Укучыларының сәләтләрен ачыклау һәм иҗади эшләргә тарту - һәр укытучының бурычы. Укучыга юнәлеш бирсәң, ул үзе өчен файдалы шөгыль табачак. Укучым Радикның "Яз шатлыгы" шигыре район газетасында дөнья күрде.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.64 КБ |
Яз шатлыгы.
Нигә бүген көн аяз?
Нигә болытлар бик аз?
Карлар эрегән бераз.
Һәркем белә: килә яз.
Кайтыр да сыерчыклар
Чыгарырлар кошчыклар.
Сайрарлар көйгә салып.
Күңелне куандырып.
Тамчылар тып-тып тама,
Ташулар шаулап ага.
Кешеләр дә шатлана:
Бар җиһанда тантана.
Кояш күктә елмая,
Көннәр тагы да озая.
Табигатькә ямь керә,
Шатланам шуңа күрә.
Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтгалиев Радик Рәшит улы.

Растрёпанный воробей

Злая мать и добрая тётя

Скворечня

Сказка на ночь про Снеговика

Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?