• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Шигырь "Май аеның тугызында"

Опубликовано Сибгатуллина Альмира Фаритовна вкл 20.10.2017 - 21:04
Сибгатуллина Альмира Фаритовна
Автор: 
Гаянова Ләйсән

9 Май - Җиңү көненә багышлап язылган шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stih_gayanovoy_leysan_.docx14.97 КБ

Предварительный просмотр:

Май аеның тугызында

Нинди  чорларда  яшибез,

Нинди  рәхәт  замана!

Булганына шөкер итеп

Яшик әле дөньяда!

Ә бит бар иде дәһшәтле

Кырык беренче еллар.

Әби- бабайлар, елашып,

Сугышка озаттылар.

Китте әтиләр, абыйлар,

Немецны җиңәргә дип.

Явыз Гитлер гаскәрен,

Тар- мар итәргә дип.

Дүрт ел каты бәрелешләр,

Үлем, кайгы,  күз яше.

Бүгенге көн рәхәтенә

Без аларга бурычлы.

Май аеның тугызында,

Иелепләр тезләнеп,

Кешеләр чәчәк сала,

Һәйкәл янына килеп.

Килгәннәре дә була

Дус- ишләрен күрергә,

Күз яшьләрен тамызып,

Үткәнне хәтерләргә.

Күңелләре яшь калса да,

Битләрендә сызыклар.

Аксыл сирәк чәчкәйләрен

Тарыйлар йомшак җилләр.

Бабайлар торалар басып,

Таянып таякларга.

Сөйләгәндәй яшәү ямен

Сугышта калганнарга.

Йөрәкләре әрнидер,

Дусларын күрмәгәнгә,

Аларның яшь гомерләрен

Явыз сугыш өзгәнгә.

Май аеның тугызында

Иелепләр тезләнеп,

Кешеләр чәчәк сала,

Һәйкәл янына килеп.


Поделиться:

Колумбово яйцо

Прыжок (быль). Л.Н.Толстой

Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна

Рисуем тыкву

Л. Нечаев. Яма