр
Яшәү көчен каян соң алдың?”


Елмайды да, аннан әйтеп куйды:
“Яшим ахыргача, сүнмәсәм.
Сез әйтегез нигә сезгә күзләр
Күңел матурлыгын күрмәсә?


Мин беләмен: сез күрәсез барсын,
Тик тормышның начарлыкларын.
Күрмисез шул, мин сукыр да күргән
Бу дөньяның матур якларын.


Күзләрегез томаланган сезнең,
Байлык, дәрәҗәдер уегыз.
Минем кебекләрне дә күрмисез,
Сез тормыштан күптән туйдыгыз...


Сез елаган чакта юк кайгыдан,
Мин сәбәпсез сөенеп утырам.
Шуның белән бәхетледер дә мин,
Күңел күзем белән ачылам.”


Сорадым мин:”Әгәр бер көн генә
Күрү бәхетен сиңа бирсәләр..?”

                                        Әйтте иптәш :

“Юк , мин ачмас идем күзләремне.
Кирәк тугел андый сиртмәләр.


Мин теләмим зур тап төшерергә,
Нәфесемне тыя алмыйча
Булыр идем мин дә бәхетсез җан,
Күңелемә урын тапмыйча.


Ә син иптәш, әйдә, җавап бир соң,
Әгәр фикеремә күнмәсәң.
Нигә кирәк  сезгә матур күзләр,
Күңел матурлыгын күрмәсәң?


Җавап юк иде шул бу сорауга...
Тамагыма төер утырды.
Бер мизгелгә йомдым күзләремне,
Тик, нәфесем кире ачтырды.

Күңел күзе аша тоймыйбыз шул

Гамәлләрнең изге, акларын.
Чыннан да бит, нигә күзләребез
Күрә һәрчак начар якларын?


Поделиться:

Простые летающие модели из бумаги

Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)

Прекрасная химия

Петушок из русских сказок

Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году