укучыларның "Ак каурыйлар" конкурсында җиңгән шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 27.5 КБ |
![]() | 48.92 КБ |
Көзнең соңгы мизгелендә
Ул сизде йөрәк хисен.
Ничек матур, ник мин күрмим,
Синең мина каравың?!
Балачак күптән үтте диеп,
Рөхсәт иттем үземә күптәннән.
Агачтагы яфрак төсле
Очып тошәргә иде.
Шулчак җилләр исеп куйды,
Йөрәк ярсый башлады.
Агачтагы соңгы яфрак төсле
Өметләнә башладым.
(Бурганова Алсу 8 нче класс)
Минем тормышыма кердең,
Яктырттың тормышымны.
Оныттырдың минем
Бар булган сагышымны.
Хәзерге көнгә кадәр
Хисләремне яшердем.
Аңлагансыңдыр, бәлки,
Мин бит ярата идем...
(Бурганова Алсу 8 нче класс)
Туган ягым сине мин бик яратам,
Җәйләрең, кышларың, көзләрең, язларың.
Һәрберсе алар үзенчә матур –
Һәрберсенең үз төсләре аларның.
Көзең синең алтын сары төстә,
Бигрәк матур оча яфраклар.
Эх очар идем лә, мин үзем дә
Бирсәң иде миңа канатлар.
Җирдә җәймә кебек яфраклар күп
Агачларда алар берничә.
Син курыкма, алар булыр әле
Язлар килеп җитсен тик менә.
Язга инде күп калмады
Шушы кышны гына үтәсе.
Кар бөртекләренә карап,
Рәхәтләнеп эреп китәсе.
Кар бөртекләре өстә көлешә
Аларга кызык: рәхәтләнәләр.
Әмма кулга төшкәч тә алар –
Эреп тамчыга әйләнәләр.
Ә яз җиткәч, алар азаялар
Карлары да яумый башлыйлар.
Түбәдәге карлы бозлардан –
Эре-эре тама тамчылар.
Яз бит ул җирне яшәртүче,
Ул агачка яфрак яудыра.
Күңелдәге шатлык хисе кебек –
Ул бит җирне матурландыра.
Җәйдә көннәр җылы, матур була –
Дөнья яшеллеккә күмелә.
Ул үләннәр, агач шаулаулары –
Ничек якын минем күңелгә.
Җәйдә миңа барлык нәрсә ошый –
Анда барсы матур, күңелле.
Хәтта шушы язган шигыремне –
Җәйгә атап әйткән шикелле.
Юк шул, алар җәйгә генә түгел,
Кышка, язга, көзгә, әлбәттә.
Мин аларны барысын яратам,
Алар минем мәңге йөрәктә.
(8 класс укучысы Бурганова Алсу)
ТР Тукай муниципаль районы “Борды УГБМ” ГБМБУ
Муса Җәлил исемендәге V республика фәнни- гамәли эш
Күңел җылым – хатларда
(татар язучыларының сугыш чоры хатлары)
Башкарды:
Утяшова Наталия Валерий кызы, Тукай
районы Борды урта мәктәбенең 10 класс укучысы
Җитәкчесе:
3. Сәитова Земфира Марс кызы, Тукай районы Борды мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тукай районы Борды урта мәктәбе 2019 ел
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ................................................................................................................. 2 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Фәнни хезмәтнең максат һәм бурычлары 1.1 Бөек Ватан сугышы елларында язучы-шагыйрьләрнең фидакарьлеге........................................................................................................ 5 1.2 Язучы шагыйрләребез фронтта.....................................................................6 ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Бөек Ватан Сугышы чорында язучыларыбыз хатлары................................................................................................................10 2.1 Муса Җәлилнең фронт лирикасы ................................................11 2.2. Фатих Кәрим белән Муса Җәлилнең фронт чорындагы иҗаты..............12 ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................14 ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...............................................................................15 |
КЕРЕШ
Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар - йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар. Яралы җаннарга шифа, тулган күңелләргә дәва – ул хатлар. Ана хатлары... Бала хатлары... Сөйгән яр хатлары... Кайгылы хатлар, борчулы хатлар, җавапсыз хатлар да бихисап.
Хатлар күпме җырларда җырланган, шигырьләрдә макталган. Фәйрүзә белән Булат, Искәндәр белән Галия, Әсфан белән Фәүзия мәхәббәте дә бөек язучыларыбыз тарафыннан хатлар аша гәүдәләндерелә. Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте. Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс хәбәрләр килде. Алар ярдәмендә без шушы минут, секундта ук әллә ничә чакрымнар аерган якыннарга сәлам юллый алабыз. Кайвакыт бу уңайлылык кирегә дә эшләп куя. Бармаклар үзләреннән-үзләре берәм-берәм хәрефләргә баса башлый, ENTER -хат китте, үкенеч, ләкин соң... 1 секунда синең язмышың хәл ителә ала...
Ләкин без хәзер шулай тиз генә хатыбызны җиткерәсе кешебезгә җибәрә алабыз. Шуңа безгә хат киләме – юкмы ул хәтле көтеп тә тормыйбыз. Ә бит сугыш вакытында хатларны көтеп алу, аны алгач өчпочмаклы итеп беркетелгән хатны кулга алып аны ачу, минемчә, бигрәк тә баласын ирен фронтка җибәреп аннан нинди дә булса хәбәр алу теләге әйтеп бетергесез зур хис булгандыр дип беләм. Әлеге эзләнү эшемнең актуальлеге дә шулар белән билгеләнә.
Беренче бүлек. Фәнни хезмәтнең максат һәм бурычлары
Фәнни хезмәтебезнең максаты булып татар язучыларының сугыш чоры хатларын өйрәнү тора. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- татар язучы-шагыйьләребезнең сугыштагы батырлыклары;
- аларның сугыш вакытында язган хатлары;
- Муса Җәлилнең фронт лирикасы;
- шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихына күзәтү.
Эзләнү эшенең тикшерү объекты – татар язучыларының хат итеп язган иҗат җимешләре, тикшерү предметы – Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы.
Эшебезне язган чакта төрле чыганаклар белән таныштым. Электрон ресурсларга мөрәҗәгать иттем.
Билгеләп үтелгән максат һәм бурычлар эзлзнү эшенең түбәндәге структурасын һәм күләмен булдырдылар. Фәнни эшем Кереш, Төп өлеш, Йомгаклау, Кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлештә Татар язучыларының сугыш чорында язган хатларына махсус тукталдым. Шулай ук Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклының тарихы турында мәгълүматларга күзәтү ясадым аның лирик шигырьләренә тукталдым. Йомгаклау өлешендә тикшерелгән тема буенча гомуми нәтиҗәләр ясадым.
1.1 Бөек Ватан сугышы елларында язучы-шагыйрьләрнең фидакарьлеге
Бөек Ватан сугышы елларында язучы-шагыйрьләрнең фидакарьлеге Бөек Ватан сугышы чорында, татар язучыларының бер төрле сәяси шартларга куелуы нәтиҗәсендә, шул заманга хас образлар системасы, идея, фикер бертөрлелегенә күренә. Чөнки бу әсәрләрдә күтәрелгән темалар башкаларныкына охшаш һәм аваздаш. Әсәрләрне бертөрле тематик як берләштерә: төрле милләт вәкилләреннән җыелган армиянең сугышчан һәм рухи бердәмлеген чагылдыру. Күп язучыларыбыз исән кайтып, яңадан әсәрләрен камилләштереп бастыру турында да уйлангандыр. Кызганыч, бу җыентыкка кертелгән әсәр авторлары бүген инде исән түгел. Шулай да, бер үк уй-хыяллар белән янган язучылырыбызның әсәрләре нинди генә уртаклыкларга ия булмасын, шәхси үзенчәлекләрен дә саклый алган, минемчә. Хикәя-очеркларга, язма-истәлекләргә бирелгҽн исемнәр мәгънәви яктан ачкыч ролен үтәсә, ә публицистик алымны реалистик тасвир белән яраштырып, авторлар дошманның ерткыч гамәлләрен фаш итүне төп максат итеп куя.
Чоры нинди булуга карамастан, төп сурәтләү объектыннан читләшмәгәндә генә әдәби әсәрләр, вакыт чиген үтеп, бүгенге буын укучысын сокландырып һәм яшәүгә рухландырып торалар. Күп авторларның әлеге әсәрләре күпмедер дәрәҗәдә үзенең эчке кичерешләренә, шәхси тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган һәм беренче заттан алып барыла. Гүя, укучы әсәр герое белән янәшә үзе дә сугыш кырында йөри, шул вакыйгаларда катнаша һәм төп герой кичергән кичерешләрне, тетрәнеп, үз күңеле аша үткәрә. Гомумән, сугыш елларындагы күпчелек бөтен совет әдәбиятындагы кебек, бу чор татар прозасында да иң характерлы үзенчәлек аның героик эчтәлегендә иде. Бу очракта журналистика өлкәсендәге олы абруй Ф.Әгъзамов сүзләре безнең сүзгә куәт бирә: “...
Сугыш темасы, сугыш каһарманнары темасы ул һәрвакыт изге булып калачак. Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына җаннарын фида кылган, иҗат өчен яратылып та, матур хыяллары өзелгән, мәхәббәтләренә кырау төшкән чәчкә кебек яшь егет һҽм кызларның язмышы, илебез азатлыгы өчен көрәштә үзләренең иң гүзәл сыйфатларын ачып җибәргән азамат ирләрнең язмышы безнең күңелләребезне һәркайчан җәлеп итәчәк”. Димәк, әсәр геройлары хәл кылырга тиеш булган бу четерекле мәсҗәләсе бүгенге көн өчен әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы турындагы очерк, хикәя һәм язма-истәлекләр сугыш михнәт-газаплары белән кино-әдәбият аша гына таныш булган укучыны күп нәрсәгә өйрәтә.
1.2. Язучы шагыйрьләребез фронтта
Сугыш дигән шомлы сүзнең күңелләрдән җуелганы юк. Ул әле озак еллар күңелдән китмәячәк. Ул хакта әле зиһенне генә түгел, гражданлык хисләрен дә уйнатырлык яңадан-яңа әсәрләр язылачак, минемчә. Күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче Афзал Шамов (1901-1990) 1943 нче елның февралендә үзе теләп фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышында хәрби газеталарның үзхәбәрчесе булып хезмәт итә, фронт матбугатында күпсанлы хбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра. Ватан сугышы чорындагы батырлыклары өчен 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены белҽн бүләкләнә. “Үтәлми калган теләк” очеркында бер төркем “Алга, дошман өстенә” газета хәбәрчеләре корреспондент итеп, үз частьларыннан ерак түгел генә Ф.Кәримне алмакчылар. Әсәрдәге хикәяләүче “мин”нең А.Шамов икәнлегенә шик тудырмый. Ләкин аның икенче фронтта булуы аркасында рөхсәт бирмиләр. 1944 елның 9 маенда Ш.Мөдәррискә язган хатында Ф.Кәримнең бу редакциягә киләсе килү теләгенең көчле булуын күрәбез: “Язасы килә, монда аның өчен вакыт бөтенләй юк. Мин әдәби иптәшкә очрау ягыннан уңышсыз булдым...”. Язучы иптәшләрнең күңелләре боек. Әнә мәзәк сөйләргә яратучы И.Гази да кирәкмәгәнгә көлми, шаярмый.
Язучы геройлары һәрвакыт рухи аклыкка, күңел дөньясының сафлыгына омтылалар, гаделлек, кешелек сыйфатларының һичшиксез өстенлек алуына өмет итәләр. Эчке кичерешләре, рухи халәтләре табигый, реаль һәм ышандырырлык итеп сурәтләнә. Әдип язучы-яшьләрнең, нәкъ менә мораль җирлектә сынау үтүләрен күрсәтүгә җитди игътибар бирә.
Сугыш чыннан да кешенең әхлакый сыйфатлары өчен дә җитди сынау булды. Язучы-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәһитне (1901-1944) 1939 нчы елда Беренче Ерак Көнчыгыш армиясенә полк командиры итеп билгелиләр, ә 1941 нче елның май аенда Харьков хәрби округының 789 нчы укчы полк командиры итеп күчерәләр. 1942 нче елнын 7 нче февралендә полк командиры каты яралана, чолганышта калып, дошман кулына эләгә, Дахау лагеренда 1944 нче елның 4 нче сентябрендә полковник Х.Мөҗәй вәхшиләрчә үтерелә. Сугыш тынып торган вакытларда алып барган “Сугыш язмалары”нда язучы дошманның тар-мар ителәчәгенә ышанып, йөрәгеннҽн чыккан ялкынлы сүзләрне яза: “...Йөрәкнең әллә кайсы җирендә: Җиңәрбезме? – дигән уй тора. Ләкин җиңәрбез! дигән җавап көчлерәк. Чөнки без җиңә алмый торган нәрсә бу дөньяда юк әле һәм буласы да юк”. Ут эчендә язылган “Сугыш язмалары” шактый калын. Ул дүрт дәфтәргә бүленгән. Дүртенче дәфтәрдәге фашистларның ерткычлыгын нәфрәтләнеп яза: “Урман арасында бер үлек гәүдәгә очрадым ... Немецларны куганда һәлак булган булса кирәк. Әйләндерәм.Уң күзе тирән итеп чокып алынган. Аяк киемнәрен салдырганнар. Күкрәгендә - пычак эзләре. Аркасында – сөягенә кадәр теленгән “йолдыз”. Ниндидер “профессор” бер дә ашыкмый гына “операция” ясаган...Бәлки, аның өчен берәр фашист тимер тәре белән бүләкләнергә уйлагандыр. Билгесез сугышчы өстендә канлы эшләр эшләгән фашист та тимер тәрегә ирешә алмый шушы үлекләр арасында ятадыр ... Һәркемдә үч, һич бетми торган үч кайный!”. “Сөт” очеркында авылны немецлар чолгап ала. Ашарга дип кергҽн немецларга Анна Васильевна кайнап торган сөтне йөзләренә сибә. Ерткычлар өйдәге барлык хатын-кызларны, балаларны аталар. Фашизм, гомумән дә, кешелек сыйфатларыннан мәхрүм, аңа бары тик ерткычлык кына хас, дигән фикер үткәрелә.
Күренекле язучы Гомәр Бәширов (1901-1999) Бөек Ватан сугышы башлангач, яңадан “Совет әдәбияты” журналында җаваплы редактор булып эшли, 1942 елда аңа Татарстан радиокомитетының баш редакторы һәм рәис урынбасары вазифасын йөклиләр. “Көзге ачы җилләрдә” автобиографик повестенда аянычлы хәлләрне искә алганда болай ди : “Мәскәү язучыларының күбесе сугыш елларында Алабуга, Чистай шәһәрендә яшәп торды.....Мәскәү язучыларының өч йөздән артык гаиләсен урнаштыру никадәр генә кыен булмасын, аларның күбесе ике-өч көн эчендә бүлмәле булды” Ә үзебезнекеләре шинель киеп, карлы-бозлы окопларда ятасылар, ут астына керәселәр бар. Бүтән халыклар белән чагыштырганда, сан буенча иң күп югалту татарда була.
Язучы-прозаик, драматург Абдулла Әхмәт (1905-1976) ике ел буе фронтның алгы сызыгында гади солдат булып фашист илбасарларына каршы сугыша; яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм 1943 елдан башлап сугышның ахырына кадәр “Алга, дошман өстенә” исемле татарча фронт газетасы редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмҽт итә, шунда совет солдатларының батырлыклары турында күп кенә очеркларын, хикәяләрн бастыра. 1952 елда очерк һәм хикәяләре “Солдат хикәяләре” исеме астында аерым китап булып басыла. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен А.Әхмәт Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. “Зәңгәр конверт” әсәрендә хат ташучы Таняның алып килгән сөенече тасвирлана. Автор солдатларның үз-үзләренең тотышына игътибарны юнәлтҽ. Таня туган яктан килгән хатларның кыйммәтен яхшы белә. Кече яшьтән ятим калган старшина Мәҗитов кына хат көтми. Иптәшләренә килгән хатларны укып бераз юану ала. Хат килүгә куанып, шул арада гурмун тавышын яңгыратып, күңел ачу җаен да табалар. Язучы Мәҗитов, Бикбулатовларның разведкага барып, уңышлы үтүләрен, аларга хас кешелекле характер сыйфатларын тасвирлый. “Рәхмәт яугырлары” хикәясендә хат килү Сәлимә әбинең күпне кичергҽн йөрәк түрендәге хәсрәтен терелтеп җибәрә. Ул улының үлүе турында кайгылы хәбәр ала, ләкин кайда күмелүе турында хәбәрдар түгел. Әлеге хат аңа ике дистә елга якын булган кайгылы вакыйганы хәтерләтә. Сәлимә карчык Белоруссиянең Городок шәһәренә юл тота. Бу юл - улының ил азатлыгы хакына көрәш юлы да, газизенә илтә торган мәшәкатьле юлы да, татар әбисенең тормыш юлы да булып аңлашыла. Газиз Иделле (1905-1985) Ватан сугышы елларында берничә ай Беренче Украина фронтында иҗади командировкада булып, “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасында эшли, очерклар, хәбәрләр басып бастыра. “Минзәлә егете” очеркында тупчы һәм командир Салих Гатин үткән юлы сурәтләнә. Ватан алдында торган гражданлык бурычыңны намус белән үтәү, үзеңне дә кызганмау кебек әхлакый җаваплылык кулына корал тоткан кешелҽрнең күбесенә хас иде.
Шагыйрь, прозаик, драматург Салих Баттал (1905-1995) Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмҽт итә(1941-1945), япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальлҽр белән бүләкләнә. Шагыйрь, прозаик һәм драматургның балаларга атап язылган, әхлак-этика мәсьәләләрен чагылдырган “Очучы язмалары” әсәре шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган. Дошманга каршы нәфрәтнең һәр очучы күңелендә иң изге төшенчәләргә бәйле рәвештә формалашуын автор зур осталык белән күрсәтә. Язучы, тәрҗемәче Ибраһим Гази (1907-1971) 1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр хәрәкәттәге армия сафында, фронтта чыга торган “Сталин байрагы”, “Кызыл Армия” газталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, шундагы кырыс шартларда күпсанлы очеркларын, хикәяләрен яза. Сугыш вакытындагы “Куен дәфтәрен” язмалары оста каләм белән иҗат ителгән. Сугыш шартлары булуга карамастан, иптәшләрчә юмор, шаянлык әсәрне бизи. Табигать матурлыгын табарга тырыша, берничә минуттан бу гүзәллекнең бетәчәгенә күңеле әрни: “1942 ел. Яз Җир ачылган; анда-санда тирән чокырларда, кипкән елгаларда гына агарып кар күренә. Ашыгып гөрләвекләр ага; тургай сайрый; җирдән җылы пар күтәрелә; кара каргаларның моңлы тавышлары ишетелә...кырда кояш астында атлар йөри; төнлә кибеп өлгергән ермаклардан көндез яңадан шаулы йөгрек сулар ташып ага..”.
Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникине (1909-2000) бөтен җиһанны үзенә тартып алган сугыш хәрәкәтләре читләтеп узмый. “Мин сугыш вакытында әдәбиятка кайткан кеше. Дәһшәтле авыр елларда күргән-кичергәннәрем моңа сәбәп булгандыр дип беләм. Гомумән, мин үз иҗатымда күбрәк тормышта күргәннәргә яки ишеткәннәргә таянырга тырышам...Әмма нәрсә турында ничек итеп язуга килгҽндә, бу кадәресе минем өчен һәрвакытта намус эше булып кала бирде”. Әдип сугыш елларында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һҽм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә. “Фронт дәфтәреннән” публицистик язмасында язучының баштан үткәннәре сөйләнелә. Автор укучыны кискен борылышлар китереп чыгарган иҗтимагый вакыйгалар белән таныштыра. Язучыны сугышны булдырмый калып була идеме, алдан әзерлек күреп була идеме? дигән сорау да борчый.
Шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) 1941 елның язында гаскәри хезмәткә алына һҽм сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була. Язучы портрет алымнарын оста файдалана. Фронт юлларында бөтен нәрсәнең сугыш белән сулавына борчыла. Плакаттагы кулынна мылтык тоткан кызылармеец: “... билендә подсумка, башында каска, йөзендә җитди һәм ачулы сыман төс”. “Син фронтка нәрсә белән ярдәм иттең?” дигән сорау тора. “Бу – хаклы сорау. Бу – сорау да, таләп итә. Бу – наказ да, бурыч та. Бу – һәркемгә, бу һәрвакыт”. Кан белән язылган бу сүзләр һәр сугышчы йөрәгендә. Геройга төрле госпитальлҽрдә ятарга туры килә. Автор халык гыйбарәләрен дә кертеп җибәрә, идея ачык чагыла: “Эт күпме генә күккә карап йолдызга өрсә дә, берни эшли алмый. Ватан сугышы геройның рухы, дөньяга карашлары өчен иң авыр һҽм җаваплы сынау дип карала.
Икенче бүлек. Бөек Ватан Сугышы чорында язучыларыбыз хатлары
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ихлас” нәшриятында “Сугыш уты белән өтелгән язмышлар” дигән китап нәшер ителгән. Биредә татар язучыларының Бөек Ватан сугышы чорында язган хатлары урын алган. Бу китапта Әлфия Шамова (Афзал Шамовның кызы) төзегән китапта 40тан артык әдип хакында мәгълүмат бирелгәнлеге белдерелә.
Язучыларның кылган батырлыклары, яу кырында язылган әсәрләр тарихы шул чор әдәбиятын, көнкүрешне күзалларга мөмкинлек бирә. “Ул көннәрдә фронттагы язучылар һәм журналистларга бик зур бурыч йөкләнгәнлеге әйтелә. Беренчедән, алар дошманга каршы аяусыз көрәшергә, явыз дошманны кырырга, юк итәргә тиеш булса, икенчедән, иҗат итәргә, ялкынлы сүзләре белән сугышчыларны батырлыкларга рухландырырга, фашистларга нәфрәт уятырга мәҗбүр иде”, - ди китапның авторы һәм төзүчесе Әлфия Шамова.
Укучыларыбызга язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гадел Кутуйның 1944 елның 4 февралендә Гази Кашшафка язган хатын тәкъдим итәбез.
Газый дус!
Мең вагон сагыну сәламе. Кичә каты сугыш булды. Немецларны тозлап-борычлап пешердек. Гөнаһ шомлыгына каршы, мин киез итектән идем. Кар эреп, су ага башлады, бөтенләй чыланып беттем. Кайту юлымда мине шул хәлдә Шәйхи Маннур очратты. Үбешеп күрештек. Аның танышы – майор землянкасына кереп, киптерендем. Җылындык, ашадык. Маннурның яңа шигырьләре белән сыйландык. Һәйбәт шигырьләр язган ул.
Очраклы машинага утырып мин үз юлыма киттем, ул шул майорда калды. Үбешеп саубуллаштык, ятим калгандай озатты. Сугыш совет кешеләрен татулаштыра. Мин аңа үткәннәрне исенә төшермәдем, ләкин кәефем белән гафу итүемне аңлаттым. Безнең өскә дәүләт эшләре йөкләгән чакта, халык әдип дип атаган вакытта, без шәхси ваклыклардан өстен булырга тиешбез. Фашистны үтерергә җиткән көч эгоизимны үтерергә дә җитә.
Син һәм иптәшләр оештырган кичә һаман истә әле. Сезгә ничектер, миңа күңелле булды. Андый кичәнең төп кунагы, төп хуҗасы булу түгел, аннан яман кичәләрдән дә куылганым бар.
Яшәсен иҗат көчен арттыра торган дуслык-татулык!
Иптәшләргә күп-күп итеп сәлам әйт. Каршыңда утыра торган тиктормас А.Гомәр озата төшәм дигән иде – төшмәде. Икенче кайтуымда күрше диванга егып җәфалармын үзен.
Җәмәгатеңә, балаларыңа сәлам әйтеп, исәнлек-саулык телим. Кулыңны кысып, йөрәк җылымны күчерәм үзеңә.
Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышына 1942 елның 25 маенда китә. 1944 елда Казанга озак вакытлы иҗади ялга кайта. Биредә ул “Рөстәм маҗаралары” дигән данлыклы әсәрен яза. Яңадан фронтка китеп бара. Тик аңа туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1945 елның 16 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә мәңгелеккә ятып кала. Г.Кутуй сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сталинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнә дип әйтелә.
2.1 Муса Җәлилнең фронт лирикасы
Муса Җәлил – татарның бөек улы, күренекле шагыйрь, яугир, батыр. Шагыйрьнең иҗаты бүгенге көндә дә күп әдәбиятчылар, тарихчылар, телчеләр тарафыннан өйрәнелә. Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты аның икегә бүленеп өйрәнелә: окоп чоры поэзиясе һәм “Моабит дәфтәрләре” циклы. Соңгысы – татар халкына гына түгел, ә бөтен дөньяга билгеле шигырьләдән гыйбарәт. Аның шигырьләренең тел үзенчәлеге таң калдырырлык. Күп кенә галимнәр Җәлил шигырьләренең телен җентекләп өйрәнде, әмма кызыксыну әле дә булса кимеми.
Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә.
Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. Хәтта ул үзе дә моны аңлый һәм хатларында шул хакта язып та уза икән.
Фронттагы шагыйрьне нинди хисләр били соң? Аның өчен, ут астында яшәгәндә, нинди төшенчәләр кадерле?
«Окоптан хат», «Каска», «Госпитальдән», «Кыз үлеме», «Тел», «Европада яз», «Хуш, акыллым», «Тупчы анты»... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз.
«Хуш, акыллым» шигыре шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга дип киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек.
«Әйдә, җырым!» шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз:
Без инде фашистның гомуми портреты белән дә танышабыз. Дуңгыз борынлы, канлы балталы ул.
Ерткычларга каршы күтәрелгән совет солдатының да портреты бар: аркасында — юл сумкасы, автомат. Ә йөрәгендә — көрәш җыры.
«Окоптан хат» исемле бераз күләмлерәк шигырен Муса Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә прототип — шагыйрь бары тик үзе генә.
Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрдә Муса Җәлил совет сугышчысы куелган шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Солдат аларның ышанычын акларга тиеш.
Җылы хатларның берсен шагыйрь элекке дустыннан да алган. Бу хат андагы хисләрне тагын да куәтләндереп җибәргән. Алдагы шигырьләрдә бирелгән ант монда бераз гына үзгәртелгән, теләк рәвешендә:
Җиңеп фашизмны,
Якты илдә тагын күрешик...
2.2 Фатих Кәрим белән Муса Җәлилнең фронт чорындагы иҗаты
Юкка гына Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилнең сугыш чоры шигъриятен үзара чагыштырмыйлар. Беренчесе язган «Каска» белән икенчесе иҗат иткән «Үлем уены» арасында да бар икән охшашлыклар. Фашистны каска куеп алдаган ир-ат, карачкы ясап алдаган малай образлары гына да әнә шуны күрсәтә. Әйтерсең икесе дә фашизмны хәйләкәрлек белән дә җиңәргә куша. Җитди шигырьләрдә тапкыр-шаяннар образы булу аларны кызыклы, үзенчәлекле итә.
Муса Җәлилнең фронт шигырьләрендә эчкерсез самимилек, тормышны ярату хисләре ярылып ята. Баштарак рухи тетрәнүләр нәтиҗәсендә иҗат ителгән публицистиграк рухлы шигырьләре тора-бара тирән фикерле, образларга бай яңа әсәрләр белән алмашына.
Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьдә шагыйрьне нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуың аның шигырьләре ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик нык кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен Ватан каршында үзен гаепле саный.
Сугыш башында барлык әсир “азиатларны” кырып бетерергә приказ биргән немецлар командованиесе, 1942 ел ахырында Сталинград янында уңышсызлыкка дучар булгач, аларны үз Ватаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлый. Ашыгыч рәвештә “милли легионнар” – төрек, әрмән, грузин легионнары төзелә. Польшаның Радом шәһәрчегендә “Идел-Урал” легионы оештырыла башлый. Бирегә Идел буе милләтләреннән булган әсирләрне көчләп куып китерәләр. Фашистларның кәбахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору – җәлилчеләр үзләренең алдына әнә шул бурычны куялар. Һәм алар бу максатка шактый дәрәҗәдә ирешәләр дә. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә. Дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә. Җәлилгә һәм аның дусларына бу карарга килү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә.
Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, аяк-куллары богауланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал – сүз кала, һәм шагыйрь аны әче нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.
Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билге Татарстанга ның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.
“Моабит дәфтәрләре” — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
“Моабит дәфтәрләре” – әсирлеккә шагыйрьнең кичерешләрен турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлек ул. Аларда тоткынлыкның авырлыгы да, азатлыкны сагыну да, йөрәк әрнүе дә бар. Коточкыч зур газаплар кичергәндә дә, авыр уйлану минутларында да без бу гаҗәеп кешенең гаять зур эчке көчен сизәбез.
Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәрләр тудыра: “Җырларым”, “Ышанма”, “Катыйльгә”, “Бүләгем”, “Серле йомгак”, “Алман илендә”, “Батырлык турында”.
Шагыйрьнең үлемсез батырлыгы турында матбугат битләрендә беренче мәгълүматлар күренү белән, бу темага шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар мөрәҗәгать итәләр.
Муса Җәлил татар халкы өчен генә түгел, бик күп башка халыклар өчен дә кадерле, җанын аямый көрәшкән, сокландыргыч һәм үрнәк образ буларак яши.
ЙОМГАК
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Бу уңайдан мәктәпләрдә сугыш турында, җиңү көне безгә ничек килүе турында төрле чаралар үткәрелә. Бу фәнни эшемне сыйныф сәгатьләренә һәм әдәбият дәресләренә әзерләнгәндә кулланырга мөмкин. Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңүне ничек яулап алынуы турында хәзерге көндә мәгълүмат бик күп. Татар балаларына бу сугышта катнашкан татар ул һәм кызлары аларны үзләренең әсәрләре белән җиңүгә канатландырган татар язучылары һәм аларның әсәрләре белән таныштыру, алар хакында мәгълүмат бирү татар теле укытучысының төп бурычы дип саныйм.
Кәгазе таушалып, саргаеп беткән солдат хатлары сугыш чоры гәүдәләндерә, шул авыр вакыт турында сөйли. Фронттан язган өчпочмаклы хатлар - зур көчкә ия документлар. Дары исе аңкып торган хат юлларында сугыш сулышы, окопларда яткан газаплар, солдат йөрәге тибеше, Җиңүгә ышаныч...Хатларның күпчелеге шундый гади тел белән язылган ки һәм алар башлыча сагыш-борчулар турында. Аларны тыныч кына укып та булмый, тамакка төен утыра, күзләр яшьләнә.
Бүгенге көндә фронттан язылган хатлар сакланмаган музей яисә архив бармы икән?! Бөек Ватан сугышы тарихы анда катнашучылар күзлегеннән - мөһим тарихи чыганак. Шуңа күрә белгечләр фронттан язылган хатларны җыюны дәвам итәргә кирәк дип саный, чөнки аларны саклаучылар да кими бара. Сугышта язылган хатлар зур әхлакый көчкә ия. Алар беркемне дә битараф калдырмый, алар үз гаиләң, гаилә архивытарихы белән кызыксынуны, димәк, Ватан тарихы белән кызыксынуны арттыра.
Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Эшебезнең максаты да бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында беркадәр мәгълүмат бирү; туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
1. Ахунов, Г. Таләпчән художник: И.Гази иҗаты / А.Ахунов. – Казан : Татар.кит.нәшр., 1970.
2. Ахунов, Г.Гомер буе үзе булып калган кеше: И. Газиның әдәби мирасы / Г. Ахунов // Казан утлары. 1972.
3. Гази, И. Бригадир кыз: хикәя / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат.,1932
4. Гази, И. Ике дус: чын әкият / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1933
5. Гази, И. Хикәяләр / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1941
6. Гази, И. Алар өчәү иде: хикәләр /И.Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1945
Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен заявка
№ | Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме | Район, мәктәп, класс | Хезмәтнең темасы | Кайсы секциягә тәкъдим ителә(эш юнәлеше) | Җитәкченең исем-фамилиясе, әтисенең исеме | Элемтә өчен кәрәзле телефон номеры (укучыныкы, җитәкченеке) |
Утяшова Наталия Валерьевна | ТР Тукай муниципаль районы, Борды урта мәктәбе | Күңел җылым - хатларда | Татар язучыларының сугыш чоры хатлары | Саитова Земфира Марсовна | 8 951 890 65 99 |
Сказка об осеннем ветре
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Мороз Иванович
Отчего синичка развеселилась
Снеговик