Балалар өчен язылган хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
Кошлар турында хикәя. | 13.58 КБ |
Сыерчык
(Хикәя)
Гаилә булып бергә яшәүнең рәхәтлеген һәркем белә. Кешеләр генә түгел, хайваннар, кошлар да бер-берсенә тартылалар. Үзара дус-тату булып бергә яшәр өчен, үзләреннән соң балалар калдырыр өчен алар да тырыша икән.
Үткән язда миңа сыерчыкларны күзәтергә туры килде. Бакча, абзар-кура кыегына беркетелгән ояларны гел күзәтү мөмкин булмаганга, яңа гына ясалган сыерчык оясын минем кухня тәрәзәсеннән дә яхшы күренә торган җиргә - гараж түбәсе кырыена беркетәсем килде. Әтинең аны кагып куярга гел генә дә вакыты, җае чыкмады да чыкмады. Шунда без бу эшне энем белән икебез башкарырга булдык. Ул баскычны селкенми торган итеп тотып торды, ә мин, тырыша-тырыша, чүкеч тотып һәм иң өстәге басмага басып, өч кадак белән ояны кагып төштем. Әлбәттә, без бу эштән бик канәгать калдык, һәм энем дә, үзем дә һәр көнне, вакыт чыккан саен, чиратлап, кошлар ояга очып килүне күзәттек. Көннәрдән бер көнне энем, шатлык белән тулы елмаюлы йөзен балкытып, мине тәрәзә янына чакырды. Безнең оябыз янындагы түбә кыегына бер сыерчык кунган иде. Әнә, тагын берәү килеп кунды...
Алар һәр көн саен диярлек ояга шатланганнарын күрсәттеләр. Без дә бик шатландык. Димәк, сыерчык оялаячак һәм балалар да чыгарачак!
Язгы кояшлы көннәр салкынча, җилле көннәр белән чиратлашып торды. Э бер көнне без энем белән оя беркетелгән колганың көчле җилдә бик нык тирбәлүен күрдек. “Төшеп китмәсә ярар иде, апа!”- дип, энем минем борчылуларымны тагын да көчәйтте.
Ә беркөнне...ишегалдына аяк басуга, шундый хәл күрдек: колга урыны буш, гараж кырыенда, почмакта, сыерчык оясы аунап ята, ә ана сыерчык, түбә кырыена басып, бик тә кызганыч тавыш белән үзенчә “кайгыра” иде...Минем, кошларны кызганудан, йөрәгем кысылып куйды. Оядагы үлгән дүрт сыерчык баласы аеруча кызганыч иде. Үлгән балаларны оя тишеменнән җиргә кагып төшергәч, мин, бик кадерләп, аларны күмеп кайттым. Энем гел минем янда булды. Без инде әтидән чистартылган ояны әйбәт итеп, яңадан кагып куюны үтендек. Безнең бер-беребезне бүлә-бүлә, еларга җитешеп сөйләүләребездән соң әти, бар эшен ташлап, сыерчык оясын яңадан беркетте. Без, түземсезлек белән, ояга кошларның кабат килүләрен көттек. Тик күрше апа, бик белгән кыяфәттә, безгә: “Бер язда кошлар бер генә тапкыр бала чыгара, ай-Һай, килерләр микән кабаттан”,- дип сөйләнде. Аның сүзләренең дөрес булмавын теләдек без энем белән. Ояны күзәтүләребез туктап тормады. Тиздән хәрәкәтчән, яшькелт-кара бер сыерчык, чынлап та, оябыз тирәсен үз итте. Без аның ояга чыбыкча ташуын үз күзләребез белән күреп сөендек. “Димәк, ояны әзерли сыерчык, кабат йомырка салыр, утырып чыгарыр,”- дигән өмет безгә кереп урнашты! Вакытлар үткән саен, бу өметебез ныгый гына барды.
Инде җирләр ачылып, ишегалды кипшерә башлаганда, без оя тишемендә авызын ачып торган кош баласына җим ташып ашатучы сыерчыкны күргәч, шатлыгыбыз эчкә сыймады. Күрше апасына да, мәктәптә классташларыбызга да көтеп алынган бу сөенечебезне кат-кат сөйләдек без.
Ана сыерчык баласын еш ашатты. Баласы бер дә туймас кебек тоелды безгә. Ул шулай булырга тиештер дә инде: аңа үсәсе, ныгыйсы бар ич!
Берникадәр вакыттан соң оя, аның тирәсе тынып калды. Без күрмәгәндә ана сыерчык баласын очарга өйрәткәндер һәм каядыр алып киткәндер, күрәсең. Шундый фаразлар белән сөйләшеп, тынычланып, без энем белән бу хәлләрдән бик канәгать калдык. Ояны ясату да, авырлыклар белән аны беркетү дә бушка китмәде бит, безнең сыерчык оябыз бик кирәкле , файдалы “өй” булып хезмәт итте!
Тик икенче тапкыр ныклап беркетелгән ояга килүче кошыбыз балаларын югалткан шул ук сыерчык идеме, әллә яңа кошмы, безнең өчен бу бер табышмак булып калды...
Галия Садриева, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Рисуем осенние листья
Большое - маленькое
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Сказка про Серого Зайку
Яблоко