• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Строим бужущее без коррупции

Опубликовано Исхакова Рамиля Минзакировна вкл 28.09.2020 - 11:53
Исхакова Рамиля Минзакировна
Автор: 
Киямова Разиля

сочинение на антикоррупционную тему ученицы 7 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rishvt_chire_rzil.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

РТ Алькеевский муниципальный район  

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

“Чувашско-Бродская средняя общеобразовательная школа”

ТР Әлки муниципаль районы

«Чуаш Кичүе урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Республиканский конкурс сочинений

“Строим будущее без коррупции”

“Киләчәкне ришвәтсез төзик”

республика күләмендәге сочинение бәйгесе

Работу выполнила:

ученица 7 класса

Киямова Разиля

Эшне үтәде: 7 нче сыйныф укучысы

  Киямова Рәзилә

Руководитель: учитель татарского языка и литературы

Исхакова Рамиля Минзакировна

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исхакова Рамилә Минзакир кызы

2020

Кулымда - каләм, башымда мең төрле уй... Минем дә тавышымны ишетерләр дигән өмет белән язмамны башлыйм. Тормышның һәр мизгелен, һәр минутын яратып яшәүче гап-гади бер авыл кызы  мин, ләкин дөньяның матурлыгын күбрәк күрергә тырышкан саен, аның караңгы яклары ачыла гына бара.

Без матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, тамагыбыз тук,  өсләребез бөтен,  якты, иркен мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алабыз. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына, гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик... Алай түгел икән шул...

Быел, дәү әнием авырып киткәч, әти-әниемә еш кына хастаханә юлын таптарга туры килде. Кая дөреслек, кая хаклык?! Хастаханә ишеген ачып керү белән, акча бар нәрсәне хәл итәчәк дигән нәтиҗәгә киләсең икән. Кеше гомере дә шул ришвәт алуга калгач, башкасы турында ни уйларга?! Ни өчен ул кешеләргә карата кырыс җәза һаман каралмаган? Киләчәктә безне ни көтә? Мине бүгенге көндә шул сорау борчый, ләкин җавап табып булмый. Ирексездән, күңелдә шигырь юллары туа.

   Ришвәт дигән авыр заман чирен

Кемнәр икән уйлап чыгарган.

Кешедәге уңай сыйфатлар да,

Намуслылык, димәк, югалган.

     Ришвәтчелек, ришвәт алу дибез...

                                        Ә нәрсәне соң ул аңлата?

                                        Җиңел ысул белән табыш алу

                                       Сүзлек безгә шулай аңлата.

Тормыштагы бөтен авырлыкны

                                       Акча гына хәзер хәл итә.

            Акчаң булса, син “бай” һәм “сәламәт”,

                                        Ә булмаса, көчең юк икән.

Ришвәтчелек тамырлары белән,

                                       Гомерләр бит заяга үтә!

         Намус белән, тормыш кадерен белеп,

                                      Яшәүләргә, дуслар, ни җитә?

Язмамны йомгаклап, илдәге барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: “Әй, кешеләр! Ришвәтчелекне җиңеп була бит ул, тик моны законнан, җәмгыятьтән, тагын кемнәндер түгел, ә иң элек  ҮЗЕҢНӘН башларга кирәк! Үзең саф, чиста намуслы кеше булсаң,  сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар”.

Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик!  Киләчәгебез үзебезнең кулларда!

Киямова Рәзилә______________


Поделиться:

Два Мороза

Три загадки Солнца

Весенняя гроза

Агния Барто. Сережа учит уроки

Две лягушки