• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Сочинение

Опубликовано Мирзаянова Р.С. вкл 10.10.2018 - 13:43
Автор: 
Хабетдинова Язиля

Туган якка, туган йортыбызга багышлап язылган инша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochin._tabigat_-_tugan_yortybyz.konk_._habetdinova_yazilya.docx38.79 КБ

Предварительный просмотр:

Сочинение.

Табигать – туган йортыбыз.

План.

I.Кереш.

1.Без – табигать баласы.

II.Төп өлеш.

1. Табигать – туган йортыбыз.

2.Актанышым – гүзәл төбәгем.

3.Авылымның матур табигате.

4.Салкын сулы чишмәбез.

5.Каеннарның күз яше.

III. Йомгаклау.

1.Туган табигатебезне саклыйк!

                                               Без - табигать баласы,

Без - табигать дуслары,

Безне сәламләп сайрый

                                         Туган якның кошлары.        (Г.Зәйнашева)

        Әйе, без үзебезне  табигать баласы дип атый алабыз, чөнки дөньяга килгән беренче көннәрдән үк без әниебезнең ягымлы тавышын ишетәбез, күк йөзендә елмаеп нур сибүче кояшка карап, күзләребезне ачабыз, елмаябыз, өй түрендә сайраган кошларның тавышын тыңлыйбыз. Табигатьтә күзәтелгән һәр күренеш, аваз безне сөендерә дә, гаҗәпләндерә дә, куркыта да. Табигатьтән башка кеше яши дә алмый. Безне ашатучы, киендерүче, җылытучы, ял иттерүче, торак бирүче һәм дәвалаучы да ул.  Саф сулы чишмәләр, адашырлык куе урманнар, биек-биек таулар, рәхәтләнеп сулый торган чиста һава – болар барысы да табигать байлыгы, аның безгә бүләге.

Күктә кояш елмая, болытлар йөзә,җирдә үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, урманнарда хайваннар йөри. Болары да безнеңзур хәзинәбез. Димәк, табигать – безнең туган йортыбыз.

         Безнең якларның табигате бик матур. Минем туган авылым Качкын да җырларда җырлана торган ямьле Актаныш төбәгенең иң гүзәл урыннарының берсенә урнашкан. Бу хакта сүз барганда үзем иҗат иткән бер шигырьдән өзек китерәсем килә:

Актанышым – аккош иле,

Бигрәк матур төбәк син!

Батыр уллар, матур кызлар

Илгә бүләк иткәнсең!

          Авылымның  бер ягында тау итәге буйлап җәелеп киткән, җәен-көзен безне җиләкләре, гөмбәләре белән сыйлаучы, саф һава бирүче наратлык булса, икенче ягында – авылым халкына гына түгел, юлда арыган юлчылар өчен дә ял итү урынына әйләнгән каенлык, җәйрәп яткан иген басулары, печәнлекләр. Авылыбыз яныннан кечкенә генә Баҗана елгасы ага. Борма-борма юллар аша үтеп, ул ямьле Агыйделгә кушыла. Елганың аргы ягында тау итәгеннән челтерәп агып чыккан чишмәбез бар. Халкыбыз аңа Әреш чишмәсе дип исем биргән. Аның үз тарихы бар. Бу исем аңа авылга иң беренче килеп төпләнгән, чишмәне тапкан бабай хөрмәтенә кушылган. Урман-болыннарда, басуларда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә янына килеп чыгасың. Суның чисталыгы, Аның җирдән бәреп чыгуы, чишмә җыры соклану һәм гаҗәпләнү тудыра. Ә суын татып карагач, эчкән саен эчәсе килеп тора, чөнки ул бик тәмле. Килгән кунакларны да чишмә суыннан кайнатылган чәй  белән сыйлыйлар бездә. Авылыбызга килен булып төшкән кызларга су юлы күрсәтү йоласы да башкарыла бу чишмә буенда. Җәйге матур төннәрдә чишмә буенда үскән талларга кунып, сандугачлар сайрый, иртә белән иген басулары, көтүлекләр тургайларның моңлы җырына күмелә.

Капка төбенә чыгуга, йомшак яшел үләнгә басасың һәм ул авылның тирә-ягындагы яланнар, басулар һәм тауларга тоташып китә. Яланнарда, тау итәкләрендә без җир җиләге, су буенда бөрлегән җыябыз. Наратлыкның ачык урыннарында кура җиләге үсә.

          Әйе, саный китсәң, санап бетерерлек түгел безнең табигатебезнең матурлыгы. Ләкин әле, кызганычка каршы, шушы гүзәллекне аңламаучы, туган табигатебезгә зыян салучы кешеләр дә очрый шул арабызда. Наратлыкта һәм каенлыкта киселгән агач төпләре, агач араларында, су буйларында ташлап калдырылган чүпләрне күреп, йөрәк әрни. Бигрәк тә каенлыктагы хәлләр мине борчый. Яз көне кайберәүләр, каенның суын эчкәч, аны яралы килеш ташлап китәләр, ә каенның суы җиргә агып бетә, каен корый. Җәй көне,  мунча себеркесе әзерләгән чорда, мәрхәмәтсез кешеләр каенның төбенә балта белән чабып яки кисеп аударалар, яшь ботакларны җыеп алганнан соң калган агачларны теләсә ничек ташлап китәләр. Ә киселгән каенның кәүсәсе яки төбе буйлап аның суы ага. Бу күренеш миңа каен елаган, сыкраган кебек тоела, гүя кайгылардан каен сыгылып-сыгылып елый. Мондый шәфкатьсез адымга барган кешеләргә, гомумән, бөтен кешелеккә минем  шигырь юллары аша мөрәҗәгать итәсем килә:

Сайрасын ал таңда сандугач,

Кипмәсеннәр зәңгәр бу күлләр.

Җир йөзендә тормыш дәвам итсен,

Саклыйк җиребезне, кешеләр!

         Туган табигатебезне – туган йортыбызны саклыйк, аңа карата мәрхәмәтле булыйк!

2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Әйдәгез, табигатебезне саклауга, тирә-ягыбызны чистарту һәм матурлауга без дә үзебезнең өлешебезне кертик.                                                                      Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы:

Без - табигать баласы.


Поделиться:

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Хитрость Дидоны

Зимний дуб

Алые паруса

Мост Леонардо