Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан язылган мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
Без онытмыйча яшибез! | 18.09 КБ |
Без онытмыйча яшибез!
Быел халкыбыз Бөек җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтте. Авылларда, районнарда, шәһәрләрдә бик күп кешеләр бәйрәм тантанасында катнашты. Без - Сауш төп мәктәбе укучылары да - әлеге чарадан читтә калмадык. Кулыбызга төрле төстәге шарлар, чәчәкләр һәм сугышта катнашкан бабаларыбызның фотоларын тотып, мәктәп янында урнашкан мемориаль такта каршына митингка чыктык. Бәйрәмгә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар, шулай ук бакча балалары, читтән кайткан кунаклар да килгән иде. Көне дә бик матур, күктән кояш елмая, салмак кына җылы җил биттән иркәли. Күңелләрдә бәйрәм рухы да, җиңү тантанасы да, ниндидер моңсулык һәм сагыш та бар.
Кызганычка каршы, авылыбызда сугыш ветераннары калмады инде. Авылыбызның соңгы ветераны – Рифкать абый да - безнең арабыздан китеп барды. Без аңа классыбыз белән барып, йорт эшләрендә булыша идек, кыш көннәрендә капка төбеннән кар көрәргә ярдәм иттек. Өйләрен җыештырып, үзе турында сөйләгән истәлекләрен тыңлый идек. Менә ул сөйләгәннәр буенча язып алаганнардан.
Рифкать абый Мәрьям апа белән Мифтах абый гаиләсендә алтынчы бала булып 1926 елның 2 нче августында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләләрендә җиде бала арасында малайлар да, кызлар да була. Берсен-берсе уздырып, таза-сау егетләр үсеп, ишле балалы гаиләдә матур гына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Рифкать абыйның абыйлары - Барый, Гомәр, Кадыйр - сугыш башлануга, бер-бер артлы Ватанны сакларга китәләр. Иң олы абыйсы - Кашаф сугышка кадәр үк үлгән. Ул сугымчылык эше белән шөгыльләнгән. Барый абыйсы Кавказда хезмәт итә һәм Җиңү көнен каршы алу бәхетенә ирешә. Кадыйр абыйсы 1920 елда Казан шәһәре Ленин район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның 17 нче августында һәлак булган. Калуга өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Гомәр абыйсының кайда күмелгәнлеге билгесез. Аның 1940 елда Танковая частьтә хезмәт иткәнлеге билгеле.
Әтиләре дә 1943 елда авырып вафат була. Әнисе Мәрьям тумышы белән Теләче районы Сауш авылыныкы. Ничә балага гомер биргән ана, иренең үлеменнән соң авырып, урын өстендә кала. Бик авыр еллар була ул. Сеңлесе Флүрә дә, авызы кутырлап, ашый алмыйча, ачтан үлә.
1943 елны Рифкать абыйны армия хезмәтенә алалар. Менә шуннан сугышка кереп китә 16 яшьлек егет. 1946 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында миномётчы булып хезмәт итә. Аннан соң Мәскәүдә җиде ел парад дивизиясендә хезмәт куя. 1953 елда Казанга кайта. Сугыш беткәндә, алар Герман җирендәге бер авылда булалар.
Сугыштан соң да Рифкать абый армия сафларында хезмәт итә. 1946 елда әниләренең үлгән хәбәрен алгач, туган ягына кайтып килергә дигән ният белән юлга чыга. Ул елларда Германиядән безнең якларга сугыштан соң калган әйберләрне ташыйлар, поездлар буш йөрми торган була. Ләкин ялны да аңа чикләп, ун гына көн бирәләр. Шулай да яшь егет югалып калмый, тормышына куркыныч янавына карамыйча, поездның арткы тотынгычына эләгеп кенә, юлга чыга. Берничә чакрым үткәч, инде бик нык туңганнан соң, кулларының хәле китә башлагач, аны күреп алып, кондуктор аны тамбурга кертә. Поезддан төшереп калдырмасын өчен, Рифкать абый үзенең паегын кондукторга бирә. Шулай итеп ул әнисен соңгы юлга озатырга кайта. Яллар озак бармый, Рифкать абый яңадан хезмәтенә әйләнеп кайта. Яшьлегенең иң матур, рәхәт чорын дәхшәтле сугыш еллары урлый. Сугыш беткәннән соң да хәрби хезмәттән китә алмый ул. Ун ел чит җирләрдә ил алдында бурычын үтәгән егет туган якларына әйләнеп кайта. Туган якка кайттың дип кенә, аны беркем дә колач җәеп көтеп тормый. Сугыштан соңгы тормышлар авыр заманда, апасы янына кайтып сыена ул. Эш таба алмый, тормышын җайга сала алмагач, ул 1954 елда Ташкентта яшәүче туганнарына юл тота. Язмыш җилләре аны шунда илтеп ташлый, шунда ул тормыш кора. Рәссамлык сәләте булган егетне уку кенәгәсе булмау сәбәпле, башта бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Үзенең иҗат эшләрен күрсәткәч кенә, аның сәләтле булуын белеп алалар. Шулай итеп Ташкент якларында төпләнеп кала ул. Ләкин туган якларын сагынып, гаиләсе белән янәдән туган ягына кайта.
1942 елда 16 яшендә Рифкать абый эшкә керә. 1943 елның 4 ноябрендә аны армиягә алалар. Ул Горький өлкәсендә техкурслар үтә, соңыннан Брянск өлкәсе урманнарына җибәрәләр. Анда аларга яңа төр техника коралларында эш итәргә өйрәтәләр һәм мотоцикл бирәләр. Өйрәнүләр үткәч, Балтыйк буенча Калиниград шәһәренә күчеш ясыйлар. Шунда Рифкать абый беренче тапкыр сугышка Польша территориясендәге Данциг шәһәренә кереп китә. Данциг, Дынцк җирләрендә сугышалар, Кёнигсберг җирләрен дошманнардан азат итүгә ирешәләр. Шатлыклы сугыш бетү хәбәрен Рифкать абый Берлиннан ерак түгел бер авылда кизү торганда радио аша ишетә. Ул көннәрне ул ракеталардан салютлар ату, төрле яктан яңгыраган җиңү авазлары белән хәтерендә саклап калган. Сөенечле хәбәрләрдән соң, аларны Германиядән Брестка озаталар, аннан расформировать итеп, Мәскәүгә җибәрәләр. Анда Рифкать абый дәүләт парад дивизиясендә катнаша. 1946-1953 нче елларда Мәскәүдә хезмәт итә. Ул барлыгы ун ел хәрби хезмәттә була. Шуннан соң гына Рифкать абый Казанга әйләнеп кайта.
“Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар...”- дип җырлана җырларда.
1941 елда Бөек Ватан сугышына Сауш авылыннан 273 кеше алынган, аларның 56 сы хәбәрсез югалган, 155 е сугышта һәлак булган, бары тик 62 се генә туган авылына исән-сау әйләнеп кайта алган.
Быелгы митингта сүз тыл ветераннарына бирелде. Алар арасыннан Суфия апа Шәрипова үзе бәләкәй вакытларда булган хатирәләр белән уртаклашты, тормышның авыр вакытларын искә төшереп, балаларга гыйбрәт итеп сөйләде. Әлфинур апа авылыбыздан чыккан шагыйрь Җәүдәт абый Мөхәммәтшин иҗат иткән шигырьне укыды. Калган кунаклар да уй-теләкләрен җиткерделәр. Дөньяларыбызның тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләделәр.
Алмаз Мәхмүтов, Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Три коробки с орехами
Рождественский венок
Цветение вишни в лунную ночь
Акварельные гвоздики