Исследовательская работа по изучению родословной своего края.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 720.43 КБ |
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы
МБГББУ “Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”
«Шәҗәрәләр — нәсел агачы»
укучыларның III Регионара фәнни-гамәли конференциясенең
«Туган ягымда — нәсел шәҗәрәсе» секциясенә
Изге йорт – алар истәлеге
Эшләде: 9нчы а сыйныфы укучысы
Шәйдуллина Айгөл
Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы,
Шәйдуллина Чулпан Камил кызы
2016
Мин Татарстан Республикасының Сарман районында яшим. Тамырларым районның Ләшәү Тамак авылы белән бәйле. Бу авыл советына Сарайлы, Дүсем, Түбән Ләшәү авыллары керә. Күршедәге Түбән Ләшәү авылына якынча 1680-1700 нче елларда (зират ташлары шул елларны күрсәтә) 14 гаилә килеп утыра. Алар Нократ елгасы кичеп, урыс патшасының кысрыклавыннан, чукындырулардан качып килгәннәрдер. Алар хәзерге Арча, Мамадыш, Кукмара ягы болгар-татарлары булганнар. Алар белән бергә мари (чирмеш) гаиләсе дә килгән. Бу турыда тарихчы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Дамир абый Гарифуллин хезмәтләрендә язылган.
Безнең бабаларыбыз һөнәрле татарлар булганнар. Алар ясак түләп яшәгәннәр. Умартачылык, терлекчелек белән көн күргәннәр, чана, трантас, дуга, көянтә, каба, чабата, сбруяларны оста ясаганнар. Юкәдән күп итеп мунчала чыгарганнар. Су буендагы тал каерысыннан буяу, урмандагы каен тузыннан дегет ясый белгәннәр. Авыл янындагы сазлыклардан мүк җыеп, аны киптереп, өй салганда кулланганнар. Тагын бик күп итеп буалар буаганнар. Шул буалар янына тегермәннәр салганнар. Бөтен якын тирәдә иң яхшы он тегермәне Түбән Ләшәүдә булган. Минем бабай 20 нче гасырның 60 нчы елларында да авылның 3 тегермәне булганы турында сөйли. Авыл кешеләре Сарман районындагы Карамалы һәм Әлмәт районындагы Шарлама базарларына барып, үзләре җитештергән кул хезмәте товарларын сатарга йөргәннәр. Түбән Ләшәүдә, картлар сөйләве буенча, иң оста балта осталары, чабата осталары, балыкчылар, умартачылар, сунарчылар булган. Берничә кеше үз лавкаларын, кибетләрен тоткан. Бик карт бабайларның: “Товар алыштырырга хәтта Мәкәрҗә ярминкәсенә дә бара идек”, - дип сөйләүләре билгеле.
Бу авыл динне дә тоткан, аның мәчете, мәдрәсәсе булган. Динне кыскан вакытларда да ураза тоту, сөннәткә утырту, никах укулар туктамаган. Әби-бабайлар тәрәвих намазларына балаларны алып йөргәннәр. Аракы эчкән, тәмәке тарткан кешеләр бармак белән санарлык кына булган. Андыйларны авыл кешеләре бала-чагага гыйбрәт итеп күрсәткәннәр.
Менә шушы туфракта туып-үскән туганыбыз Марс Хуҗи углы Газизуллин бу авыл тарихында әһәмиятле урын биләп тора. Ул 1939 нчы елда туган. Марс абыйның 1933 нче елгы Фоат исемле абыйсы бар иде. Әтиләре Хуҗа бабайны сугышка алганда, абыйсы 9 яшьлек малай, Марс абый ике яшь ярымлык сабый була. Әниләре Нурлыхода әби аларны берүзе үстергән. Алар тәүфыйклы, авыл халкына мәрхәмәтле балалар булганнар. Марс абый да, Фоат абый да бәхетне читтән эзләмәгәннәр, авылдан чыгып китмәгәннәр. Фоат абыйның куллары балта-пычкыга ятып тора иде. Авылда салынган һәр өйдә аның кул җылысы – үзенә генә хас булган тамгасы бар. Фоат абый үзе салган өйгә, ә өйләрне ул Хафизов Хәмзә белән сала торган була, агачтан пар күгәрчен сүрәтен ясап, кыекка, тәрәзә өстенә кагып калдыра.
Ә Марс абый бәләкәйдән тимер-томыр янында урала, тимерче Вәрис бабайның тимерчелегеннән кайтып керми. Ул олыларга ат дагалаша. Аннан тырма-сабаннарны рәтләргә булыша. Ә соңрак аңа техника җене кагыла. Авылда иң яңа техниканы Марс абый өйрәнә. Һәрвакыт аны бик оста эшләтә ала. Ул бик җитез, җиңел гәүдәле, ярдәмчел, олыларга, әнисенә ихтирамлы була. Аның хатыны Мөнҗия апа авылның иң чибәр кызы була. Өйләнешкәч, бергәләшеп яңа йорт салалар, ихата коралар. Нурлыхода әби дә алар белән бергә яши.
Марс абый бик актив кеше була. Ул озак еллар тракторист, комбайнчы, бригадир булып эшли. Түбән Ләшәү авылының тәүге электригы Госман абыйның иң беренче ярдәмчесе дә була. Авылга газ керткәндә газовик Ризатдинов Миргасим абый белән ул йөри. Бу абыйлар авылда мәктәп, клуб, терлекчелек фермалары, амбарлар төзиләр, авыл аларның тырыш хезмәте белән утлы, сулы була.
Гомерләр үтә. Авылларда кабат мәчетләр төзи башлыйлар. Марс абый тагын янып-көеп йөри башлый. Аның авылны мәчетле итәсе килә. Ул чакта район җитәкчесе, аңа: “Әйдә, Марс, син башла, без ярдәм итәрбез. Мәчетле авыл таралмый ул”, - дигән була. Боларны Марс абый мәчетебез төзелеп беткәч кенә сөйли, аңынчы бер сүз дә әйтми. Бу вакытка инде Түбән Ләшәү авылы бушап бара, бәләкәйләнә. Кечкенә авыллар проблемасын бар күңеле аша үткәргән, күрше-тирәдә югалган авылларны уйлаган икән ул!
Авылны мәчетле иде җиңел бирелмәгәндер. Авыл халкы, нефтьчеләр, җитәкчеләр эшмәкәрләр һәм Марс абыйның энергиясе үзенекен итә. Авылны иман йорты бизи, азан тавышы яңгырый башлый.
Марс абый әнисенең исемен һәйкәл итеп мәчеткә бирүләрен, изге йортны Нурлыхода мәчете дип атауларын сорый. Авыл кешеләре моңа сөенеп риза була.
Мин менә шундый данлы кешеләрнең дәвамы. Аларның исемнәре изге йортка кушылган. Бу йортның һәр кирпече, тактасы, тәрәзәсе минем абыемның, Мөнҗия апамның кул җылысын саклый. Минем сынатырга хакым юк.

Лягушка-путешественница

Бородино. М.Ю. Лермонтов

Браво, Феликс!

Стеклянный Человечек

Рисуем акварельное мороженое