• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Мин үз илемнең патриоты

Опубликовано Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы вкл 27.02.2018 - 23:20
Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы
Автор: 
Мифтахова Ания

инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мин үз илемнең патриоты15.07 КБ

Предварительный просмотр:

Минемчә, гражданин — ул иң беренче чиратта кешене яратучы, белемле, яратучан һәм үзенең борынгы бабаларының милли мирасын бәяләүче. Ул бөек архитектор төзегән сарайның, һәйкәлнең җимерек булуына бик борчыла. Мин үткәннән башка хәзерге тормыш һәм киләчәкнең булмавына ышанам. Без үзебезнең туганнарны, якыннарны, борынгы тамырларыбызны онытмаска тиеш. Минем уйлавымча, хәтерсезлек, һушсызлык — Россиянең тарихи һәм мәдәни мирасына хыянәт итү. Дәүләт бит ул хәрби һәм экономик яктан гына түгел, ә борынгы бабаларның казанышларына хөрмәт белән карау, традицияләрне һәм борынгы һәйкәлләрне саклау, мөһим вакыйгаларны һәм атказанган шәхесләрны истә тоту белән көчле, куәтле. Без халкыбызның тарихын белергә, вакыт бәйләнешен сакларга тиеш. Моны башкармасак, Җиребез кайчан да булса сагымга әйләнергә мөмкин. Үз илеңнең чын гражданинын ничек тәрбияләргә? Патриот булырга өйрәнергә түгел, ә аны балачактан: гаиләгә, туган җиргә, йортка булган мәхәббәттән башларга кирәк. Минемчә, тарихыбызны белү  бик зур хөрмәткә ия. Ватанга мәхәббәт кемнеңдер боерыгы буенча барлыкка килә алмый, ул гомер буена арта  һәм ныгырга тиеш. Туган якны ярату туган - үскән җиреңә булган мөнәсәбәттән, сине тәрбияләп үстергән туганнарга карата хөрмәттән, борынгы бабаларның истәлеген саклаудан башлана. Безнең һәрберебез балачактан ук үзенең Ватан тарихын белергә, борынгы бабаларыбыз белән горурланырга тиешбез.  Шулай булса гына без өлкәннәребезне, борынгы һәйкәлләрне, онытылган китапларны һәм халык иҗатын гел хәтердә тотарбыз. Үткәнне белмичә, бүгенгене яратып, киләчәк турында уйлап булмый. «Агач тамырлары белән көчле», — дип  раслый мәкаль. Безнең тамырларыбыз — ул безнең үткәнебез, тарихыбыз һәм милли мәдәниятыбыз. Аларсыз  агач яши алмый, алар туфракны тоталар һәм тукландыралар. Бөек тарихыбызны белмәү яки оныту милли дәрәҗәне югалтуга сәбәп була. Илнең мәдәниятын бәяләмәү, башка халыкларның бөек казанышларын хөрмәт итмәүгә китерә. Үз мәдәниятының традицияләре белән тәрбияләнмәгән кешенең, кайсы гына илне сайласа да киләчәге юк. Андый кеше Ватанына патриот  була алмый, ул бүгенгә күз йомып карый, киләчәк аны борчымый. Без һәрвакыт үзебезнең горурлана ала торган тамырларыбызны хәтерләргә тиешбез.

Әти – әнием миңа дөрес тәрбия бирделәр дип уйлыйм. Мин быел 11нче сыйныфны тәмамлыйм. Укуымны уңышлы гына тәмамлап,  югары белем алганнан соң, кайда гына эшләсәм дә, беренче чиратта, җәмгыять, кеше һәм илем файдасына хезмәт итәчәкмен. Чөнки һәр кеше үз урынында кирәк. Кирәкле, кирәксез һөнәр ияләре юк, алар һәрберсе файда китерә: табиб та, укытучы да, төзүче, полиция хезмәткәре, игенче дә. Нинди һөнәр иясе генә булса да, кеше  үз эшен җиренә җиткереп башкарырга  тиеш.


Поделиться:

Нас с братом в деревню отправили к деду...

Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым

Прекрасное далёко

Мост Леонардо

Весенняя гроза