• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Гүзәллек Патшабикәсе

Опубликовано Галиева Гульнара Анасовна вкл 23.09.2019 - 14:27
Галиева Гульнара Анасовна
Автор: 
Султанова М.Р.

Хикәя "Гүзәллек патшабикәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл guzllek_patshabikse._soltanova_m.docx13.42 КБ

Предварительный просмотр:

Гүзәллек Патшабикәсе.

          Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары келәм түшәлә.

           Минем өчен көз – яраткан ел фасылы.Чөнки көз – яңа уку елы башлану, дуслар, сыйныфташларның җәйге истәлекләр белән уртаклашу  вакыты.

          Барлык тирәлек үзгәрешләр кичергәндә без мәктәптә “Уңыш бәйрәме” уздырабыз. Бакчабызда үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән күргәзмә ясыйбыз, көз турында җырлар җырлыйбыз, татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйныйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Ә иң куанычлысы- “Укытучылар бәйрәме”. Аларга без эшләрендә уңышлар теләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез.

          Һәр ел фасылының  үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар. Көз – ул Гүзәллек Патшабикәсе.

Солтанова Мәликә,

Азнакай районы, Тымытык урта мәктәбе,

2 сыйныф укучысы


Поделиться:

Барсучья кладовая. Александр Барков

Как нарисовать зайчика

Как я избавился от обидчивости

Кто грамотней?

Нечаянная победа. Айзек Азимов