• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

проект "Стихотворение Мусы Джалиля"

Опубликовано Алеева Дания Раисовна вкл 15.03.2018 - 19:44
Алеева Дания Раисовна
Автор: 
Янбулатова Регина

Творческая работа - проект учащегося ко Дню рождения М.Джалиля

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stih-e_volki_m.dzhalilya.pptx640.08 КБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Бүреләр ” шигыре Янбулатова Регина, 8 сыйныф укучысы Пенза өлкәсе , Лопатино районы, Иске Вершаут авылы , 2017 ел

Слайд 2

Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр

Слайд 3

Күпме кан, күпме яшь ат ите Ялтырый бүренең күзләре. Бит моны төн буе атышып Тураган кешеләр үзләре.

Слайд 4

Бүреләр башлыгы карт бүре, Исереп кешеләр канына Йөргәндә сискәнеп туктады Бер авыр яралы янына.

Слайд 5

Яралы ыңраша, саташа, Каенга терәгән башкаен. Кызганып егетне җил белән Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Слайд 6

Кызганып егетне, елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге. Тәгәри үләнгә, чык түгел, Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре

Слайд 7

Карт бүре егетне иснәде, Аптырап күзенә карады. Һәм кинәт нидәндер сискәнеп Бер читкә тайпылды яралы

Слайд 8

Яралының зәгыйфь сулышы Бәрелде бүренең борнына. Юк, бүре тимәде, сак кына Борылып юнәлде юлына

Слайд 9

Таң белән килделәр кешеләр. Күрделәр яралы егетне. Яртылаш ул тайган исеннән, Шулай да яшәве өметле.

Слайд 10

Кешеләр егетнең тәненә Кыздырып шомполлар бастылар. Туйганчы җәфалап, соңыннан Ялгыз ак каенге астылар.

Слайд 11

Кешеләр сугыша, кан коя. Киселә меңнәрчә гомерләр. Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Слайд 12

Бүреләр, аһ... Ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

Слайд 13

Иг ъ тибарыгыз өчен р әхмәт!

Поделиться:

Флейта и Ветер

Круговорот воды в пакете

Рисуем ветку берёзы сухой пастелью

Загадка старого пирата или водолазный колокол

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью