• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әкият "Бал кортлары ник чага?"

Опубликовано Ахмадуллина Резеда Фанузовна вкл 30.08.2018 - 17:10
Ахмадуллина Резеда Фанузовна
Автор: 
Гайнатуллина Эльвина Фәрит кызы

Алабуга шәһәренең   9 нчы мәктәп , 7 нче сыйныф укучысы    Гайнатуллина    Эльвина    Фәрит  кызы   әкиятләр  язарга ярата. Ул  язган әкиятне балаларга да укырга тәкъдим итәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bal_kortlary_nik_chaga.docx15.85 КБ

Предварительный просмотр:

                      Бал кортлары ник чага?

     Матур бер җәйге көнне,  апалы-сеңелле  ике кыз, әбисе белән  җиләккә барганнар.  Алар рәхәтләнеп җиләк ашаганнар, савытларына да җыйганнар.  Шуннан аларның күзе  аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән. Әбиләренең :”Ерак китмәгез”,-дип эндәшүен дә колакка салмаганнар. Берсен-берсе уздырып, бер чәчәктән икенче чәчәккә йөгергәннәр. Миләүшә бер иң матур чәчәкне чәченә дә кадап та куйган . Ә Энҗенең чәчәкләре кочагына да сыймаган.

   Берзаман чәчәкләрдән  бызылдап  ике бал корты очып чыккан. Берсе Миләүшәнең башындагы зур чәчәккә  килеп кунган. Кыз куркуыннан чәбәләнә- чәбәләнә кортны куа башлаган.  Икенче  бал корты Энҗе кулындагы  чәчәккә кунган. Кыз тиз генә чәчәкләрне атып бәргән. Тик  бал кортлары бик ачулы булган: берсе Энҗенең кулын, ә икенчесе  Миләүшәнең  маңгаен чагып алган.

    Кызларның тавышларына әбиләре килеп җиткән. Әбиләре:”Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя, ә сез аларны куркыткансыз”, - дигән .  Шуннан соң кызлар чәчәкләр өзми башлаганнар, аларның бер дә бал кортларын куркытасы килмәгән.

                                                      Гайнатуллина Эльвина


Поделиться:

Заколдованная буква

Бенгальские огни

Глупый мальчишка

Просто так

Можно от Солнца уйти...