• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Онытырга хакыбыз юк.

Опубликовано Хайртдинова Язиля Рафхатовна вкл 03.10.2019 - 20:59
Хайртдинова Язиля Рафхатовна
Автор: 
Валиуллина Илзирә Илнур кызы

     Бөек  Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Сугыш ветераннарының саны ел саен кими.

     Илзирә үзенең мәкаләсендә Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайткан карт бабасы Давыт турындагы истәлекләре белән уртаклаша. 

     

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon onytyrga_hakybyz_yuk.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

              Онытырга  хакыбыз   юк!

                                 (мәкалә)

  2015  нче  елның  9 нчы  маенда  Бөек  Җиңүгә  70  ел  тулды. Әмма  безнең – бүгенге  буынның -  бу  Бөек  Җиңүнең  миллионнарча  кеше  гомере  бәрабәренә  яулап  алынуын  онытырга  хакыбыз  юк.

   Әйе, без китаплардан укып кына белгән аяусыз сугыш 1941 нче елның      22 нче июнендә  башлана.  Олы  Мәтәскә авыл  советыннан  да 500  гә  якын  кеше  Ватанны  сакларга  яу  кырына  китә. Шуларның  250  дән  артыгы  туган  якларына  әйләнеп  кайта алмый.

   Олы  Мәтәскә  авылыннан  Бөек  Ватан  сугышында  бик  күп  ир - егетләребез:  Сафиуллин  Давыт, Әхмәдиев  Габдулла, Вәлиуллин  Габдулла, Сабиров  Мөхәммәткаюм, Вәлиәхмәтов  Хаҗи, Салихов Вагыйз,  Корбанов  Әхәт, Садыйков  Салих, Камалиев  Хәбри, Әхмәтшин  Галим һ.б. катнашкан. Алар  зур  батырлыклар  күрсәткәннәр  һәм  хөкүмәтебез бүләкләренә  лаек булганнар.                            

   Мин  сезгә  әтием  Илнурның  әнисенең  әтисе -  Сафиуллин  Давыт  бабам  турында  язарга  булдым. Ул  1908  нче елны Олы Мәтәскә авылында туа. Сугышның  беренче  көннәрендә  үк - 1941 нче елның 14 нче августында  фронтка  китә. Минем бабам 5 ел дәвамында туган җиребезне явыз дошманнан азат итүдә катнаша, Румыниягә кадәр барып җитә.

  Дошман Ленинградка якынлаша. Аяусыз  сугышлар  бара. Дошманга  ничек  тә каршы  торырга  кирәк.  Бабамнарның частен Ленинград өлкәсенең Старая Руссадагы фанер заводын сакларга җибәрәләр. Шунда ул 1 ел да 6 ай сугыша. Аннан соң Калининград  өлкәсен  һәм  Белоруссияне, Румынияне   азат  итүдә  катнаша. Җиңү Көнен Румыниядә каршылый.

  Минем карт   бабам  үзенең  хезмәтләре өчен  хөкүмәтебезнең  олы  бүләкләренә  ия  була : 3 нче дәрәҗә Дан ордены, Батырлык  өчен медале.

  1945 нче елның октябрендә исән – имин туган авылы Олы Мәтәскәгә әйләнеп кайта.

  Сугыштан  кайткач, колхозда эшли. Ындыр табагында бригадир була, яшелчә бакчасында хезмәт куя. Шулай ук тегүчелек белән дә шөгыльләнә: кешеләргә тун тегә. Аннан соң гомеренең  соңгы  көннәренә хәтле авылда мулла вазифасын башкара.

  Минем карт бабаем әбием белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балаларының дүртесе исән. Карт  бабаем  2002  нче елны  94 яшендә дөнья  куя.

  Мин  карт  бабаем  белән горурланам. Бабаем  турында истәлекләрне миңа   бабаемның кызы – дәү әнием  Фаягөл  сөйләде. Ә минем ул истәлекләрне  башкаларга җиткерәсем килде.

  9 нчы  май  көнне  мин,  карт  бабамның  портретын  күтәреп,  район  үзәгендә  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  үткәрелгән  митингта  һәм  демонстрациядә  катнаштым. Бу  минем  өчен  зур  горурлык  булды.

   Әйе, Бөек  Ватан  сугышы  башлангач, кулларына  энә-җеп  тотып,  туачак   бәбиләренә  күлмәк  чигәргә  тиешле  күпме  нәфис  затларыбыз  да сугышка  китәргә  мәҗбүр  булганнар. Көрәк  тотып  окоп  казыганнар, йөгереп-чабып  снаряд  ташыганнар, зенитчылар  булып  күкне  саклаганнар, нәфис  иңнәренә  әзмәвердәй  егетләрне  салып, сугыш  кырыннан  алып  чыгып, яраларын  бәйләгәннәр. Олы  Мәтәскә  авылы   кызы  Хәйруллина  Зәйтүнә  һәм  Фазылова  Маһикамал  апалар  үз  теләкләре  белән  сугышка  китә. Икесе  дә  зенитчы  булганнар. Сугышта  зур  батырлыклар  күрсәтеп, Ватанның  олы  бүләкләрен  алып, сау-сәламәт  килеш  туган  авылыбызга  әйләнеп  кайтканнар.

   Әйе, бик  авыр  еллар  булып  тарихта  калды  бу  еллар. Бу  авыр  елларда  авыл  язмышы  ил  язмышына  кушылган. Ирләре,уллары, туганнары  яу  кырында  батырлыклар  күрсәткәндә, тылдагы  хатын-кызларыбыз  үзләрен  аямыйча  эшләгән.  Авылдашларыбыздан: Исхакова  Зәйтүнә, Ибатуллина  Әминә, Әхмәтвәлиева  Махриҗамал, Бикчәнтаева  Нурбикә, Шәяхмәтова  Зөһрә,Галиева  Расиха, Зиятдинова  Галиябану, Зиятдинова  Мәрьям, Хуҗиәхмәтова  Разыя, Минзарипова  Галимә, Шәйхетдинова  Корбанбикә   һ.б.  1941-1945  еллардагы  “Фидакарь  хезмәт  өчен” медале  белән  бүләкләнделәр. Фронтны  икмәк, кием-салым  белән  тәэмин  итеп  торган  бу  хөрмәтле  апаларның  Җиңүгә  керткән  өлеше  бәяләп  бетергесез  бит.

   Мин үземне бик бәхетле саныйм. Әти-әнием  исән-сау, үзем, туганнарым сау-сәламәт. Мәктәбемдә  белем  алу  һәм  сәләтемне  үстерү  өчен  бөтен  мөмкинлекләр  бар. Минем  туганнарым  һәм  дусларым  да  күп. Ә  иң  мөһиме – минем  илемдә  Тынычлык. Бу үзе Олы Бәхет түгелмени? 

МББУ -   Теләче  муниципаль  районы  Фатих  Хөсни  исемендәге  Олы  Мәтәскә урта гомумбелем  бирү  мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Илзирә Илнур кызы

             

 

       


Поделиться:

На горке

Лепесток и цветок

Астрономический календарь. Ноябрь, 2018

Красочные картины Джастина Геффри

Горячо - холодно