Җирле шагыйрәбез иҗаты буенча
Вложение | Размер |
---|---|
npk._s._gyylmetdinova_izhaty_shigaeva.docx | 34.92 КБ |
Муниципаль казна учреждениесе
"Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе"
Алабуга муниципаль районы
муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе “1 нче гимназия”
"Эзләнү һәм иҗат"
Укучыларның муниципаль фәнни-гамәли конференциясе
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ СЕКЦИЯСЕ
С.Гыйльметдинова иҗатында
Чулман гидронимының кулланылышы
Фәнни эш
Башкарды:
1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф
укучысы Шигаева Алёна
Фәнни җитәкче:
1 нче гимназиянең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Ильдарханова
Зимфия Миннәхмәт кызы
Алабуга, 2017 нче ел.
План.
Кереш.
Кереш.
Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне аңлап бетермичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син үзең – тормыш. Халкыбызның еш кулланыла торган “Елгам минем – аллам минем”, “Елгаларым – тормыш тоткаларым” дигән мәкальләре дә суны илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылауны күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алган зур елга ярларына салганнар. Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар үтәгән. Шагыйрь рухлы кешеләр елга, чишмәләргә мәдхия җырлаган. Шундый шәхесләрнең берсе – Менделеев шәһәрендә туып, Алабугада укыган, озак еллар Баулыда эшләгән шагыйрә Саимә Гыйльметдинова. Шигъри әсәрләрдә тел мөмкинлекләре белән аеруча сак, аеруча оста эш итә белү таләп ителә. Әсәрдәге һәр сүз үз урынында булырга, текстта билгеле бер вазыйфа башкарырга тиеш. Бу яктан әдәби әсәрнең сүзлегендәге топонимнарның ролен дә онытырга ярамый. С.Гыйльметдинова иҗатына нисбәтле рәвештә татар тарихында, икътисади үсешендә зур роль уйнаган елга атамасы – Чулман гидронимы кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү актуаль булып тора, шигырьдән шигырьгә кабатланып килгән әлеге гидроним изге су лейтмотивына әйләнә.
Минем фәнни эшемнең темасы - "С. Гыйльметдинова иҗатында Чулман гидронимының кулланылышы". Теманы өйрәнү буенча рус һәм татар тел гыйлемендә Р.Агеева, Ф.Гарипова, Г.Саттаров һәм башка галимнәр зур өлеш кертәләр. Әмма С.Гыйльметдинованың шигъри иҗаты материалында гидронимнарның кулланылыш үзенчәлеген өйрәнгән хезмәтләр әлегә юк.
Фәнни эшнең максаты – С.Гыйльметдинова әсәрләрендә Чулман гидронимының кулланылыш үзенчәлекләрен һәм тексттагы вазифасын ачыклау.
Эшне башкару өчен, түбәндәге бурычлар куелды:
Эшне башкару дәвамында тасвирлама, әдәби анализ ясау кебек методлар кулланылды.
Татарстан республикасының үзәгендә ике зур елга - Идел һәм Чулман бергә килеп кушыла. Мин армый-талмый, ак күбекләр уйната – уйната, куе урманнар, биек тау итәкләреннән, матур әрәмәләр арасыннан, җәелеп торган иксез-чиксез тигез җирләрне иңләп агучы мәһабәт Чулман елгасы буенда урнашкан Алабуга шәһәрендә яшим. Чулманның олугъ елга, ягъни тирән һәм зур су икәнлеген татарның “Чулманны чуманга утырып кичмиләр” дигән мәкале ачык күрсәтә. Чулман иделе дип татар халкының бабалары Кама елгасын атапйөрткәннәр.
Татар халкы тарихын күп фактларга, язма чыганакларга таянып, объектив итеп өйрәнүгә зур өлеш керткән Казан университеты профессоры С.М.Шпилевский Чулман атамасын болгарларның чулматы дип аталган бер кабиләләре белән бәйләп карый, Чул(ым)ан суы янында яши торган чулыматылар.
Чулман тирәләрендә бик борынгы заманнардан бирле яшәгән фин-угор халкы – мариларның бабалары да бу атаманы үзгәртмичә диярлек Шолман дип атаганнар. Галимнәр фикеренчә, елга һәм су чыганаклары атамалары башка географик берәмлекләр исемнәре белән чагыштырганда борынгырак дип исәпләнелә. Мариларның фин-угор бабалары әлеге елгага үз телләренә нигезләнеп атама куша алмаганнар, борынгыдан кулланылып килгән әзер төрки атаманы гына әйләнешкә кертеп җибәргәннәр. Бу факт Чулман тирәләрендә яшәгән төрки халыкларның тамыры бик борынгы чорларга барып чыгуын раслый. Чулман дип аны Көнбатыш Себер якларыннан килгән, үзләре формалашкан киң җирлекләрдә күченеп йөргән төрки халыклар әйткән, болгар төркиләре кабул иткән. Алтын Урда дәверендәге төркиләр өчен ул бер бөтен елга итеп каралып, Идел дип йөртелгән.
Чулман агышы - безнең йөрәк тибешебез, яр буйлары – газиз туган туфрагыбыз, атамасы бабаларыбыз истәлеге, алар белән безне тоташтыра торган хәтер күпере. Чулман – халкыбыз тарихы, үткән заманнарныңданлы сәхифәсе. Ул һәрвакыт безнең телебездә, җырларыбызда, хәтеребез түрендә һәм авыз иҗатыбызда. Мисалга “Идегәй” дастанын алыйк. Чулман исеме дастанда кат-кат кабатлана.
...Сарай белән Болгарның,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Без дә анда булаек...[1]
Чал тарихка барып тоташа торган мондый атамалар – язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, башка иҗат әһелләрен яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга рухландыралар, җырлар әдәби әсәрләр исеме булып буыннан-буынга күчәләр һәм үлемсезлеккә, мәңгелеккә юл яралар.
Язучы Э.Касыймов үзенең романын “Чулман – оныклар дөньясы” дип атаган. Бабалар тормышын бизәп торган Чулман оныкларга да һич хыянәтсез, игелекле ярдәм итеп яшәвен дәвам итә.
Чулман – зур сынаулар үткән тарихи елга. Халык күңелендә Чулман һәрвакыт Идел белән бергә йөри. Нурихан ага Фәттахның “Итил суы ака торур” дигән романында Идел, Чулман янәшә куела, җир-су, урман, Идел, Чулманга һәм төрки халыкка менә болай дип җырлана:
... Ил-көн биргән тәңребезгә
Атак! Атак!
Җир-суларга, урманнарга
Атак! Атак!
Бөек Чулман, Ителемә
Атак! Атак![2]
Халык, милләт язмышын, аның тарихи йөзен чагылдырган әсәрләр төбәгебездә иҗат итүче шагыйрьләр иҗатында да зур урын ала. Чулман буенда урнашкан Алабуга шәһәре – үзе үк тарих көзгесе. Кайсы гына өлешенә тукталсаң да, анда шәһәрнең асылын ачучы истәлекле урыннар, тарихи вакыйгалар булган корылмалар, һәйкәлләр урнашкан.
Шәһәребездә “Чулман” исемендәге әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе эшләп килә. Бу берләшмә үз эченә төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне, язучыларны, композиторларны ала. Аларның иҗаты аша без матурлыкны тоярга һәм сакларга, тарихыбызны онытмаска, тәрбияле һәм шәфкатьле булырга өйрәнәбез. “Чулман”лыларның шифалы дулкыннары күңелләребезгә илһам өсти, шәһәребез белән горурланырга ярдәм итә.
Саймә Гыйльметдинова - әдәбият-сәнгатькә кечкенәдән үк тартылып, тирән эчтәлекле, образларга бай, тематик яктан төрле һәм бүгенге көн өчен мөһим булган әсәрләр иҗат итә. Шагыйрәләр арасында ул Чулман гидронимын иң күп кулланган шагыйрә булганга, мин аның иҗатына тукталдым.
Саймә Гыйльметдинова иҗатында бөек Болгар дәүләте, борынгы бабаларыбыз - болгарлар турында күп мәгълүмат бирелә. Чулман гидронимы бу шигырьләрдә борынгы бабаларның яшәгән урыннары итеп сурәтләнә. Чулман белән Идел янәшә куела.
Идел белән Чулман култыгында
Сокландырып бик күп илләрне
Чәчәк аткан Бөек Болгар иле
Гөл бакчага күмеп җирләрне.[3]
“Халкыбызның ачы язмышы” шигырендә дә Чулман буйларында яшәгән болгарларның тормышы, көнкүреше, үткәне турында бәян ителә, халкыбызның ачы язмышын чагылдырган тарихи вакыйгалар сурәтләнә.
Күңелләрне сафландырырга теләп, йөрәк түрләренә юл салып яңгыраучы моңлы Азан да Чулман ярларына барып сарыла.
Чулманның үзенә багышланган шигырьләргә аеруча да басым ясыйсы килә. С.Гыйльметдинованың “Чулманда таң ату”, “Ак дулкыннар чайкала” кебек шигырьләрендә Чулман елгасының серлелеге, матурлыгы, илһам чыганагы, тарих авазы булуы ассызыклана.
И, Чулман! Горур чал ярларың
Үзең белән бирәк пар икән
Тик шикләнәм, синең гүзәллеккә
Тиңдәш елга тагын бармы икән?![4]
Әй,Чулмансу, күпме серләр
Синең борылышыңда!
Гасырлар авазы яңгырый
Дулкыннар кагышында.[5]
Табигать язмышы, аның матур киләчәге һәркемне борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Кеше белән табигать аерылгысыз. Шагыйрә иҗатында табигатьне саклауга аеруча игътибар бирелә. “Кара алтын” агып җир - суларга” шигырендә сулыкларның пычрануы, яшеллекнең сулуы, тереклекнең тилмерүе нефть табу вакыйгасына бәйләп аңлатыла. Чулман башка елгалар белән беррәттән, телгә алына, аның да ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге әйтелә.
Язгы ярсу ташулар башлангач,
Ык, Зәй, Чулман ага каралып.
Кара елан кебек су өсләрен
Каплап уза нефть, таралып.[6]
Бу проблема “Агыйделдә тагын афәт” шигырендә дә дәвам иттерелә.
Агыйдел “сәлам”е булып төшә
Фенол – агу, өтеп Чулманны;
Тетрәндереп бик күп йөрәкләрне,
Хәвеф белән чолгап елганы.[7]
Җир – Ананың, табигатьнең гүзәллеген тоеп, аның илаһи көче алдында баш иеп, гүзәллеккә, гаделлеккә омтылу Кешедә нинди көч, дәрт уята?! Шуңа күрә шагыйрә еш кына үзенең күңелендәге хис-кичерешләрен, шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен тарату өчен, табигатькә эндәшә.
Көч алам мин басу-кырларымнан
Анда үскән тук башаклардан.
Сызылып аткан җәйге алсу таңнан,
Шат елмайган көмеш чыклардан;
Горурлыгын тоям чал Чулманның,
Зур тарихлы сабыр тауларның.
Чулмансуга багып, уйга талган
Зифа буйлы бөдрә талларын.
Әйе, шагыйрәбез Саймә Гыйльметдиновага динебез, телебез, милләтебезнең язмышы тынгылык бирми. Табигатьнең киләчәге уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа да ул үз укучыларын шәфкатьле булырга чакыра. Ә инде борынгы, бай тарихлы Чулман елгасы үзенең серлелеге, матурлыгы белән күпләргә бетмәс-төкәнмәс илһам, яшәү дәрте биреп торачак!
Татарстан Республикасының картадагы сурәтен чабып барган тайга ошаталар. Бәлки мондый охшашлыкта тирән мәгънә ятадыр: бары үтеп чыга алмаслык урманнары, җил-давыллардан саклаучы тау-калкулыклары, яшәү көче, яшәү яме биргән елгалары булган дәүләт кенә уйнак тай рәвешендә күзаллана аладыр ул. Әйе, табигать – безнең олы байлыгыбыз. Елга-суларга бай Татарстанда аеруча әһәмиятлеләр рәтендә билгеләнгәннәре арасында чал тарихлы Чулман елгасы да бар. Еллар, гасырлар узган, бер чор икенчесен алыштырып, дөньялар, фән, мәдәният үскән-үзгәргән, күпгасырлык тарихның чал шаһиты – Чулман исә элеккечә ага бирә, шагыйрьләрне уйландыра, илһамландыра. Туган төбәгебезнең талантлы шагыйрәсе С.Гыйльметдинова иҗатында да Чулман образы еш урын ала. Чулман – шагыйрә өчен соклану объекты, горурлык чыганагы. Бер шигырендә ул аңа тиң елга булмавын ассызыкласа, икенчесендә Идел – Чулман култыгында җәйрәп яткан Бөек Болгарны искә төшерә. Әмма шагыйрә үткән белән горурланып кына калмый, бүгенге һәм киләчәк турында да кайгырта. Бүгенгебездә исә шунысы аянычлы: фән-техника, нефть cәнагате, завод-фабрикалар үсеше Чулманга да тискәре йогынты ясый, суларын агулый. С.Гыйльметдинованың чаң сугуын ишетсәк иде, тарихыбыз шаһите, яшәү чыганагы булган елгаларга карата сакчыл булсак иде! Әлбәттә, әлеге проблеманың чишелеше шәхсән һәр кеше гамәленә дә, дәүләт сәясәтенә дә күп дәрәҗәдә бәйле. 2017 – экология елында елгаларга карата игътибарыбыз фән һәм әдәбиятта да, сәнәгатьтә дә артыр, дип ышанасым килә, проблемага игътибар иткәне өчен С.Гыйльметдинова алдында баш иясем килә.
Кулланылган әдәбият.
[1]Идегәй. Татар халык дастаны. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1994.- 124.
[2]Н.Фәттах.Ител суы ака торур. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980. - 28б.
[3]Саймә Гыйльметдинова.Шомырт чәчәк атканда. Шигырьләр һәм җырлар.- Алабуга, 2002. – 5-6 б.
[4]Саймә Гыйльметдинова.Чишмә җырлый. Шигырьләр, җырлар, мөнәҗәт һәм бәет. - Алабуга,1999. – 66 б.
[5]Саймә Гыйльметдинова.Чишмә җырлый. Шигырьләр, җырлар, мөнәҗәт һәм бәет. - Алабуга,1999. – 67б.
[6]Саймә Гыйльметдинова.Чишмә җырлый. Шигырьләр, җырлар, мөнәҗәт һәм бәет. - Алабуга,1999. – 54б.
[7]Саймә Гыйльметдинова.Чишмә җырлый. Шигырьләр, җырлар, мөнәҗәт һәм бәет. - Алабуга,1999. – 56б.
Что есть на свете красота?
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Рождественский венок
Снеговик
Чья проталина?