• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Китаплар патшалыгы һәм компьютер”, “Биксәернең белемгә омтылышы” әкиятләре

Опубликовано Ханнанова Миляуша Хатиповна вкл 13.02.2018 - 23:30
Ханнанова Миляуша Хатиповна
Автор: 
Сафина Адиля

Сказки о библиотеке 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл safina_a._kazan_shhre_35_nche_mktp.docx20.51 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районының

“Аерым предметлар  тирәнтен өйрәнелә торган

35 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Яшь прозаик” номинациясе (5-7 нче сыйныфлар)

“Китаплар патшалыгы һәм компьютер”,  “Биксәернең белемгә омтылышы”

әкиятләре

Башкарды:

                                                         7 нче сыйныф укучысы

                                                                     Сафина Адилә Ибраһим кызы,

                                           Җитәкчесе:

                                                                           Ханнанова Миләүшә Хатип кызы

Казан, 2017

Китаплар патшалыгы һәм компьютер

Бик борынгы заманда түгел, әле безнең көннәрдә яшәгән ди, булган ди мәктәп китапханәсендә китаплар патшалыгы. Аларның арасында картлары да, яшьләре дә, нечкәләре дә, калыннары да, рәсемлеләре дә, рәсемсезләре дә күп булган. Төрле-төрле булсалар да, алар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тату гомер иткәннәр, ди. Бары тик битләре таушалган, тышлыклары кубып, ертылып беткән карт Сүзлек китабының гына кич җиткән саен уфтанып, кайчандыр укучы балаларның аны дәресләргә еш чакырулары, хәзер исә тәмам онытып барулары хакында зарланып утыруы гына яңа өстәлдә кәперәеп утырган Компьютерның ачуын чыгара иде:

  • Ха, картлач, берәм-сәрән булса да кулга алуларына рәхмәт укы. Тиздән,

бик тиздән сезне бөтенләй онытачаклар! - диде мактанчык Компьютер.

Шунда тыйнак Әлифба китабы сүзгә килде:

  • Артык кабарынма, металл кисәге. Синең белән эшләргә балаларны без

өйрәтәбез.

  • Тиздән барыгызның да кирәге бетәчәк. Аларга бит минем белән эшләргә

бик җайлы . Берәр мәгълүмат кирәк булса, тузанлы киштәләрдән сезне эзләп кәгазь битләре актарып утырганчы ... Шалт, миңа сорауларын язалар да, мин теләсә кайсы мәгълүматны секунд эчендә табам да бирәм, - дип масаюын дәвам итте Компьютер.

  • Әйе, син балаларның фикерләү сәләтен бозасың, аларның сәламәтлегенә

зыян саласың,- дип үз фикерен белдерде зирәк Анатомия китабы.

  • Салса ни!? Мин бит аларга шул чирләрдән котылу ысулларын да тиз

табып бирәм. Минем  җитезлегем белән берегез дә тиңләшә алмас! – дип

кабарынды Компьютер.

  • Аның каравы, син татар телен начар беләсең, - дип баш калкытты сабыр

Татар теле китабы.

  • Хи, тапкан мактаныр нәрсә! Син белгән татар теле белән ерак китәрсең...

Кемгә кирәк соң ул!?

  • Син бөтен дөнья халыклары белә торган Гаяз Исхакый китаплары белән

танышмы? Кыланмышларың язучының  “Җан Баевич” әсәрендәге Шакирҗанны хәтерләтә миңа, - дип көлемсерәде күпне күргән Татар әдәбияты китабы.  

  • Без - бөек татар телен саклап калучылар, ана теленең бөеклеген

җиткерүчеләр. Татарлар – бөек халык! Телләре дә, мәдәнияте дә, әдәбияты да бай һәм бөтен дөньяга мәгълүм. Ә син шул бөек татар телен хаман да үзләштереп бетерә алмыйсың, “акыллы баш", – дип бер авыздан ачуларын белдерделәр Татар теле һәм Татар әдәбияты китаплары.  

  • Мин, мин, мин ич чит телләрне яхшы беләм, - дип акланды Компьютер.
  • Абау, рус телен син миннән дә яхшырак беләм димәкче буласыңмы!? –

дип елмайды кыю Рус теле китабы.

  • Әлбәттә, син биргән күрсәтмәләрне, иншаны, сочинениеларны теләсә

кайсы темага аларга мизгел эчендә табып бирәм. Аларга күчереп язасы гына кала, - дип мактануын дәвам итте Компьютер.

  • Бик шапырынма әле, - диде күп илләр гизгән География китабы. – Син бу

дөньяда үз күзләрең белән берәр ил, шәһәр күргәнең бармы? Менә мин, ичмасам, Рәсәйнең кайсы гына шәһәрендә булмадым. Балалар, хәтта өлкәннәр дә  мине кулдан кулга йөртеп укыйлар.

  • Шул гынамы!? Хә-хә, миңа бөтен җир шары буйсына! Кайда нинди

вулканнар, диңгез-океаннар, таулар, далалар, урманннар... “Эх” дигәче, табам да  бирәм. Бәхәсләшмәгез минем белән! Хәзер бөтен китаплар, китапханәләр электронлаштылар. Гомерегез ахырына якынлаша, тиздән китапханәләр бетәчәк. Балаларга сезнең белән кызык түгел, минем белән аларга кызыграк, күңеллерәк. Ха-ха-ха...

        Шулвакыт нидер булды...  “Белдекле” Компьютер мактанудан кызарган кызыл күзләрен чылт-чылт йома башлады. Бер яшел күзе, бер кызыл күзе кабынды-сүнде, кабынды-сүнде. Һәм бөтен мәгълүмат “янып” төтен булды. Тик, идән ярыгыннан чыгып, каты дискка кергән карт Кырмыска гына , ни булганын аңламыйча, мыекларын селкетеп, китаплар киштәсенә карап тора иде.

        Шунда барсын күзәтеп утырган карт Сүзлек китабы телгә килде: “Иске коега төкермә, килеп суын эчәрсең,”- диләр борынгылар. Яшибез әле, дуслар, яшибез!

 Биксәернең белемгә омтылышы

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди Биксәер исемле малай. Ул эшләргә, укырга бер дә яратмаган. Шуңа күрә аны яшьтәшләре ялкау дип үртәгәннәр, надан дип кимсеткәннәр. Тик барыбер Биксәер үзенең ялкаулыгын җиңә алмаган.

Көннәрдән бер көнне, иптәшләре тарафыннан кабат кимсетелгәннән соң, Биксәер түземлеге бетеп еларга тотынган. Елап утырганда үз янына бер әбинең килгәнен дә сизми калган. Әби бик акыллы һәм ярдәмчел булган. Озак кына малайны күзәткәннән соң, әби малайдан сораган:

  • Улым, ни булды? Нигә елыйсың?
  • И әбием, мин ялкаулыгымны җиңә алмыйм, шуңа күрә начар укыйм.

Дусларым мине үртиләр, көләләр, - дип яшь аралаш җавап биргән малай.        

  • Ә син үзең ялкаулыгыңны җиңәргә телисеңме соң? Үзеңнең җитешсез

якларыңны күрү һәм аны төзәтергә теләү – үзе зур җиңү! – дигән әби. Ә үз-үзеңне җиңәр өчен күп белергә, күп укырга кирәк.

  • Әбекәй, мин бит кайда барып нәрсә укырга икәнен дә белмим бит,

дигән малай аптырап.

  • Мин сиңа аңлатырмын, улым, аптырама. Күп укыйсы, күп беләсе

килгән кеше китапханәгә йөри. “Белемле үлмәс, белемсез дөнья күрмәс,”- дигән борынгылар да. Син менә шушы юл белән туп-туры бар. Уңга да, сулга да карама. Өч көн, өч төн барганнан соң, китапханәгә килеп чыгарсың.

        Биксәернең теләге шулкадәр көчле булган, ул озын-озак юлны бер көндә үткән. Биек тауларны, тирән чокырларны, киң елгаларны үтәргә аңа урман җәнлекләре, су кошлары ярдәм иткән.

        Китапханәгә килеп кергәч ул үзен башка дөньяга эләккән кебек хис иткән. Мондагы хисапсыз китап киштәләрен, андагы калын-калын китапларны күреп шаккаткан. Көн-төн укыган, башын да күтәрмәгән. Биксәер бик күп яңалыклар белгән. Ул, үзенең ялкаулыгын җиңеп, ни дәрәҗәдә белемгә, яңалыкка сусавын аңлаган. Үзенә дөрес киңәшләрен биргән әбине дә онытмаган, аңа рәхмәтләрен укый-укый, белемен арттырган. Китапханә аның икенче йортына әйләнгән.

        Менә шулай итеп, иптәшләре арасында надан дип исеме чыккан Биксәер  үзенең тырышлыгы, әбинең акыллы киңәшләре, китапханәнең ярдәме белән укымышлы кешегә әйләнгән, зур уңышларга ирешкән.


Поделиться:

Астрономический календарь. Ноябрь, 2018

Притча о гвоздях

Военная хитрость

За еду птицы готовы собирать мусор

Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью