инша
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 35 КБ |
“ Табыш, файда көнчелек тудыра”, вәсвәләүче булмаган җирдә - гөнаһ та юк”, - ди халык әйтеме. Җитәкчелек, хакимлек иткән кешегә мөмкинчелекләреннән үз мәнфәгатьләре өчен файдаланудан тыелу шактый кыен.
Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә ришвәт алу һәм бирү, мал-мөлкәтне әрәм-шәрәм итү, алдаркараклык, янау-куркыту, эш урыныннан явызларча файдалану, законсыз акча күчерүләр һәм кертемнәр, бюджет чыганакларын максатсыз куллану, фаворитизм һәм туган-тумачалык чәчәк ата.
Коррупция нәрсә соң ул? Аның турында кешеләр кайчан белгәннәр? Коррупция ул – хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалануы.
Коррупция элек - электән җәмгытьтә төп проблема булып торган. Иң беренче тапкыр бу мәсьәлә б.э.к. 24 гасырда ук шумер ханы тарафыннан телгә алына. Шулай ук Һинд хөкемдарларының да язмалары очрый. Икесе дә бу проблеманы бетереп булмавын, бары тик вак-төяк җинаятьләрне кисәтергә ярдәм итүләрен ассызыклап үтәләр. Барлык дини чыганакларда да коррупцияне җәмгыятьне артка өстерәүче көч белән чагыштыралар. Россиядә дә бу проблема белән көрәшкәннәр. Мәсәлән, Иван III, Иван IV һәм Петр I заманнарында бу патшаларның мондый җинаять өчен төрле җәзалар кертүләре мәгълүм.
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота: ришвәт алу (290 маддә) һәм ришвәт бирү (291 маддә).
Җитәкчелек, хакимлек итүче һәр кеше: чиновник, депутат, судья, хокук органнары хезмәткәрләре, администратор да, экзамен алучы да, хәтта врач та ришвәт алучы да, бирүче дә була ала.
Ришвәт... Кемнәр өчендер бу проблемаларны чишү юлы, ә кемнәр өчендер законсыз рәвештә баю ысулы. Мин законнарны читләтеп үтүче, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләр яклы түгел. Әлбәттә, һәркем үз тормышында ялгышлыклар эшләргә мөмкин, ләкин һәрвакыт үз ялгышларыңны төзәтергә һәм тормышыңны дөрес, гадел юлдан дәвам итәргә көч табарга кирәк.
Проблемалар бушлыктан гына барлыкка килми. Һәр күренешнең тамыры була. Коррупция дә әле генә барлыкка килмәгән. Ул элек тә булган. Россия һәрвакыт коррупция белән көрәшкән яки көрәшергә тырышкан. Ләкин ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алмаган.
Ришвәтчелек турында газета - журналларда күп язалар. Гаделсезлеккә ачынып язучылар да, ришвәтчеләрне фаш итеп, тәнкыйть утына тотучылар да, уенын-чынын бергә кушып, сарказм белән язучылар да бар.
Кеше һәрвакыт яшәү өчен җиңелрәк юл эзли. Үзенең туган проблемаларын тиз генә чишәсе килә. Бу вакытта аңа гаделлек, намуслылык төшенчәләре башына да килми. Кая ул? Аңа бар кешегә караганда да күбрәк, тизрәк кирәк. Кемгәдер акча сузып, кемгәдер кыйммәтле бүләкләр тәкъдим итеп югарыга үрмәли. Менә бит, ришвәт нинди көчле нәрсә булып чыга. Законнарны, яшәү кануннарын җимереп, законсызлыкка, җинаятькә юл ача. Телевизордан да, радиодан да күпме тапшырулар бара, законнар чыга, кешеләр ришвәт алуда гаепләнеп кулга алыналар. Юк, бу эшне кәсепкә алган кеше ансыз яши алмый. Чөнки аның ришвәттән күзе-башы тонган, аңы томаланган. Ул һаман шул юл белән бара. Андый кешеләр акча, байлык колына әвереләләр, чирканмыйча да кесә калынайталар.
Бүгенге көндә акчасыз яшәп булмый, һәркемгә акча кирәк, акча җитми. Еш кына күбрәк акча эшләү өчен кешеләр эш урыннарында “куналар”. Кирәкме икән? Кирәк булса, ни өчен? Еш кына шул күзәтелә: кешеләр эшлиләр-эшлиләр дә, сәламәтлекләре беткәч, шул акчаларын даруларга тоталар. Әле ул акчалар гына җитсә.
Ришвәтчелеккә Коръән дә каршы чыга: “Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамагыз, һәм кешеләрнең малларын хөкем аркылы золымлык белән алыр өчен казыйлар, хөкемдарлар алдына малыгызны салмагыз – ришвәт бирмәгез! ” ( Коръән 26:188 )
Кайбер чиновниклар “учак” янында шулкадәр нык җылыналар ки, аларның инде бернәрсәне дә үзгәртәсе дә, бернәрсәдән баш тартасы да килми. Югыйсә, хакимияттә торучы, хакимлек итүче кеше, законнар чыгаручы кеше үзе законнарны үтәргә һәм башкалардан да шуны таләп итәргә тиеш бит.
Коррупция белән шөгыльләнүче һәр кеше яхшы, бай, җитешле тормышка күнеккән. Алар үзләрен бернәрсәдән дә тыймыйлар, башкаларның ничек яшәве, ничек көн күрүе аларга барыбер. Әгәр дә аларны бернәрсәсез кеше яшәми торган утрауга җибәрсәк, бәлки башкалар турында уйлана башларлар иде. Шулай ук коррупция белән шөгыльләнүчеләрне гомерлеккә төрмәгә утыртып, эшләтергә дә эшләтергә һәм шул эшләгәннәреннән чыгып ашатырга иде.
БМО 9 декабрьне коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте.
Коррупцияне җир йөзеннән юкка чыгару өчен нәрсә эшләргә соң? “Коррупция, тукта!” - дип әйтеп кенә ни өчен аны туктатып булмый. Бәлки коррупция вакыт узу белән юкка чыгар. Әмма хәзергә ул бар һәм без коррупция белән ул тәмам юкка чыкканчы көрәшәчәкбез.

Как нарисовать небо акварелью

Любили тебя без особых причин...

И тут появился изобретатель

Одеяльце

Басня "Две подруги"