• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Кызыксынучан Чыпчык

Опубликовано Мубаракшина Рузиля Рашитовна вкл 17.11.2017 - 23:43
Мубаракшина Рузиля Рашитовна
Автор: 
Мингазеева Сафина

Әкият, шигырьләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyksynuchan_chypchyk.docx12.95 КБ

Предварительный просмотр:

Кызыксынучан Чыпчык.

   Бер зур, матур урманда кызыксынучан Чыпчык яшәгән. Үзе кечкенә булса да, бөтен урман кошларына кирәкмәгән сораулары белән бик комачаулап йөргән. Бер көнне Чыпчык агачта шакылдап торган Тукранга сорау бирде:

  • Тукран, әйт әле, син нигә көне-төне бер туктамый шакылдыйсың?
  • Беләсеңме, Чыпчык, мин бит элегрәк синең шикелле кыска борынлы идем. Аннары миңа юк-бар сораулар биргән саен минем борыным үсә баруын сизеп алдым. Менә хәзер кара нинди. Борыным кире урынына утырмас микән дип көне-төне шакылдыйм инде.

Сөйкемле Кыш бабай,

   Сине көттек ел буе.

   Озак көттереп кенә

   Килеп җиттең син быел.

   Тышта бүген кар яуган,

   Тирә-юньдә матурлык.

   Сеңлем белән без тауга

   Чана шуарга бардык.

   Сөйкемле Кыш бабай,

   Без сине яратабыз.

   Көрәк белән кар чистартып

   Сиңа юллар ачабыз.

                 ******

Матур яши минем халкым

Табыннарда –

Гөбәдия, бәлеш, чәкчәге.

Милләтемнең йөзек кашы алар,

Тарихлардан килгән аһәңе.

                ******

Нурлы, якты, үзе балкый

Безнең гимназиябез.

Аны шулай матурлыйбыз

Барыбыз да бергә без.

Бик күңелле укулары

Безнең гимназиядә.

20 еллык тарихы –

Үрнәк күп мәктәпләргә.

Дәресләргә һәркөнне

Бик яратып йөрибез.

Һәрчак балкып каршы ал

Безне, гимназиябез.


Поделиться:

Ветер и Солнце

Карандаши в пакете

Цветущая сакура

Рисуем зимние домики

Мальчик и колокольчики ландышей