• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучылар язган мәкаләләр, иншалар.

Опубликовано Сафиуллина Нурзида Шайдулловна вкл 25.02.2018 - 9:33
Сафиуллина Нурзида Шайдулловна
Автор: 
Шәрәфиев Рифнур

Уучылар язган мәкаләләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шәрәфиев Рифнурдан мәкалә13.77 КБ

Предварительный просмотр:

Солдат әтием.

   Минем әтием Шәрәфиев Рәмис Кашафетдин улы 1990 елның ямьле июнь аенда армия сафларына алына.Аның хәрби хезмәте Оренбург өлкәсе Тоцк-4 шәһәрчегендә башлана.Алты ай хезмәт иткәннән соң, әтиемне Германия Демократик Республикасына күчерәләр.Ул хезмәт иткән бүлек Равенсбург шәҺәрендә урнашкан була.Әтием бронетранспортерда наводчик-оператор булып хезмәт итә. Әти  Германия шәһәрләрен бик матур, чиста итеп тасвирлый. Аларны Бөек Ватан сугышында безнең ил кешеләрен күпләп яндырып юкка  чыгарылган Флоссемберг концлагерена да алып барганнар.Әтием һәм аның иптәшләре бик тетрәнгәннәр анда. 1992 елның июнендә, Сабантуйлар алдыннан, әтием, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган авылына кайта. Аннан соң озак еллар үтсә дә, әтием хезмәттәшләре белән очрашып, хәбәрләшеп тора. Чит җирләрне күрү бәхете әтиемә армия сафларында насыйп була. Ул Армия сафларында хезмәт итүе белән бик горурлана, 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көнен ел саен бик көтеп ала.

    Шәрәфиев Рифнур, Мәмәшир мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы


Поделиться:

"Портрет". Н.В. Гоголь

Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды

Сладость для сердца

Зимний дуб

Муравьиная кухня