• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Җиңү көне

Опубликовано Гимадиева Гузелия Замидовна вкл 01.10.2018 - 9:38
Гимадиева Гузелия Замидовна
Автор: 
Гимадиева Алинә

Җиңү бәйрәменең безнең гаиләдәге роле турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinu.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

  «Ватан сакчылары минем гаиләмдә»

Күпме генә вакыт узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр.

Мин сугышта катнашкан солдатлар, офицерлар алдында башымны иям. Сугыш беткәнгә күп еллар узса да, ул салган яралар әле бүгенгесе көнгә кадәр сызлыйлар.

Безнең гаиләдән ике бабам да тагын бик күп туганнар сугышта катнашкан. Аларның берсе дә Матросов, Газинурлар кебек тарих битләренә керерлек батырлыклар эшләмәсә дә, бабамнар минем өчен, башка Ватан сакчылары кебек үк – ГЕРОЙЛАР. Авыр сугыш елларында, сугыш михнәтләрен күреп тә алар сыгылып төшмәгәннәр. Артларыннан үлем сагалап йөргәнне белсәләр дә, бирешмәгәннәр.

Әниемнең бабасы – Мөхәммәтов Кави Берлинга кадәр барып җитеп, сугыштан исән –имин әйләнеп каткан. Сугыштан соңгы авыр 1946 нчы елны әниемнең әнисе дөньяга килгән. Әниемнең әтисе ягыннан бабасына – Бәдертдинов Гаязга туган якларга кайтырга насыйп булмаган -1942 нче елда ул “хәбәрсез югалган”. Ләкин мин беләм зур илнең сугыш елъязмасында ул бәлки “югалгандыр”, ләкин безнең күңелләрдә аның урыны түрдә.

Еш кына сугыш турында кинолар карагач, сугыш турында китаплар укыгач, хыялымда Гаяз бабам белән сөйләшәм...

Нихәл Гаяз бабам!

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә мин сиңа, синең өченче буын оныгың эндәшәм. Әлбәттә без синең белән әнием, бабам сөйләгән хатирәләр аша гына таныш. Хәер, таныш диеп буламы икән!? Ни өчен дип сорарсың.Бит минем Җәмит бабам үзе дә бер генә тапкыр да сиңа “әти” диеп дәшеп карамаган. Син сугышка киткәндә аңа бары3 яшь кенә булган.Карт әбием үзенең 6 баласы белән сине 1941 нче елны сугышка озатып калган. Иң олысына 15 яшь, ә иң кечесе Җәмит бабам. Ә Бүләк әбиемнең үзенә 35 ...  Нәфис хатын – кыз җилкәсендә авыр тормыш йөге. Ул сыгылмаган, солдат хатыны исеменә тап төшермәгән.

Син киткәнсең, ләкин киткән юлларыңнан карт әбием сине кабат көтеп ала алмаган. Гомере буена сиңа тугры калып, балаларын яхшы кешеләр итеп тәрбияләп ,92 яшендә бакыйлыкка күчкән. Кулымнан килсә мин әле аны да , карт бабамны да синең яшәлмәгән гомерең өчен дә яшәтер идем. Иң олы кызыңа бүген 82 яшь, бабама – 73. Гаяз бабам , сез тыныч йоклагыз. Туган илеңдә синең  рухыңа дога кылучылар күп әле. Бәдертдин нәселе дәвам итә.

Мин үземне бик бәхетле сизәм.Иртән торышыма әни тәмле ризыклар пешерсә дә, кич ятканда әти аркадан сыпырса да, мәчем аягым очыма ятып йокласа да, сөенәм. Эчемнән, мин нинди бәхетле, җир йөзе нинди киң, яшәвем нинди күңелле дип кабатлыйм. Боларның барысы өчен дә Сезгә мәңгелек дан,хөрмәт  Ватан сакчыларыбыз!


Поделиться:

Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году

Рисуют дети водопад

Эта весёлая планета

Император Акбар и Бирбал

Астрономы получили первое изображение черной дыры