Кыш турында шигырь
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 14.25 КБ |
Кыш килде.
Ап-ак карлары белән,
Салкын көннәре белән,
Килеп җитте безгә кыш
Җил-бураннары белән.
Тышта суык булса да,
Барабыз тау шуарга.
Без-балалар-шук халык,
Ничек өйдә ятарга?
Курыкмыйбыз салкыннан,
Йөрибез шугалакка.
Тимераякларны алып,
Һәр көн чабабыз бозга.
Кыш бабай әвәлибез,
Юеш,җепшек көннәрдә.
Кар атышып уйныйбыз,
Дусларым белән бергә.
Ап-ак карларың белән,
Салкын көннәрең белән,
Көтеп алдык сине, кыш,
Җил-бураннарың белән!
Галимҗанова Элина

На горке

Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен

Всему свой срок

Стеклянный Человечек

Акварельные гвоздики