• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укучыларым иҗаты

Опубликовано Хәкимуллина Хәмдия Равилевна вкл 11.11.2018 - 23:43
Хәкимуллина Хәмдия Равилевна
Автор: 
Габдуллина Гүзәл Рафис кызы

Габдуллина Гүзәл шигырьләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdullina_guzl_shigyrlre.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Габдуллина Гүзәл  Рафисовнаның шигырьләре

Әниемә

Әнием син, кояшым син,

Назлы сүзең яраттыра.

Иркәләп үстерәсең син,

Елмаюдан өй яктыра.

Мин дә сиңа охшап торам!

Ләйсән кебек шифалы син,

Авыр чакта булышасың,

Ни әйтсәм дә кичерәсең,

Дошманнардан саклыйсың син,

Ышанычны аклыйсың син.

Шатлык булып киләсең син!

Туган җирем

Минем туган җирем – Татарстан,

Торган җирем – Казан,

Иң яраткан авылым –

Коштаулы авылым.

Авылыма сокланып карыйм:

Кырларында шаулый иген.

Ямь-яшел болыннар, урманнар,

Авылым миңа бик якын.

Әниемә

Әнисез яшәп булмый,

Әнисез бала тумый.

Әнием янда булгач,

Күңелемә була тыныч.

Һәрвакыт кызык миңа

Яраткан әни белән.

Кыш

Мин бүген иртә тордым,

Тәрәзәгә карадым:

Бөтен җир ап-ак, матур.

Биектә кояш тора

Елмаеп миңа бүген.

Чабып чыктым урманга –

Ап-ак карда аунарга!

Безнең Ватаныбыз

Менә җитмеш ел булды,

Бөтен кеше бәхетле.

Чөнки сугыш бетте.

Сугыш күргән кешеләрнең

Күзләренә яшь тулды.

Солдатлар тыныч кына

Бурычын үтәсеннәр.

Тыныч булсын дөньялар,

Фашистлар табылмасын.

Минем теләгем –

Сугышта булган һәр кеше

Исән кайтсын, бәхетле булсын.

Куян

Бардым урманга

Һәм күрдем куян.

Куян кызык иде,

Сикереп йөри иде

Ак кар буенча.

Шыгыр-шыгыр итеп,

Тәпиләре белән.

Ул миңа ошады,

Мин аны яраттым.

Минем авылым

Кайттым авылыма

Әби-бабй янына.

Әби бәлеш пешергән,

Бабай печәннәр чапкан.

Әбием минем матур,

Бабам минем акыллы.

Икесе дә пар килгән,

Бәхетле тик булсыннар.

Тукай абый

Тукай абый язмышы

Бик тә авыр булган.

Аның һәрбер шигыре

Нурлар белән тулган.

Үзе исән булмаса да,

Халкыбыз аны ярата.

Аның һәйкәленә һәр ел

Һәркем чәчәк-гөлләр илтә.

Аның матур шигырьләре

Күчә безнең йөрәккә.

Бөек шагыйрь әсәрләре

Халыкларга кирәк лә.

Әбиемә

Әбиемнең куллары

Алтыннандыр, мөгаен.

Бер иренми аш-суга ул,

Гел пешерә коймагын.

Бәлешен дә пешерә ул,

Өчпочмагын, дучмагын.

Йөгереп йөреп булмый ди ул,

Булса иде яшь чагым!

Бер-бер артлы оныклары ,

Туып тора бит аның .

Сагынып көтеп тора безне,

Күзе тәрәздә аның.

Әтиемә

Хатлар язам, әтием сиңа,

Беләм инде укый алмассың.

Авыруың алып китте сине,

Безнең янга хәзер кайтмыйсың.

Сагынам сине, әтием, бик...

Авыр миңа, әткәй, авыр синсез...

Кайттыңмыни, кызым, диеп,

Капкадан син каршы алмыйсың.

Дога кылам, әткәй, сиңа,

Урының булсын җәннәт түрендә

Хыялымда менә бүгенгедәй,

Бер генә көн төштә күрсәм дә.


Поделиться:

Рисуем домики зимой

Сладость для сердца

Злая мать и добрая тётя

Заяц, косач, медведь и весна

Астрономический календарь. Май, 2019