Бүгенге көн татар укучысына көн таләбе итеп үз туган теленнән дә нык, кирәкле итеп рус һәм инглиз телләрен өйрәнүне куя.Өйрән син аны.Ләкин туган телең хисабына булмасын. Насыйрилар, Фәхреддиннәр, Дәрдемәндләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк– заманында алар да гарәпчә дә, фарсыча да, русча да бик яхшы белгәннәр.
Адәм балаларын билгеле бер тәртип кысаларында тотып торган йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бездә матур кешелек сыйфатлары тәрбияли. Ә без “авырыйбыз” шул, рухи байлыгыбызны югалта барабыз. Әкренләп упкынга тәгәри барабыз.Шуны сизмибез. Әллә сизеп тә берни дә эшләмибезме?Аска тәгәрәгәнче аны кире кайтарасы иде.
Олуг остазыбыз Каюм Насыйриның: “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер вә һич ялгышсыз сөйләшер. Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, мәгәр озак заманда күнегә алмас”, - дигән сүзләрен өлге итеп куярга тиешбез.Менә шул үсеп килүче буында без телебезгә мәхәббәт уятырга тиеш. Әле соң түгелдер дип әйтәсе килә.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 29.63 КБ |
“Татар телем! Бу дөньяга күзебезне ачтың, Хакыбыз юк кабат йомарга”
(Журналистика”Кызыл тышлы дәфтәрдән”-хат)
Казан шәһәре 117нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
8нче б сыйныфы укучысы
Ибрагимова Диана Исрафил кызы эше
Казан -2018
Исәнме, татар халкым.
Менә сиңа хат язырга булдым әле. Күргәнемчә, хәлең бик үк яхшылардан түгел. Авыр сиңа бу көннәрдә. Аңлыйм. Шуңа синең күңелеңне бераз күтәрәсем килә. Күңел күтәренке булганда гына көрәшү мөмкин. Ә минем сиңа бик тә булышасым килә. Чөнки мин дә татар халкының бер кызы бит. Мин татар булуым белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Чөнки татар милләте - искиткеч милләт. Туган телдә аралашу, җаныңны биреп сөйләү, татар телендә күңелеңә ятышлы җырлар тыңлау– нинди зур бәхет бит. Урамда, кибеттә, җәмгыятьчел урыннарда туган телдә сөйләшкәнне ишеткәч күңелне балаган кебек булып китә. Мин соңгы вакытта гел үземә бер сорау бирәм: ни өчен минем татар телем белән шулай килеп чыкты соң? Бар да яхшы иде кебек бит. Әллә яхшы кебек кенә тоелды гынамы соң?! Чыннан да, 90нчы еллар башында татар телен күтәрү өчен бик күп эш эшләнде кебек – милли мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды, телгә игътибар да артты, киләчәккә өмет белән карарга нигезләр дә барлыкка килгән иде шикелле. Ләкин, ни кызганыч, тормыш үзгәргән кебек, җәмгыятьтә телгә караш та тискәре якка үзгәрде.Дөнья куабыз, матди проблемаларны хәл итәбез – нәтиҗәдә тел мәсьәләсе яңадан икенче планга күчеп бара. Милләтебез әкренләп югала бара. Бу зур проблеманы тудырган сәбәпләрнең берсе-катнаш гаиләләр. Элек урыска кияүгә чыккан кызларның яки марҗага өйләнгән егетләрнең дәрәҗәләре, абруйлары төшкән. Халык алардан читләшкән. Ә бүген бу гадәти күренешкә әйләнеп бара.Әти-әниләре татар булган балаларның күбесе бүгенге көндә “туган телләрен тешләгән”. Алар телләренә битараф.Алар гына түгел, аларның әти-әниләре дә моңа битараф. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла. Яшь шагыйрь Булат Ибраһимов та “Балык теле бездә, Атасыннан баласына күчә телебезгә, Бөек телебезгә. Ят та түгел кебек инде Бу тел безгә, Балык булып барабыз бит Үзебез дә”,-дип ачынып язды “Балык теле” шигырендә. Чыннан да, телсез балыкларга әйләнеп бара бит күбебез. Ә гамьсез йокыдан уянырга бик вакыт, югыйсә. Бүгенге көн татар укучысына көн таләбе итеп үз туган теленнән дә нык, кирәкле итеп рус һәм инглиз телләрен өйрәнүне куя.Өйрән син аны.Ләкин туган телең хисабына булмасын. Насыйрилар, Фәхреддиннәр, Дәрдемәндләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк– заманында алар да гарәпчә дә, фарсыча да, русча да бик яхшы белгәннәр. Әлбәттә, без мәгълумати чаралар заманында яшибез. Бөтен нәрсә компьютерлаштырылган, бөтен дөнья – интернетта... Өеңнән чыгып, бер адым да атламыйсың – күңелең ни тели, шуны табып була анда. Һәрберебез бик рәхәтләнеп файдаланабыз бу мөмкинлектән: русча мәгълүматны да, татарчасын да эзлибез, табабыз. Балаларыбыз, туу белән, рус телле электрон чаралар дулкынына көйләнә. Алар барлык мәгълуматны телефоннан, Интернеттан, телевизордан ала. Кызганычка каршы, сыйфатлы татарча сайтлар бик аз. Менә шушы мәсьәлә өстендә дә эшлисе бар әле. Т. Миңнуллин халкыбызның бүгенге халәте турында инде кайчан ачынып язды: ”Милләт чирле. Милли рух дип аталган иммунитет хәлсезләнде. Татар милли горурлыгын югалта башлады “. Адәм балаларын билгеле бер тәртип кысаларында тотып торган йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бездә матур кешелек сыйфатлары тәрбияли. Ә без “авырыйбыз” шул, рухи байлыгыбызны югалта барабыз. Әкренләп упкынга тәгәри барабыз.Шуны сизмибез. Әллә сизеп тә берни дә эшләмибезме?Аска тәгәрәгәнче аны кире кайтарасы иде. Шуңа күрә дә, без балаларыбызга олуг остазыбыз Каюм Насыйриның: “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер вә һич ялгышсыз сөйләшер. Чөнки кеше үзенең туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, мәгәр озак заманда күнегә алмас”, - дигән сүзләрен өлге итеп куярга тиешбез.Менә шул үсеп килүче буында без телебезгә мәхәббәт уятырга тиеш. Әле соң түгелдер дип әйтәсе килә. Татар телен оныткан, ләкин татар үзаңын югалтмаган, үзләрен татар дип саный торган милләттәшләребез белән эш алып бару бик тә актуаль бурычтыр бүгенге көндә. Бездә еш кына андыйларга кырын карыйлар. Имеш, татарча белми икән, ул инде татар түгел.Юк, җәмәгать, татар телен белмәүчеләр саны бездә арта бара, без аларны кирегә борырга, яңадан татар мохитенә кайтару турында уйланырга тиеш.Аларда татар теленә мәхәббәт уятырга тиешбез. Кызыксынучылар өчен татар теле курслары оештырырга, рус телендә татар тарихы, теле, әдәбияты, мәдәни казанышларыбыз, бөек шәхесләребез турында сөйләп торырга мөмкин.Андый «телсез» татарларга безнең чырай җыерып карарга хакыбыз юк, чөнки аларның йөрәкләрендә, күңелләрендә татар рухы әле сүнмәгән.Без аларны шул “урыслашу упкыны”ннан аерып алырга тиеш. Минемчә, бүген безнең татар халкы берничә хакыйкатьне төгәл аңларга тиештер. Беренчедән, тел – халкыбызның шулхәтле зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз. Тел сәясәтендә төгәл максат булып татар кешесендә милли горурлык, үзаң һәм җаваплылык тәрбияләү куелырга тиеш. Безгә бүген руслар һәм башка халыклар үзара бертигез, безнең хокукларыбыз бер, дип кенә сөйләнү җитми. Әлбәттә, юридик яктан бу фикер дөрес, ләкин аңсыз рәвештә бертигезлекне пропагандалау татарның руслашу юнәлешен дә үзгәртә. Без бер дәүләттә яшибез, бер дәүләт гражданнары, ләкин без бертөрле түгел. Безнең башка халыкларныкы кебек искиткеч бай үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар дәвамында формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Алар барысы да кабатланмас, уникаль һәм дөнья мәдәниятенең бер өлеше булып тора.Менә без шушы байлыгыбызны югалтмыйча горур рәвештә киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Ә моның өчен безгә бердәм булырга кирәк. Халкым бердәм булса гына, хөрмәт һәм бәхет эчендә яшәячәк. Таркау булсак та яшәрбез, тик горур башыбызны иеп, кол хәлендә гомер кичерербез. “Иелгән башны кылыч кисми” дигән сүзләрне онытыйк, чөнки иелгән баш зәңгәр күкне дә, якты кояшны да күрми.Ул аларга күтәрелеп карарга да курка. Тел яшереп, башны иеп яшәү ирек сөйгән халыкка хас нәрсә түгел. Күтәр башыңны, газиз татарым! Әлбәттә, татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗ тудырылырга тиеш. Ә ихтыяҗны барлыкка китерү дәүләттән тора. Югары сыйфатлы, дөнья күләмендә конкуренциягә каршы торырлык татарча кинофильмнар да, мультфильмнар да төшерелсә, мәдәниятебез, сәнгатебез, әдәбиятыбыз да дәрәҗәле булыр, милләтебез дә рухи яктан сау-сәламәт булыр иде. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә , әлбәттә, милли җанлы татар теле укытучыларының роле бәхәссез. Татар теле дәресләрендә татар телендә белем бирү милли тәрбия белән бергә үрелеп барырга тиеш. Нәкъ менә татар теле дәресләрендә милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләнергә тиеш. Телнең башы- гаиләдә икәнен онытырга ярамый. Ходай һәр кешене теле итеп ярата, шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү, сеңдерү - әти-әнинең төп бурычларыннан берсе. Мондый гаиләләр тирә-якта аз түгел, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белергә кирәк. Бу уңайдан, мәктәпләрдә Гаилә бәйрәмнәре, дин әһелләре, ак әбиләр белән төрле очрашулар, кичәләр үткәрү бик уңышлы булыр иде. Без үз кабыгыбызда гына бикләнеп ятарга тиеш түгел. Бүгенге глобальләшү шартларында телебезне саклау, үстерү хакында сүз алып барганда, татар телен дөньякүләм аренага чыгару, аның кулланылышын киңәйтү мөмкинлеген истән чыгармаска кирәк. Бу, бер яктан, телне өйрәнү, аралашу географиясен үстерсә, икенче яктан, башка милләт вәкилләренең каршылыклы иске фикерләүләрен юкка чыгара.Алар халкыбызның зур һәм шанлы тарихлы,мәгърифәтле, гаять матур гомумкешелек һәм милли сыйфатларга ия булуын, мәдәни казанышлары еракка барып тоташа торган халык икәнлеген аңлый башлый. Чит илләрдән килеп татар телен өйрәнәләр. Алар әйткәнчә, милләтнең телен белмичә, аның җанын да, рухи дөньясын да аңлап булмый. Шуңа күрә татар телен өйрәнү биредә яшәүче барлык милләт вәкилләре өчен дә тормыш ихтыяҗы булсын иде.. Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез дә татар телен өйрәнәләр. Алай гына да түгел, алар татар халкының мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, милли ашлары турында да хәбәрдар. Студентлар Казандагы музей, театрлар белән танышалар, татар җырчылары концертларына йөриләр. Чит ил студентлары массакүләм мәгълумат чараларында биргән интервью-язмаларында да татар теле, сәнгатенә зур кызыксыну , хөрмәт уянуын ассысыклыйлар. Татар дуслары белән аралашу, татар гаиләләрендә булу, халкыбызның милли ризыкларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк.Максатыбыз бер булырга тиеш: миллилекне, туган телебезне саклау.Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар бар көченә телне сакларга тырышканда без кулыбыздан килгәнне эшләргә тиеш.Австралия татарлары татар телен саклауны сорап республика президентына хат юлладылар. Ә без нишләдек? Их, Туфан ага, Аяз агалар җитми бүген! Алар-милләтпәрвәр кешеләр иде. Хәзерге көндә Туфан абый кебек милләте өчен җан аткан тагы берәү бар микән? Ул-телебезнең. милләтебезнең яклаучысы, саклаучысы иде. Шулай да мин күңелемне төшермим әле. Чөнки бүген мин күренекле мәгърифәтче, галим И. Хәлфин истәлегенә багышланган XIII республикакүләм фәнни –эзләнү укучылар конференциясендә катнаштым. Һәм чын дәрәҗәсендә татар халкым белән горурланып утырдым. Ни өчен дисезме? Конференция татар халкының танылган язучысы Аяз ага Гыйләҗевка багышланган иде. Язучының әсәрләре танылып Төркиягә, Венгриягә барып җиткән. Бүгенге көндә алар зур тираж белән басылалар һәм чит ил халкы аларны яратып укый. Бу эшне оештыручы Казан (Идел буе) федераль университетының , Толстой исемендәге мәдәниятара филология институты татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хабетдинова . Менә бит, бар әле алар, татар халкымның күренекле кызлары, уллары дип сөенеп, горурланып утырдым. Ә без шул язучыларыбызның гүзәл әсәрләрен татар телендә укучыларыбызга тәкъдим итә алмыйбызмы, укыттыра алмыйбызмы ?Әлбәттә, бу була торган эш. Шуның өчен, йокыдан уяныйк, милләттәшләрем. Татарның теле дә, милләте дә, гореф-гадәтләре дә бетмәячәк, алар бетәргә тиеш түгел . Язмамны халык язучысы, тел остасы, бөек Тукаебызның якташы Г.Бәшировның тел турындагы зирәк, акыллы фикерләре белән тәмамлыйсым килә: “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.”
Назлы, матур, әдәпле, затлы, бай телебезне форумнарда гына түгел, көндәлек тормышыбызда да саклыйк, тагын да баету, ныгыту, аны саф, пакь килеш киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик!
Рисуем акварельное мороженое
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Вокруг света за 80 дней
Этот древний-древний-древний мир!
Л. Нечаев. Яма