"Китапханәдә" шигыре
Вложение | Размер |
---|---|
"Китапханәдә" шигыре | 11.01 КБ |
Китапханәдә
Гөлләр үскән якты бина.
Серле дөньяда кебек.
Гасырлар сөйләшә монда,
Я елмаеп, я көлеп.
Алиш, Тукай һәм башкалар
Барысы да зыялы –
Безне аңлы итү булган
Һәммәсенең хыялы.
Каләм аша чынбарлыкны
Әйтүдер ниятләре.
Сөйли шуның турында
Хәтта әкиятләре.
Көн саен монда киләбез
Укырга без аларны
Китаплар үзенә тарта
Зурларны, балаларны.
Данилова Оксана, Теләче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе Сәлмәнова Г.Р.
Ручей и камень
Разлука
Два петушка
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Отчего синичка развеселилась