• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Риза Фәхретдин- олы әдип.

Опубликовано Махиянова Рузиля Миргазияновна вкл 16.01.2019 - 20:44
Махиянова Рузиля Миргазияновна
Автор: 
Насертдинова Э. Хуснетдинова Р.

Якташыбыз, галим һәм мәъгрифәтче Р. Фәхретдиновның иҗатын, мирасын өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon riza_fhreddin-oly_dip.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка на участие

Фамилия, имя, отчество

Насретдинова Эльмира Хафисовна

Хуснетдинова Раиля Равилевна

Фамилия, имя, отчество научного руководителя

Махиянова Рузиля Миргазияновна

Полное  наименование учебного заведения, класс

МАОУ- “СОШ № 17” г.Альметьевск,

11Б класс

Название работы

Р. Фәхреддин- олы әдип һәм педагог.

E-mail

mahiyanova.2011 @mail.ru

Телефон  участника

89172664917

89274704396

Телефон научного руководителя

( 88553) 45-77-71, 89179024701

Почтовый адрес научного руководителя

mahiyanova.2011 @mail.ru

Министерство образования и науки Республики Татарстан

ГАОУ ВПО « Альметьевский государственный институт

 муниципальной службы»

Всероссийский  конкурс “Лучшая работа по исследованию наследия  Р. Фахреддина”

Тема:

Р. Фәхреддинов –олы әдип һәм педагог

Эшләде:

Насертдинова Э.Х ,Хөснетдинова Р.Р.

Әлмәт шәһәре 17 нче мәктәп

 Фәнни җитәкче: Махиянова Р.М.

2013

  Эчтәлек:

1. Кереш.
         2. Тормыш юлы.

3. Риза Фәхреддин - педагог.

4. Риза Фәхреддин - олы әдип.

5. Йомгаклау.

6. Кулланылган әдәбият.

 

   XIX  йөз татар әдәбияты һәм мәдәнияте иҗтимагый фикер үсешендә борылыш чоры булып тора. Бу чорда Г. Курсави, Ш Мәрҗәни, К Насыйри кебек фикер ияләре, халкыбызның гомумкешелек мәдәнияте белән таныштыру өчен бөтен гомерләрен багышлаган мәгърифәтчеләр яшәгән. Алар һәртөрле эзәрлекләүләргә карамастан халыкка тугрылыклы булып калганнар. XIX  гасыр азагында остазларның гаять авыр, әмма катлаулы, күркәм эшен дәвам иттереп, Риза Фәхреддин  мәйданга килә. Р. Фәхредин – татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галиме һәм дин белгече. Бу шәхес үзенең хезмәтләрендә мәгърифәткә, тарихка, педагогикага карата  тирән мәгънәле фикерләрен язган. Ул безнең алда талантлы язучы һәм журналист буларак гәүдәләнә. Шулай ук аның хезмәтләрендә халкыбызның борынгы заманнардан алып XX  йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихы, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышы һәм иҗаты, мәктәп- мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихы, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләре тирән чагылыш таба.

  Р. Фәхреддин- туган халкы һәм башка төрки кардәшләребез өчен  өчен гаҗәеп  күп хезмәтләр башкарган бөек шәхес. Аның күпкырлы эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, бай һәм үлемсез мирасы бүген дә  халкыбызга хезмәт куя. Дин галиме буларак башкарган эшләренең кыйммәте  безнең үткәннәребезне барлар өчен генә түгел, ә бәлки барачак юлыбызны, кыйблабызны билгеләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Мәшһүр фикер иясе Г. Исхакый  аның хезмәтләре турында : “Риза хәзрәтнең хезмәте -  бары тик безнең өчен, Идел төркиләре өчен генә түгел, бөтен

төрки илләрнең  иминлеге, бөтен төрки халыкларның уртак мәдәниятләрнең саклануы өчен кирәкле булган бер хезмәт. Бу юлда Риза хәзрәт фикере, төшенчәсе, эше белән төркиче булган кебек, калдырган мирасы ягыннан  да уртак төркичелекнең мәгънәвилеген  яратучысы, сакчысы”,- дип яза.

Тормыш юлы.

   Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында, рухани гаиләсендә Кичүчат авылында дөньяга килә. Авыл хәзерге Әлмәт районы җирлегенә керә. Әнисе Мәһүбә абыстай була, әтисе авылда ахун булып тора. Авыл мәдрәсәсенең кечкенә сыйныфларын бетергәч, кечкенә Ризаны Кичүчаттан ерак булмаган элекке Чәшеле, хәзерге Лениногорск районына кергән Түбән Чыршылыдагы зуррак сыйныфлы мәдрәсәгә бирәләр.

  Чәшеле мәдрәсәсендә Риза зур тырышлык куеп гарәп, фарсы, төрек телләренә өйрәнә. Аның тел өйрәнү сәләте биредә нык формалаша. Зуррак сыйныфларда укыганда, ул үзе яңа уку программаларын үзләштерә. Соңгы сыйныфларда аңа түбән сыйныфларга дәрес бирү өчен мөгаллимлек вазыйфасын да ышанып тапшыралар. Шул вакытта ул иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. Китаплар күчерүне яратып башкара. Мәдрәсәне тәмамлагач, аның сәләтенә өлкән мөгаллимнәр игътибар итә. Соңгы сыйныфта Риза имамлыкка имтихан тота. Яхшы уку аңа имамлык дәрәҗәсе алырга мөмкинлек бирә. Мәдрәсәдә аны "Риза хәлфә" дип атыйлар. Шул чорда аның беренче китабы "Әт-төхфәт әл-әнисия" исемле була. Ул 1887 елда басылып чыга.

1891 елда Уфага күчеп, Фәхреддин зур тормыш юлына аяк баса. Зур-зур фәнни хезмәтләр яза башлый. Аның иң зур хезмәтләренең берсе "Асар" ("Эзләр") исемле. Әдәби әсәрләр язуга да зур әһәмият бирә, тәрбия темасын чагылдырган ике зур әсәре - "Сәлимә" һәм "Әсма" повестьлары.

1906 елда Р. Фәхреддин казыйлыкны ташлап, журналистика эшенә күчә. Тиздән Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсен җитәкли һәм анда дәресләр бирә. 1908 елда "Шура" журналы чыгарыла башлагач, аның мөхәррире булып Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә.Бер үк вакытта биредә нәшер ителә торган "Вакыт" газетасына да языша. 1918 елны "Шура" журналы чыгудан туктый. Р. Фәхреддин үзе теләмәсә дә, ризалыгын да сорап тормыйча, аңа Диния нәзарәтендә мөфтилек вазифасын йөклиләр. Шуның өчен ул Уфага күчеп килә. Биредә ул үзенең гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөфти булып тора.

Гомеренең соңгы елларын ул бик авыр шартларда, нык кысынкы тормышта үткәрә. Аңа төрле чикләүләр кертелә. Бары яше олы булу сәбәпле генә репрессия корбаны булмыйча кала.

Бу вакыйгаларны галим бик авыр кичерә, аның сәламәтлеге нык какшый. Ризаэддин Фэхреддин 1936 елның 12 апрелендә вафат була. Уфада татар зиратына күмелә.

 Риза Фәхреддин - педагог.

  Башта ук шуны әйтик, Фәхреддин уку-укыту методларын камилләштерүгә күп көч куя. Балаларны тәрбияләү мәсьәләсенә карата күпсанлы китаплар, дәреслекләр төзи. Балаларны тугач та тәрбияли башларга кирәк дигән карашларын тота. Шул максат белән "Тәрбияле хатын" һәм "Тәрбияле ана" дигән хемәтләрен яза. Әлеге дәреслекләрдә ананың гаиләдәге роле, бала тәрбияләүдә, җәмгыять алдындагы җаваплылыгы бәян ителә, төрле холыклы балалар белән эш итүнең ысуллары яктыртыла.

  Автор шулай ук балалар белән һәрвакыт гадел булырга, аларның алдау гадәтләрен кисәтергә, җен-пәриләр белән куркытмаска киңәш бирә. Китапта чисталыкның, туклану режимының роле, салкын тию авырулары, кием-салым, аяк-киеме һәм башкалар турында киңәшләр, кызыклы фикерләр китерелә.

  Өлкәнрәк шәкертләр өчен ул үзенең "Шәкертлек әдәбе" дигән дәреслеген яза. Анда автор әхлак, этика, эстетик тәрбия төшенчәләрен киң яктырта. Фәхреддин "Шура" журналында үзенең уку-тәрбия темасына караган байтак кына мәкаләләрен бастыра. Кыскасы, Р. Фәхреддин хезмәтләрендә яшь буынны укыту, тәрбияләү мәсьәләләре зур урын алып тора. Ул шул өлкәгә караган 70тән артык махсус хезмәт язган. Шуларга тагын газета-журналларда басылган мәкаләләрен дә өстәргә мөмкин.

Ризаэддин Фәхреддин - олы әдип.

  Уфа Фәннәр академиясенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Р. Фәхреддин архивының "Кырык җиденче әңгәмә" дип исемләнгән булегендә моңа кадәр укучыга билгеле булмаган, үз вакытында басылырга өлгермичә кулъязма хәлендә калган өч повесте саклана: "Сәлимә" һәм "Әсма" повестенең дәвамы рәвешендә язылган "Сәяхәтнамә" дим аталган повесте һәм шунда ук маҗаралы вакыйгаларны эченә алган "Каһарман Катил" һәм "Нәсимәнең хатирә дәфтәре" повестьлары саклана. Моңа кадәр "Сәлимә" һәм "Әсма" повестьларын профессор Мөхәммәт Гайнуллин бүгенге шрифтка күчереп бастырган иде. Патша цензурасы бу повестьнең кайбер өлешләрен төшереп калдыра.

  Р.Фәхреддин үз повестьларында тәрбияви-әхлакый темаларына киң планда яктыртып, үзебезнең тәрбия ысуллары үзебезгә үк шифалы яңгыр кебек иң кирәкле чара булуын искәртә. Әхлакның иң камил ноктасы булган тәрбия темасын яктырткан мондый әдәби әсәрләр бүгенге әдипләребездә юк дәрәҗәсендә аз. Шулай итеп, Р. Фәхреддин әдәби әсәрләрен үзенең  тәрбияви көчен бүгенге көн өчен дә ярарлык итеп иҗат иткән.

       Халкына, иленә, фәнгә бөтен гомерен багышлаган галим Р. Фәхреддиннең күпкырлы фәнни эшчәнлеге милли тарихыбызны өйрәнү өчен гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Аның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә әле күп эшлисе бар. Мондый шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү- төп бурычларыбызның берсе. Күп еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Без, яшь буын, бу мирасны, байлыкны кадерләп саклап, югалтмыйча сакларга тиеш.

Кулланылган әдәбият:

1.   Абзалова-Сәлманова Р.Т. Иманлы төбәк җәүһәрләре.- Казан: Сүз нәшрияте, 2008.

2.Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-                          хрестоматия. Төзүчесе: Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “    Школа”, 2005-272 б

3. Мәрдәнов Р., Миңнуллин Р., Рәхимов С. Ризаэддин Фәхреддин. Фәнни-биографик җыентык.-Казан: Рухият, 1999


Поделиться:

Ломтик арбуза. Рисуем акварелью

Рыжие листья

Астрономический календарь. Май, 2019

Философские стихи Кристины Россетти

Растрёпанный воробей