• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әкият

Опубликовано Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы вкл 27.05.2019 - 22:15
Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы
Автор: 
Хаҗиева Таңсылу

Әкият жанрында иҗатын башлаган Таңсылу уңышлар юлдаш булсын!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hazieva_kiyat.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕЛЕН ЙОТКАН ЧУЕР

   Эссе кояш кыздырган, җилсез-яңгырсыз көннәрнең берендә Мадагаскар утрауларында бер кәлтә елан дөньяга килгән. Дуслары аңа Чуер кушаматы биргәннәр. Чуерның тирә-юне тропик урман булганлыктан, ул көннәр буе агачтан-агачка, куактан-куакка сикереп йөргән. Бары тик тамак ялгарга кирәк булганда гына ул үз корбанын көтеп сәгатьләр буе хәрәкәтсез калган.

   Шулай бер ваемсыз, тәмле бөҗәкләр, күбәләкләр белән тукланып, җылы кояш нурларында иркәләнеп яткан көннәрнең берендә Чуер зур бәлагә тарыга. Чираттагы корбаны белән бергә ул телен дә йота. Чуер өчен бу зур фаҗига була.

   Аның хәсрәтен белеп алган күршесе Лемур: тирә-юньдә һәммә җан иясе ишетерлек итеп:

“Чуер телсез калган,

Чуер телсез калган.

Дуслар, түгел ялган,

                                                 Чуер телсез калган!”- дип кычкырып җырлап утыра икән. Чуер мескеннең киресен исбат итәргә бер җае юк икән.

   Лемурның җырын ишетеп алган дөньяның иң матур күбәләкләренең берсе булган Ефәкҗан, канатларын киң җәеп, әлеге хәбәрне һәр тарафка очырган. Шул рәвешле Лемурның җыры яңгырамаган көн юк икән.

“Чуер телсез калган,

Чуер телсез калган.

Дуслар, түгел ялган,

Чуер телсез калган!”

Көн артыннан көн үтә, бөҗәк тотарга теле булмаса да, Чуер югалып калмый, төрле җимешләр белән тамагын туйдыра. Аның күршеләре - Лемур белән дә, Ефәкҗан белән дә дуслыклары бетә. Ул үзенә яңа дуслар таба. Алар Бикә кушаматлы бака һәм Очкын кушаматлы балык була. Бикә юмартлыгы белән сокландырса, Очкын җитезлеге белән таң калдыра. Бакабыз, нинди генә бөҗәк тотса да, дусты Чуер белән уртаклаша. Очкын исә Чуерның күңелен күрер өчен берсеннән-берсе кызыклырак хәлләр сөйләгән. Өч дус уеннарга мавыгып, көн арты көн үтүен сизми дә калган.

  Очкын белән Бикә, дуслары Чуерның боек күзләреннән аның телсез калу хәсрәте онытылмавын сизеп йөргәннәр. Тик кем белән киңәшсәләр дә, ни генә уйласалар да, Чуерны телле итүнең бер җаен да таба алмаганнар.

  Өч дус матур гына гомер кичерәләр, инде берсен-берсе күрми тормаслык булып дуслашалар. Көннәрнең берендә Очкын Бикәгә мондый тәкъдим ясый:

  • Әйдә син Чуерга иртәнге ашка тәмледән-тәмле чикерткәңне әзерләп куй, тик ул чикерткәне йоттым дигәндә генә, дустым, син мине харап иттең, бу чикерткәне мин үземә дип, инде менә бер атна аулаганнан соң, ниһаять, тоткан идем!- диң. Чуерга шунда намусы каршы килер, чикерткә белән бергә йотылган теле дә кире чыгар.

  Таң беленеп кенә килсә дә, кояш кыздыра. Дуслар гадәттә очраша торган, яртылаш суга төшеп торган киң яфрак астында очрашалар.

  Бикә белән Очкын, алдан килешенгәнчә, чикерткәне Чуер килүенә әзерләп куйганнар. Кәлтәбезнең килеп чикерткәне кабуы була, бакабыз өзгәләнеп бу чикерткәнең үзе өчен никадәр мөһим аш икәнен сөйләп китә.

  Ният тормышка аша. Чуер табигатьтә булган һәм булмаган барлык төсләргә керсә - керә, тик инде бугазына җитеп килгән чикерткәне кире чыгара. Чикерткә белән бергә озын тел дә үз урынын ала. Сөенеченнән, кәлтә дусларын коча, куактан-куакка сикерә, һәммә җан иясе ишетерлек итеп җырлап җибәрә:

“Телем бар, шөкер!

Дуслар бар, шөкер!

Дуслар булса, шөкер!

Бар да уңыр, шөкер!”

Хаҗиева Таңсылу, 8 класс

 


Поделиться:

Два Мороза

Фотографии кратера Королёва на Марсе

Корзина с еловыми шишками

Хрюк на ёлке

Никто меня не любит