Бу иншаны 9 сыйныфта укучы Иванов Любовь "Гаилә елы" уңаеннан язган иде.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.5 КБ |
Мин гаиләмне яратам.
Әйе,чыннан да мин гаиләмне яратам. Без гаиләдә биш кеше:әти,әни,әбием,мин,энем.
Әти-әниләребез безнең кадерлеләребез,алар безнең пар канатыбыз.Гаиләдә әти-әнинең берсе генә булмаса да,күңелсез.
Җир йөзендә иң гүзәл,иң олы,иң матур сүз -әни.Әни дип безнең телебез ачылган.Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән киткәнбез.Безгә ничә яшь булса да,һәрвакыт әнинең кайгыртуы кирәк.Әнине яратуым никадәр якты,шатлыклы.Минем әниемнең исеме-Виктория.Аңа 33 яшь.Ул тегүче булып эшли.Кешеләрне матур-матур киемнәр тегеп сөендерә.Алар әниемә чын күңелдән рәхмәт әйтәләр,аның теккән киемнәре һәркемгә ошый.Әнием кешеләрне сөендергәнгә ,үзе дә сөенә,хезмәтеннән тәм таба.Яңадан-яңа модалы киемнәр тегә.Мине дә тегү серләренә өйрәтә.Аның сабырлыгы,уңганлыгы мине сокландыра.
Гаиләдә иң зур ,баш кеше-әти.Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта,җил-яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге,таянычы.Әти безне акыллылыгы,дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.Минем әтиемнең исеме-Дмитрий.Аңа 38 яшь.Ул тире эшкәртү комбинатында эшли.Эшен бик яратып башкара.
Әтием дә,әнием дә рус милләтеннән,шулай булса да алар татар телен беләләр,ислам динен дә кире какмыйлар,шуңа күрә ислам диненә карата хөрмәт хисе тәрбиялиләр.
Кайсы динне генә алма, алар турыдан-туры ата-ананы һәм иң беренче чиратта ананы хөрмәт итәргә өнди.Балалар ата-анага карата гадел,әдәпле булырга тиеш,аларны хөрмәтләргә һәм ярдәм итәргә,алар бирә алмаганны сорамаска, ата-ана белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш.“Ата-анага уф та димә” диелгән.Шуңа күрә мин әти-әнинең сүзләрен беркайчан да аяк астына салмыйм,игелек эшләргә тырышам.
Ә гаиләбезнең бер әгъзасы булган -әбием.Аңа 60 яшь.Ул тегүче булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.Ул мине мәктәпкә :“Кызым “5”ле алып кайт,” - дип озата.Җылы сүзләре,тәмле ашлары белән каршы ала.Безгә оек,бияләйләр бәйли.Файдалы киңәшләре белән ярдәм итә.Кечкенә энемне тәрбияләргә булыша.Энем әле бик кечкенә.Аңа 1,7 ай гына. Шуңа күрә энем ,Русланны,карау,тәрбияләү әти-әнидән зур түземлек һәм сабырлык сорый.Ул әбиемнең юанычы да,чөнки әбием үзенең ире,ягъни бабаемны бик иртә югалткан.Бабаем турындагы истәлекләрне ул миңа да сөйли,һаман да аны сагына.Мин дә кайчакта : “Их,бабаем исән булса иде!”- дип уйлыйм.Әбием дә моңсуланмас ,чөкердәшеп кенә яшәрләр иде.
Гаиләбез дус,бик тырыш.Ял вакытларында кроссвордлар чишәбез,шашка,шахмат уеннарын уйныйбыз.Бәйрәмнәрдә бергәләп табын әзерлибез.Төрле конкурсларда,мәктәптә оештырылган эшләрдә,кичәләрдә катнашабыз.Җәй көне бакчабызда төрле-төрле яшелчәләр,җиләк-җимешләр үстерәбез.Бергәләп музейларга,экскурсияләргә барабыз.Китаплар укыйбыз.Гаиләбездә тыныч атмосфера,шуңа күрәдер дә минем гел өйгә кайтасым килә.Мин анда җан җылысы табам,чөнки мине яратучы,хөрмәт итүче,кадерле кешеләрем көтә.Алар мин шатланганда шатланалар,мин кайгырганда кайгыралар,минем фикерләрем белән уртаклашалар.
Хәзерге вакытта барысы да бала өчен.Бүгенге гаиләләрдә,әлбәттә,балалар авырлык күреп үсми,аларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган.Ашау-эчү,кием-салым барысы да бар.Ана баласын өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар.Ләкин күпчелек балалар игелексез,өлкәннәрне ихтирам итмәүче, әти-әниләрен җәберләүче затлар булып үсәләр.Каты бәгырьле баласы аны өеннән куып чыгара.Әти-әни аның өчен акча чыганагы гына булып кала.Мин мондый гаиләләрне кызганам.Әти-әни бит баласын картлыкта үзен карау,тәрбияләү өчен үстерә,аңа бөтен өметен баглый.Тормышта мин мондый гаиләләрне күрәм дә ачынып куям.Моңа кем гаепле? Билгеле,балаларның игелексез,кешелексез булуында балаларны гына да гаепләп булмый.Минемчә,төп сәбәп җәмгыятьтәге тормыш һәм тәрбиянең дөрес бирелмәвендәдер.
Ә мин үз гаиләм белән горурланам.Без тигез,тату гаилә.
Быел Татарстан президенты М.Ш.Шәймиев указы буенча “Гаилә елы”дип игълан ителде.Бу елның максаты да авыр гаиләләргә булышу,аерылышуларны булдырмау.2008 нче елның өч ае гына узса да,гаилә елына багышлап бик күп чаралар үткәрелде.Мәсәлән,әти-әниләр балалары белән берлектә “Аквапаркка”экскурсиягә барып күңел ача ,ял итә алалар.Бу чаралар барысы да гаиләләрне ныгыту өчен эшләнә.Яшь гаиләләргә ипотека буенча барлык уңайлыклары булган йортлар салынып тора.Шуңа күрә тормышта гаиләләр нык булып,балалар ятим үсмәсеннәр иде.Безнең гаилә кебек бәхетле тормыш кичереп яшәсеннәр иде.
Язды.Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Иванова Любовь

Император Акбар и Бирбал

Ёжикина Радость

Снегири и коты

Смекалка против Змея-Горыныча

Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны