Укучым иҗади эшендә туган җир һәм аның тарихы, үткәннәре, истәлекле урыннары, табигате турында яза. Шулай ук туган җиренә карата мәхәббәт хисләре дә җиткерелә.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 35.5 КБ |
Җанга якын урын.
Әй авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш...
Әйе, һәрбер кешегә үз йорты, үз төбәге кадерле. Мин дә йөрәгемә якын, җаныма җиңеллек бирә торган яраткан ягым турында сөйләп үтим әле. Ул да булса, безнең гүзәл Сабабыздан бары егерме чакрым ераклыкта гына урнашкан гаҗәеп як-Шәмәрдән авылы. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Габдулла Тукай әйтмешли, "уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам".
Авылым, гомумән, барлык Саба районы, үзенең урманнары белән дан тота. Шуңа да сөйләмемне иң элек урманнардан башлыйм әле. Ерак гасырларга күз салсак та, Шәмәрдән урынында элек чыршы урманы булган. Хәзер дә авылыбыз тирә- яклап урманнар белән чолгап алынган. Менә бу ичмасам урын! Монда барысы да башкача, бөтенләй башка мөһит, башка дөнья. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.
Авылыбыз, чыннан да, көннән- көн күзгә күренеп үсә, зурая. Яңа биналар калкып чыга, алга китеш күренә. Гомумән, Шәмәрдәнлеләр бервакыт та туктап тормыйлар, алга, яңарышка омтылу максаты белән яшиләр. Ә хәзер барлык яңалыклар, авыл яшәеше турында тулырак сөйләп үтим әле. Бүгенгесе көндә авылда 6770 кеше тормыш кичерә. Бу 2012 нче елда авылда 100 бәләкәч дөньяга аваз салган. Узган елдагылар белән чагыштырганда бу күбрәк. Гомумән, бу елда авылда бик күп үзгәрешләр булды. Шуларның берсе- ел башында Шәмәрдәнебездә “күз хирургиясе” ачылды һәм ул бик яхшы гына эшләп китте. Монда безнең район вәкилләре генә түгел, ә башка районнардан да бик күп кеше килә. Операцияләр дә нәкъ шушында үтә. Бүлмәләр тиешенчә җиһазланган, барлык уңайлыклар каралган. Авыл халкын сөендергән тагын бер яңалык- яңа мәчет манарасы калкып чыгу. Җәй айлары быел ,чыннан да, кызу булды. Юллар төзекләндерү эшләре башланып китте. Авылыбызның барлык оешмаларында диярлек зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Болар арасында балалар бакчасы, шифаханә, лицей, спорт комплексы, мәдәният йорты, иҗат йортлары бар. Төп урамнарда яңа утлар булдырылды. Сәүдә йортлары ачылды, эш урыннары артты. Берничә күп катлы йорт салынды. Әле күптән түгел генә ”цифрлы телевидение” ачылды. Халык бу яңалыкны, дөрестән дә, хуп күрде.
Бу язманы язганда, берничә оешма белән элемтәгә кереп, “кунак” та булып кайтырга туры килде. Иң элек спорт комплексына юл алдым. Ник дигәндә, авылда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан- арта бара. Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә монда бик теләп йөри. “Бездә бүгенге көндә 14 түгәрәк эшли”- дип, сүзен башлады спорт комплексы директоры Динар Маканов. Әңгәмә барышында ул җиңү нәтиҗәләре белән таныштырды, балаларның шөгыльләнүләрен дә карарга мөмкинлек бирде. Спортны балалар бакчасындагы нәниләрнең дә үз күрүләре ачыкланды, алар хәтта авыр спорт төрләрендә дә сынатмыйлар. Динар Маканов шулай ук киләчәктә чаңгы, хоккей түгәрәкләрен булдыру, өстәл теннисы түгәрәге эшен ныгыту турында да сөйләп үтте. Киләсе тукталыш- “Салават күпере” балалар бакчасы. Әйтеп үтелгәнчә, балалар спорт комплексы белән тыгыз элемтәдә. Быел монда төзекләндерү эшләре барышында бассейн булдырырган. Бакчаның киләчәккә планнары зурдан. Алар балаларның тагын да сөйләм телен баетып, компьютер программасы буенча эшләргә җыенулары турында җиткерделәр. Урамдагы сораштырулар буенча да, халык авылның киләчәген, чыннан да, бик якты итеп күрә. “Авылда үсеш шундый тәртиптә барса, алла боерса, без әле бик күп уңышларга ирешәчәкбез”- дигән җөмләләр дә яңгырады. Әйе, әле бик күп эш эшләнмәгән, алда яңадан- яңа үзгәрешләр көтелә. Иң мөһиме- бер урында таптанмаска. Минем үземнең фикергә килгәндә, беренчедән, шунысы сөендерә: авылның киләчәге бар. Барлык районнарда да күзәтелгән зур проблема- яшьләрнең шәһәргә китүләре. Ләкин ничек кенә булмасын, бездә бу зур проблема дип әйтә алмыйм. Лицеебыз да яңа программа буенча эшли, күп кенә югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора. Авылга күченеп кайтучыларның да саны аз дип әйтә алмыйм. Тиздән авылыбызның йөз еллыгы. Бу уңайга да үзгәрешләр күзәтеләчәк дип уйлыйм. Якын киләчәктә яңа биналар, йортлар төзеләчәк. Бәлки, халык көтмәгән шаккаттыргыч үзгәреш тә булып куяр. Шул фикерләремнең барысын бергә туплап, күзаллап утырдым да авыл җирлеге җитәкчесе Айдар Наил улы янына юл тоттым. Киләчәккә планнар турында сораганда, ул яңа 2013 нче елда юлларны төзекләндерүгә игътибар биреләчәген җиткерде. Үзләренең яңа эш урыннарын булдырырга теләүчеләр турында да сөйләп үтте. Киләсе елга булган планнар белән таныштырды, дөресен генә әйткәндә, планнар зурдан, шул ук вакыт та зур чыгымнар сорый. Үзем өчен көтелмәгән яңалыклар да ишеттем. Әлегә ул туры да язмаска булдым, чөнки, алла боерса, барысы да якын киләчәктә күренәчәк.
Менә шулай яшәп ята безнең авыл халкы. Бердәм, тату халык булганда килеп чыккан каршылыклар да чүп кенә кебек тоела, яңарышка, алга омтыласы килә. Яшьләрнең генә түгел, гомумән, барлык авыл халкының, шундый актив булуын күреп сөенәсең, авылга булган яратуыңны тагын да ныграк тоя башлыйсың, эчтән ниндидер дәрт, теләк белән янасың, максат белән яшисең.
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")
Неньютоновская жидкость
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Рукавичка
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?