Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы фәнни эшкә тезис.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 39.5 КБ |
Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы
Гаязова Айгөл
Түбән Кама шәһәре МБББУ “14 нче лицей” 10 нчы А сыйныфы
Фәнни җитәкче: Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы,
М.Хасанов күренекле татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимовны “энциклопедист”, дип атый һәм бөек әдипләр Гете, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, Т.Шевченко, М.Горький, Райнислар белән бер рәткә куеп карый. Чылап та, Г.Ибраһимов – энциклопедик галим.
Г.Ибраһимов үзенең ядкәрләрен иҗат иткәндә, башка язучылар кебек үк, татар теленең барлык мөмкинлекләреннән бик оста файдалана. Ул тел турында: “Бөек хәзинә”, дип яза һәм шул хәзинәне әсәрләрендә тулысынча күрсәтергә омтыла. Г.Ибраһимов әдәби телгә мул рәвештә сөйләм теле элементларын кертеп җибәрә. “Аның каләме белән татар теленең барлык җирле сөйләшләре байлыгы бергә кушылды”, - дип яза М.Хасанов.
Безнең фәнни эшебез Г.Ибраһимов әсәрләрендәге парлы сүзләрне өйрәнүгә багышлана. Тел ул кешеләрнең бер-берсе белән аралашу чарасы гына түгел, язучы һәм шагыйрьнең төп коралы да булып тора. Шунлыктан һәр язучы шәхси иҗаты белән милли әдәби телне формалаштыруга һәм үстерүгә үзенең көченнән килгәнчә өлеш кертергә тиеш.
Бу, үз, чиратында, тел белгечләрен язучыларның телен, аның “сер”ләрен ачуга һәм укучыга тәэсир көчен өйрәнүгә этәрә. Язучыларның телен өйрәнү хәзерге филология фәне үсеше таләп иткән әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуннан чыгып, эшебезнең темасы бүгенге көндә актуаль.
Фәнни эшнең максаты. Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрне барлап, аларның әдәби әсәрдәге ролен ачыклау. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Фәнни эшнең өйрәнү объекты. Фәнни эшнең өйрәнү объекты итеп Г.Ибраһимов әсәрләре алынды:
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлеген берләштерә. Төп өлеш ике бүлектән тора.
Әлеге тикшерү фәнни әһәмияткә ия.
Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел,татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче,һәр галим үзенең эзләнүләр кырын таба, һәрбер заман укучысы Г.Ибраһимов әсәрләреннән күңеленә якын нурлар ала. “Г.Ибраһимов әсәрләре инде өйрәнелгән, яңа ачышлар ясау мөмкин түгел”, - дип кем генә әйтә алыр икән?!
Без Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышын өйрәндек. Һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.:

Рисуем ананас акварелью

Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея

За чашкой чая

Полярные сияния: о явлении с научной точки зрения

Прощание с летом