• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Мин әниемә рәхмәтлемен

Опубликовано Махиянова Рузиля Миргазияновна вкл 16.01.2019 - 21:01
Махиянова Рузиля Миргазияновна
Автор: 
Киселев Данил

Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган республика конкурсында Данил үзен тәрбиягә алып, тәрбияләп үстергән әнисенә багышлап сочинение яза.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_niem_rhmtlemen.doc1012.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин әниемә рәхмәтлемен.

   Минем исемем –Данил. Мин үз әниемне бик хәтерләмим. Абыем Рөстәм сөйләве буенча, безне еш кына берүзебезне өйдә калдырып киткәннәр. Миңа якынча ике  яшь булган. Өйне җылытучы да, ашарга пешерүче дә булмаган. Абыем булдыра алганча, мине тәрбияләгән, еласам юаткан. Күршеләр ипи, сөт алып кергәннәр. Безне балалар йортына алып киткән көнне генә хәтерлим. Машина артыннан әнием озак йөгергән.

  Балалар йортында без әнине һәр көнне көттек. Килеп алып китәр дип өметләнә идек. Ләкин әни килмәде...

  Беркөнне безгә дә бәхет елмайды.Балалар йортына матур  бер апа улы белән килеп, безне үзләренә алып кайтып киттеләр. Абыем белән куркып калдык. Алда безне нәрсә көтәсен белми идек.

  Ә алда безне дус, тату, зур гаилә көтә иде. Әнием үзенең өч баласын тәрбияләп үстергән. Абыем Наил, Наилә һәм Зөлфия апа безне үзләренең бертуган энеләре кебек кабул иттеләр. Ә әнием дөньяда иң олы йөрәкле кеше икән. Аның исеме- Әлфия.Ул безне яратты,тәрбияләде, укырга, язарга өйрәтте.Акыллы киңәшләр бирде. Авырсак кайгырды. Дөньяда бары тик яхшылыклар гына эшләргә кирәклеген аңлатты.Әнием мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта.Эше бик авыр, эштән дә арып кайта, ләкин безне тәрбияләргә, укытырга вакыт таба. Без үзебез дә аңа булышабыз, өй җыештырабыз, кибеткә барабыз.

   Безнең гаиләнең үз традицияләре бар. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бөтенебез бергә җыелабыз. Әнием тәмле ризыклар пешерә, безгә бүләкләр бирә. Казан, Чаллы шәһәренә экскурсиягә бардык. Миңа бик ошады. Әлмәт шәһәре буйлап велосипедта йөрибез. Әнием  туган көнемә бүләк итте.

   Хәзерге вакытта әниемнең үзенең алты оныгы бар.Ял көннәрендә бергә җыелабыз, чәй эчәбез, тәмле ризыклар ашыйбыз. Энеләрем, сеңелләрем белән белән уйныйм. Абыем белән миңа шундый рәхәт була.”Луч” телекомпаниясеннән килеп, безнең гаилә турында видеосюжет төшерделәр.

   Күптән түгел минем тагы бер апам булды. Аның исеме- Лиана. Ул тугызынчы сыйныфта укый. Аның да әти-әнисе юк. Ә балалар йортына барырга теләмәгән. Әнием аны кызганды. Хәзер ул безнең белән яши. Менә шундый  киң күңелле, олы йөрәкле кеше ул минем әнием. Мин аны бик яратам. Әниемә сәламәтлек, озын гомер телим.Һәрвакыт аның сүзен, киңәшләрен тыңлыйм. “Тапкан ана түгел, ә үстергән ана,”- ди халык. Мин әниемә бик рәхмәтлемен. Аның кебек кешеләр күбрәк булсын иде дөньяда.


Поделиться:

Агния Барто. Сережа учит уроки

Сказка "12 месяцев". История и современность

Рисуем к 23 февраля!

Компас своими руками

Извержение вулкана