| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.06 КБ | |
| 1.59 МБ |
“Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе”
дәүләт белем бирү учреждениесе
Актаныш муниципаль районы
Фәнни эшнең темасы:
Фоат Садриевның “Таң җиле” романында ана образы.
Башкарды: 7 нче сыйныф укучысы
Шәйхетдинова Юлия Илдар кызы.
Фәнни җитәкче: татар тел һәм әдәбият укытучысы
Латыйпова Миләүшә Мәхмүт кызы.
Эчтәлек:
I.Кереш өлеш............................................................................................................3 II.Фоат Садриевның “Таң җиле” романында ана образы.................................4-6
III.Йомгаклау............................................................................................................7
IV.Кулланылган әдәбият.........................................................................................8
Кереш.
Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.
Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.
Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Фәнни-тикшерү эшенең максаты һәм бурычлары:
Максатыбыз: Фоат Садриевның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау; “Таң җиле” романында ана образын анализлау.
Бу максатка ярашлы мин үз алдыма түбәндәге бурычларны алдым:
-Фоат Садриевның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- “Таң җиле” романында ана образын анализлап, нәтиҗә ясау;
II.Фоат Садриевның “Таң җиле” романында ана образы.
XX гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрендә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш рәсеме тудыруда чынбарлыкка охшатуны әһәмиятле тапкан зур язучылар иҗат итеп килде, милли сүз сәнгатенең умыртка баганасын тәшкил итте. Шулар арасында прозаик Фоат Садриев та бар.
Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре бик күп театр сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачылар аларны бик җылы кабул итә. Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр.
Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән искән Таң җиле, Өзгәләнәдер ул Замананың Сызлый икән, диеп, кай җире? Ана һәркем өчен кадерле зат! Алар безне якты дөньяга китереп, җыр көйләп йоклатканнар, иркәләп уятканнар, яшәргә көч-дәрт биргәннәр, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгәннәр. Әниләр турында сүз башласак, күз алдыбызга туган йортыбыз килеп баса һәм бер-бер артлы әниләргә бәйле якты хатирә-истәлекләр уза. Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә,чөнки Гыйзделямал апа үзе дә эшкә батыр,уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы, намуслы, ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз. Язучының әнисен мин “Таң җиле” романындагы Нуриәсма- ана образы белән чагыштырыр идем.
Әсәрнең төп каһарманы- ана образы, Нуриәсма. Әсәрдә Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны, шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша, эштә дә, тормышта да үзенә зур бурычлар куя. Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар, үзләренчә бәялиләр, Нуриәсмадан гаеп табарга тырышалар. Балаларына да җиңел булмый Нуриәсманың, алар башка ата- ана балаларына караганда икеләтә тырышып эшлиләр, әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Аларга тормышта авыр булса да әниләре аларны чын ир-егетләр, кызлар итеп тәрбияли, алар тормышта үз юлларын табалар, эшлиләр, яшиләр. Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмага тормыш тукталган кебек тоела, үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата, аны үбәсе , кочаклыйсы, назлыйсы килә. Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота ,шул югары әхлак кануннары аркасында ул зур газапларга дучар була, иренә булган олы хисләрен ул яшереп саклый. Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала. Нуриәсма үз-үзенә дә, балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына эшли, аның фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Нуриәсма кешеләрне кызгана, аларны гафу итәргә тырыша. Бүлмәдәш кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора, бәби таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый. Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке итә, аңа Фәрит дип исем куша, аңа яхшы тәрбия бирә, чын ир-егет итеп тәрбияли. Үзенең баласы түгеллеген халык та, Фәрит үзе дә белми, бу серне Нуриәсма үзе белән алып китә. Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр.
Нуриәсма-җир кешесе. Ул табигатьне ярата, тауларда, басуларда йөри, тереклекнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны күрә белә. Оныгы Маратны да табигатьне ,кош-кортларны , хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада балаларны тәрбияләү хисе көчле, ул ачуланмый, акыл да сатмый, шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә.
Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр.
Йомгаклау
Ата-кызны, ана улны белмәс дәрәҗәгә җиткән, яшьләрнең –картларга, балаларның аталарына хөрмәтләре төкәнгән безнең болгавыр чорда Фоат Садриевның “Таң җиле” романы чыгу- үткәннәребезгә кире кайтырга, аналарга булган зур хөрмәт хисләрен яңартырга әле соң түгел дигән сүз. Бер сүз белән әйткәндә, Фоат Садриевның “Таң җиле”ндәге Ана- образы чын мәгънәсендә “татар хатыны” дигән зур төшенчәгә ия. Бу китап татар хатынына –Анага мәдхия һәм җыр.
Фоат Садриевның “Таң җиле” романы һәрбер укучының өстәл китабы булырга тиеш. Бу әсәрне укыган укучы әниләрнең шулкадәр кадерле, җирдә яшәүнең никадәр рәхәт булуына тагын бер кат инаныр. Минемчә, авторның “Таң җиле” романы әле бик күп еллар әниләргә рухи һәйкәл булып торыр. Минем моңа ышанасым килә!
Кулланылган әдәбият
Слайд 1
Фәнни эшнең темасы: Фоат Садриевның “Таң җиле” романында ана образы.Слайд 2
Фәнни эшнең максаты һәм бурычлары: 1 . Фоат Садриевның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау; 2.“Таң җиле” романында ана образын анализлау .
Слайд 3
Язучы, әдип, остаз... Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы
Слайд 4
Иҗаты турында каләмдәшләре Туфан Миңнуллин: Бик шәп язучы Син, Фоат дус! Зур язучы! Оста, ләкин синең зурлыгыңны әдәби тәнкыйть бәяләп үк бетерми сыман. Рөстәм Мингалим: Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды. Айдар Хәлим: Фоат Садриев – бүгенге көнебезнең иң бөек язучысы. Зөлфәт: Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул.
Слайд 7
“ Таң җиле” – Анага мәдхия һәм җыр.
Слайд 8
“ Фоат Садриевның “Таң җиле” романы һәрбер укучының өстәл китабы булырга тиеш. Бу әсәрне укыган укучы әниләрнең шулкадәр кадерле, җирдә яшәүнең никадәр рәхәт булуына тагын бер кат инаныр. Минемчә, авторның “Таң җиле” романы әле бик күп еллар әниләргә рухи һәйкәл булып торыр. Минем моңа ышанасым килә!
Слайд 9
Мәңге яшь бул, Фоат! Бирешмисең, Фоат, “ Адәм әүлия”семе син? “ Тозлы бал”ыңныңмы дәвасы, “ Шаһзаманов эше” көч бирәме, Әллә “Таң җиле”нең файдасы? Чукмаргали булып, Гөрзи тотып, Гаделлекне даулап яулар чаптың. “ Оҗмах ишегендә” казый тордың, Йөрәкләргә туры юллар таптың. Таулар итеп туган телебезнең Асылташларыннан төймә тездең. Читкә чакырдылар “солтан бул”, дип, Илдә олтан булдың,рәхмәт – түздең, ... Мәңге яшь бул, Фоат! Күңелең картаймасын. Язсын илһамланып яшәргә. Иҗат җимешләрең дәва булсын, Сиксәндә дә йөгер яшьләрдәй! Риф Фәхруллин.
Слайд 10
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт

Две лягушки

Груз обид

Муравьиная кухня

Глупый мальчишка

Именинный пирог