Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган шигырь.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.21 КБ |
Дөньялар булсын тыныч
Бүген бөек Җиңү көне!
Халкым итә тантана.
Аяз күктә ак күгәрчен оча,
73 ел тыныч таң ата.
Ветераннар салмак кына
Һәйкәл каршына килә.
Ятып калганнар истәлегенә
Чәчәк бәйләмнәре сала.
Сугыш кайтавазы булып чыңлый
Түшләрендә орден-медальләр.
Күңелләрдә булган сагышларны
Килер буыннарга сөйләрләр.
Искә алыйк үлеп калган,
Хәбәрсез югалганнарны.
Еллар үтсә дә аналар –
Көтәләр бит аларны.
Авыр сугыш, кан коюлар
Беркайчан кабатланмасын!
Аналарның, сабыйларның
Күз яшьләре инде таммасын!
Дөньялар тыныч булсын,
Бәхетле сабыйлар тусын,
Күктә кояш балкысын,
Беркайчан сугышлар булмасын!
Ачы күз яшьләре таммасын!

Золотая хохлома

Шум и человек

Земля на ладонях. Фантастический рассказ

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью

В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое