• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Сказка на татарском языке " Ефәккәй"

Опубликовано Маняпова Лилия Вазыховна вкл 25.08.2018 - 21:05
 Маняпова Лилия Вазыховна
Автор: 
Мадина Озджан

Волшебная сказка о злой колдунье и девочке- сиротке по имени "Ефэккэй"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minnen_kiyate.docx19.3 КБ

Предварительный просмотр:

Ефәккәй

Яшәгән ди бер әби. Булган ди бу әбидә бераз мал-туар, кош-корт. Бик тату яшәгән ди болар.

       Көннәрдән бер көнне әби базарга тәмле-томлылар алырга киткән ди. Өйдәге мал- туар аны көтеп калган ди. Нәрсәләр генә алмаган ди базарда әби : мәчесенә – казыллык, этенә- сөякләр, тавыкларга - витамин, сарыгына күмәч, кәҗәсенә – кәбестә бөккәне  hәм башка төрле ризык. Базардан чыгам гына дигәндә,әбекәйне бер хатын туктаткан ди:

  • Әбекәй, карагыз әле минем кемем бар!
  • Абау,  нинди матур кыз!

Аның каршысында кечкенә генә бер мөлаем кыз басып тора иде.

  • Әле ул бик акыллы hәм уңган да, әби. Ул сиңа булышыр, мал-туарыңны карашыр, сиңа бит авыр үзеңә генә!- дигән ди бу хатын.
  • Ә син кайдан беләсең мине hәм минем хәлемне?- дип сораган  әби.

Хатын яшьмәгән ди.

  • Кызның исеме ничек була инде?

    Ләкин ул хатын тагын дәшмәгән икән.Караса,  хатын бөтенләй юк булган ди. Нишләргә? Әби бу кызны кызганган, өенә алып кайтырга булган. Кайта торгач, сөйләшеп кайтканнар. Әбигә бу кыз бик ошаган. Исеме дә бик матур – Ефәккәй икән.

Ефәккәй йорт тирәсендә яшәүче бар мал- туар белән танышып чыккан икән. Бөтенесе аптырап калганнар. “Нинди кыз инде бу, ни өчен аны әбекәй алып кайтты икән”дип уйланып, узара  серләшеп тә алганнар икән. Ниндидер борчылу хисе уянган боларда. Юкка тугел икән...

Төн җиткән. Кинәт кенә бик ямьсез тавыш чыккан. Бу кыз бүрегә әверелгән.   Шунда ул  мал туар артыннан куып йөри башлаган. Әби өйдә булган, күрмәгән бу хәлләрне. Эт белән мәче тәрәзәгә шакып өйгә кергәннәр ди.Бөтенесе куркып беткән, кәҗә, сарык, тавыклар авырлык белән абзарга качып өлгергәннәр икән.

  • Менә сиңа Ефәккәй! Бу убыр булып чыкты бит, балалар!,- дип уфтанып әби җылый башлаган ди.
  • Елама, әби, иртән барсы да чишелер, берәр чара табарбыз, - дип тынычландырганнар ди әбине эт белән мәче.

Иртән торып ишегалдына чыксалар, берни дә булмагандай Ефәккәй йөри икән. Йорт тирәләрен себерә, су ташый, бакчадагы яшелчәләргә су сибә икән.

  • Әби, ни булды? Ни өчен син борчулы?- дип сорый икән бу кыз.
  • Кызым, сиңа төнлә белән ни булды?
  • Берни дә булмады,әби. Йокладым мин, ләкин ни өчендер абзар ишегалдында уянып киттем иртән.Ничек итеп урамга чыгып ятканымны хәтерләмим.
  • Чыннан да белмисеңме нәрсә булганын?-дип сораган әби курыккан тавыш белән.
  • Юк шул, минем хәтерем югалды, мин үземнең кем кызы булуын да белмим. Ләкин миңа сездә бик ошый. Сездә калсам ярыймы?- дип ялварган ди Ефәккәй.

Абзардан әкрен генә мал-туар чыга башлаган.

“Әhә, бу кыз үзенең убыр булуын чыннан да белми ахры” дип серләшкәннәр болар узара.

Әби бу кызны бик кызганган , куып чыгармаган икән. Ә эт белән мәче әбидән сорашып теге Ефәккәйне саткан хатынны эзләргә чыгып киткәннәр икән.

Базарда тапканнар моны, күзәтеп торганнар, хатын  базардан чыгып киткәнен көтеп торганнар. Артыннан күзәтеп барганнар, өенә хәтле килгәннәр. Бу хатын урманда яши икән. Сихерче хатын булып чыккан бу! Тәрәзәдән өендә берничә бала елап утырганын күргәннәр. Сихерче аларны сихерләргә дип ниндидер им-том әйберләре белән селкеп әйләнә тирә йөри икән. Эт белән мәче моңа юл куймаска булганнар. Бер хәйлә корганнар.

Эт куркыныч тавыш чыгарып бу сихерченең өенә килеп кергән дә , ямьсез тавыш белән кычкырган :

  • Йә, сихерче, мин Ефәккәй, мин сине ашарга килдем!
  • Ашама мине, мин сине үз хәлеңә кире кайтарачакмын! - дип ялварган ди бу хатын.
  • Баштан бу  балаларны җибәр өйләренә!- дип улап җибәргән ди эт.
  • Кайтсыннар! Җибәрәм!- дип калтыранып әйткән сихерче.

Мәче бу балаларны шәhәргә озата киткән ди. Ә сихерче үзенең сихере үзенә кайтты ди  куркып калтырап куркыныч эткә карап утырган  икән.

  • Нишләргә миңа, бәлкем сине эзгәләп ашап бетерергәдер! – дип тагын да куркыныч тавыш белән улап җибәргән бу эт.
  • Юк! Менә шушы доганы укы да, кире үз хәлеңә кайтырсың, Ефәккәй!- дип калтыранган куллары белән бер кәгазь биргән ди.

Эт шул кәгазьне авызына кабып өенә йөгергән икән.

Кояш баеп килә торган булган. “Әгәр элгермәсәм, әбием дә, бөтен мал туар да харап булачак” дип бик ашыккан ди бу эт.

Көч хәл белән йөгереп кайтып, Ефәккәйнең кулына дога язган кәгазьне тоттырган да, “укы”дип  әйткән.

Ефәккәй берни дә аңламаса да, укый башлаган. Укып бетергәч, аның күзләрендә гаҗәпләнү күренгән:

  • Минем искә төште, мине балалар йортыннан сихерче хатын урлап китте. Мин аны тыңламагач, аңа буйсынмагач, мине убырга әйләндерде.Хәзер мин сихердән арындым, рәхмәт сиңа, маэмай, рәхмәт сезгә барыгызга да, - дип Ефәккәй бөтенесен кочаклап чыккан.

Ул бик бәхетле итеп тойган үзен.

Әби бу кызны үзенә тәрбиягә алган. Хәзерге вакытта да тату гына яшәп яталар икән :әби, Ефәккәй, эт,мәче, кәҗә, сарык hәм тавыклар.

Ә теге сихерче хатын тәүбә кылган икән, үзенең сихерчелегеннән ваз кичкән икән. Ләкин бүгенгесе көнне дә этләрдән куркып яши икән.


Поделиться:

Басня "Две подруги"

Прыжок (быль). Л.Н.Толстой

Огонь фламенко

Фотографии кратера Королёва на Марсе

Как нарисовать портрет?