Инша.
Вложение | Размер |
---|---|
soch._badihova_kamilya_ilgamovna.doc | 69 КБ |
Муниципальное образовательное учреждение «Лицей 159»
Советского района города Казани
«Мой любимый учитель»
(сочинение)
Выполнила ученица
3 «В» класса Бадихова
Камиля Ильгамовна
Учитель: Галимуллина
Лилия Фаргатовна
Казан шәһәре Совет районы муниципаль
белем учреждениясе 159 нчы лицей
“Минем яраткан укытучым”
(сочинение)
Башкарды 3 “В”Сыйныфы
укучысы Бадихова Камилә Илһам кызы
Укытучы: Галимуллина Лилия Фәргатовна
Минем яраткан укытучым.
Укытучы! Һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. Һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле.
Укытучы хезмәте миңа бик таныш. Чөнки әнием яраткан мәктәбебездә укытучы булып эшли. Ул ачык йөзле, итагатьле, сабыр, һәр балага ярдәм кулы сузарга әзер тора. Хезмәтен җиңел дип әйтмәс идем. Һәр көн сумка тутырып китап, дәфтәр күтәреп кайтуы, аны укучы бала дәрес хәзерләгән кебек, сәгать 12 ләргә кадәр укып, тикшереп утыруы моңа мисал.
Безнең мәктәптә зур хөрмәткә лаеклы укытучылар бик күп. Минем иң яраткан укытучым – Лилия Фәргатовна. Ул бездә татар теле укыта. Лилия Фәргатовна – үз эшенә ихлас бирелгән белгеч, һәр дәрескә нык әзерләнә, бездә белемгә омтылыш, туры сүзлелек, гаделлек тәрбияли.
Туган телебезнең нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтүдә Лилия Фәргатовна аеруча зур тырышлык куя. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә. Ул зур осталык белән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый, безнең күңелләребезгә үк җиткерә белә, безне хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә.Лилия Фәргатовна безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап киләбез. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша.
Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
2010 нчы ел – укытучы елы. Бу уңайдан бик күп чаралар үткәрелә. Бу чаралар укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрерлек булсын иде. Мин укытучыларымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аларның тормышы лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш.
Зимний дуб
На берегу Байкала
Как Дед Мороз сделал себе помощников
3 загадки Солнечной системы
Медведь и солнце