• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Балык малае

Опубликовано Шаяхметова Гульфия Наиловна вкл 26.09.2019 - 20:54
Шаяхметова Гульфия Наиловна
Автор: 
Садыйков Искәндәр

Әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sadyykov_kiyat.docx15.16 КБ

Предварительный просмотр:

Балык малае

Яшәгән ди, әнисе белән Балык малае. Беркөнне Балык малае әнисеннән:

  • Әни, мин уйнарга чыгам, ярыймы? – дип сораган.
  • Ярый, улым, тик син су өстенә сикереп уйнама, алайса кошлар алып китәр, - дигән.
  • Ярый! – дигән дә Балык малае, кызу-кызу йөзеп киткән.

Әнисенең әйткән сүзләрен дә онытып, су өстендә сикереп уйнарга керешкән.... Шулвакыт бер кош аны томшыгы белән тотып алган да очып киткән. Балык малае бик нык курыккан һәм әнисен ярдәмгә чакырган. Билгеле инде, әнисе аны ишетмәгән. Ә кош очкан да очкан. Аңа икенче кош очраган һәм: “Бу балыкны кайдан алдың?” – дип сораган. Кош нидер әйтмәкче булып, авызын ачкан икән, Балык малае аның томшыгыннан ычкынган да суга чумган. Су астыннан, ашыга-ашыга, әнисен эзләп йөзеп киткән. Кич җиткәндә генә арып-талып кайтып җиткән ул.

  • Мине бер кош алып китә язды, - дип, әнисенә барысын да сөйләп биргән.
  • Менә, улым, белдеңме инде, әниләр сүзен һәрчак тыңларга кирәк икәнлеген, - дигән әнисе.

Әниләр безгә һәрвакыт яхшылык кына тели шул!

Бүре һәм Төлке

Борын-борын заманда яшәгән ди бер төлке. Беркөнне ул урман буйлап йөргәндә, ит кисәге күргән дә:

  • Беркем дә күрми, урлыйм әле моны, - дигән һәм итне алып киткән. Икенче көнне бүрене очраткан. Бүре әйткән:
  • Сәлам, төлке. Кара әле, кичә минем бер түшкә итем юкка чыкты. Син күрмәдеңме кем алганын?
  • Мин күрмәдем, - дигән Төлке һәм китеп барган.

 Өченче көнне Төлке тагын бер түшкә ит тапкан. Итне алам дигәндә, капкынга эләккән. Бүре аңа капкыннан ычкынырга булышкан һәм Төлкедән сорый икән:

- Син мине нигә алдадың?

- Гафу ит мине, Бүре. Бүтән бервакытта да алдамам һәм кеше әйберенә дә тимәм, - дигән Төлке.

Садыйков Искәндәр

Теләче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы


Поделиться:

Хризантема и Луковица

Лиса Лариска и белка Ленка

Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды

Волшебные звуки ноктюрна

Корзина с еловыми шишками