Укучы үз эшендә әтисе, аның һөнәре, кешеләргә мөнәсәбәте хакында яза.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.27 КБ |
Касыймова Гөльяз, Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
“Вильданов Галим исемендәге
Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Әтием миңа күп вакытта “үскәнем “дип эндәшә. Ул шулай әйткән чакта, мин, чыннан да, ”бер башка” үсеп киткән кебек булам. Буем гына түгел, гәүдәм белән бергә акылым да үсә кебек. Әтиемне үземнең бишлеләрем, яхшы эшләрем белән тагын да куандырасым килә. Өйдә миңа бик еш: ”Син гел әтиеңә охшагансың”,-диләр. Әтигә охшамый мөмкин түгел. Ул үзенә бик күп яхшы сыйфатларны җыйган. Үзенең белемгә омтылуы, хезмәт яратуы белән абыйга да, миңа да үрнәк булып тора.
Әтием Касыймов Рамил Илкам улы мәкәпне “4”ле, ”5”ле билгеләренә генә тәмамлгач, 1981 нче елда Чаллы механик техникумына укырга керә. 1988 -1993 нче елларда читтән торып Алабуга педагогия институтында читтән торып белем ала.
Озак еллар мәктәптә сызым, технология, физкультура фәннәреннән укучыларга белем бирә. Әлеге вакытта да аның хезмәте балалар белән бәйле. Ул “Олимп” балалар һәм яшьүсмерләр спорткомплексында милли көрәш буенча тренер. Каразирек авылында көрәш түгәрәгенә 14 малай һәм 5 кыз йөри. Тренировкалар вакытында әтием зарядка ясата, йөгертә, чүгәләүләр буенча күнегүләр башкарабыз. Ә болар барысы да бездән күп көч сорый, шуңа күрә без зарлана башласак, аның җавабы әзер ”җайлысы өстәл янында гына була!” Таләпчән тренер икәне әллә каян күренеп тора! Ул бездән чын спортчылар тәрбияли. Кыенлыкларга бирешмәскә, җиңә һәм җиңелә белергә өйрәтә. Мин дә көрәш түгәрәге әгъзасы, әлегә призлы урыннар яулаганым юк, шулай да, киләчәктә үземне күрсәтә алырмын дип ышанам. Ә әтиемдә тәрбияләнүче егетләр һәм кызлар республикада призлы урыннар яулый. Азнакай, Базарлы-Матак, Октябрьский кебек шәһәрләрдән Ютазы районына алтын, көмеш һәм бакыр медальләр алып кайталар. ”Ютазы таңы” район газетасы битләрендә әтиемнең исем, фамилиясен күрү аңарда тәрбияләнүчеләрнең уңышлары хакында уку миндә горурлык хисләре тудыра. Көрәш түгәрәгенә йөргән егетләр тәмәке белән дә “дуслашмыйлар”, чөнки көрәшер өчен киң итеп сулыш алырга кирәк. Әтиемнең төп таләбе шундый. Минемчә, ул безгә сәламәт яшәү рәвешенә өйрәнергә юнәлеш бирә, ихтыяр көчен тәрбияли. Укучылар белән ерак юлларга берничә көнгә ярышырга киткәндә ул үзенең һәр бала тормышы өчен җаваплы икәнен тоя. Әйе, кырыслык, таләпчәнлек, эшне җиренә җиткерә белү – әтиемнең эшендәге төп сыйфатлары.
Ә гаиләдә әтием икенче төслерәк. Минем әтигә ничә яшь бирергә була дисәгез, мин: ”Унсигез яшь“,- дип әйтер идем. Хәрәкәтчән, җитез, сүзгә шаян, йөзе көләч, кулы-алтын. Һәркемнең яраткан шөгыле була. Минемчә, әтиемдә бу шөгыльләр шактый күп. Тактадан матур бизәкле урындыклар, өстәлләр ясый. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш мул булып үсә. Әти тозлаган кыяр, помидорларны авыз итсәң- телеңне йотасың. Аның беркайчан да эшне хатын- кызныкына, ир- атныкына бүлгәне юк, армиядә хезмәт иткән ир кеше шундый була ул! Әнием әлеге вакытта читтән торып югары белем ала, ул чакта хуҗалыкны әти белән бергә алып барабыз. Шуннан чыгып, әтинең хатын-кызларга булган мөнәсәбәтен тоясыздыр.
Гаиләдә әти- әнинең җылы карашын, яхшы мөнәсәбнәтен тоеп яшәү безнең өчен бик рәхәт. Мин үземне бик бәхетле дип исәплим, башка яшьтәшләремнең дә тулы гаиләләрдә тәрбияләнүләрен телим.

Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"

Рисуем "Ночь в лесу"

Выбери путь

Рыжие листья

Барсучья кладовая. Александр Барков