• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Муса Җәлил – яшәү мәгънәсе турында

Опубликовано Илсия Мингазова вкл 30.09.2020 - 13:28
Автор: 
Кашаева Алина, Хисамутдинова Нәзилә (фәнни җитәкче: Минһаҗева И.Р.)

Муса Җәлил - “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс  иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес.

Аның шигырьләрендә күпме тирән мәгънә, йөрәк түреннән чыккан ялкынлы хис, үткен каләм көчен тоясың. Ул әйткән шигъри сүзләр бүген дә актуаль, бүген дә безнең күңелләргә үтеп керә, миллионнарча солдат хисләре булып, безне тетрәндерә, уйга сала.

Герой-шагыйрь үрнәге,  аның яшәү мәгънәсе турындагы фикерләре бүгенге яшьләрне тәрбияләүдә бик әһәмиятле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil_yashu_mgnse_turynda.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

ГАОУ ВО «Альметьевский государственный институт муниципальной службы»

Альметьевский филиал Всемирного конгресса татар

Республиканский конкурс “Лучшая научно-исследовательская работа по творчеству М.Джалиля”, приуроченном к 110-летию со дня рождения  поэта-патриота М.Джалиля.

«Муса Җәлил – яшәү мәгънәсе турында»

                                                   Эшләде: Кашаева Алина, Хисамутдинова Нәзилә,  

                                                           Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең

                                   8 Б сыйныф укучылары

Фәнни җитәкче: Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы,

                                                                     Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең

                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

             

Эчтәлек:

  1. Кереш. Муса Җәлил исеме, аның яшәү максаты.
  2. Төп өлеш.  Муса Җәлилнең яшәү мәгънәсе турындагы   фикерләре.
  1.  Муса Җәлил  - халык бәхете өчен көрәштә (биографик дәлилләр)                 
  2. Муса Җәлилнең үлемсезлеге ( үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулары).
  3. Намусыңа тугрылыклы булып яшәүдән дә зур бәхет юк!

        Ш. Йомгаклау.  Җәлил – ул батырлык үрнәге, чын патриот.  

       

          Эшнең актуальлеге:

Муса Җәлил - “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс  иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес.

Аның шигырьләрендә күпме тирән мәгънә, йөрәк түреннән чыккан ялкынлы хис, үткен каләм көчен тоясың. Ул әйткән шигъри сүзләр бүген дә актуаль, бүген дә безнең күңелләргә үтеп керә, миллионнарча солдат хисләре булып, безне тетрәндерә, уйга сала.

Герой-шагыйрь үрнәге,  аның яшәү мәгънәсе турындагы фикерләре бүгенге яшьләрне тәрбияләүдә бик әһәмиятле.

Эшнең төп максаты һәм бурычлары:

  1. Муса Җәлилнең тормыш максатын һәм шул максатка ирешү юлларын ачыклау, исбатлау.
  2. Шигырьләрен тирәнтен өйрәнеп, аның яшәү мәгънәсе турындагы фикерләрен төшенү.
  3. Муса Җәлил тормышы, батырлыгы  һәм аның иҗаты үрнәгендә, милли горурлык хисләре, көчле рух, туган илне ярату хисләре уяту.
  4. Материалларны төрле чыганаклардан эзләү, өйрәнү, туплау, эзлеклелеккә салу, фикерләрләү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

                                                                           Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю –

                                                                  Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

                                                                                           (Муса Җәлил)

Муса Җәлил - “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс  иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес. “Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, - яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән  (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу үлем картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк...”. Бу сүзләрдә шагыйрьнең яшәеш фәлсәфәсе, тормыш позициясе, үлем-үлемсезлеккә, Ватанына мөнәсәбәте чагыла.

Муса Җәлил үз тормышының алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм шул максатына ирешүне яшәвенең мәгънәсе итеп әверелдерә. Мәсәлән, 13 яшьтә - гражданнар сугышының иң кискен көннәрендә язылган “ Бәхет” шигыре. Әлеге кечкенә автор үз әсәрендә зур фикерләр әйтә, яшәү мәгънәсенең фәлсәфәсен ачып  сала. Әмма ул моны, сугыш барган көннәргә  бәрабәр рәвештә, кулга корал тотып көрәшү шигаре астында ача. Шундый шартларда җиңелмичә алга баруны, кирәк  икән, һәлак булуны ул үзе өчен изге эш дип санавын белдерә.

    Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,

         Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

Кулымны уртага, дошманга салсам,

                                Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам;

Менә шунда берәр пуля очса-килсә,

                                Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

                                Үлем кулы килеп басса — егылсам,

Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —

       Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.

      Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,

        Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,

    Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!

                                (“Бәхет”, 1919 ел)

Бу шигырь аның гомер программасы була. “Бәхет” шигыре язылып 24 ел үткәч, ул 1943 елда, бөтен гомеренә йомгак ясап, “Җырларым” шигырен яза:

Бар җырымны илгә багышладым ,

                                 Гомеремне дә бирәм халкыма.

Аның бөтен аңлы тормышы “Бәхет” һәм “Җырларым” шигырьләре арасына сыя. Беркайчан да намусына тап төшерми, халык бәхете өчен көрәшә. Муса Җәлилнең үз максат-хыялларына һәрвакыт тугры калуын, яшәү мәгънәсен халык бәхете өчен көрәштә табуын аның тормыш биографиясенең һәр баскычында күрә алабыз.

Муса Җәлил Яшьләр оешмаларында актив эшләп килә. Мәскәүдә беренче татарча балалар журналларын (“Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы”) оештыруда якыннан катнаша. 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире буларак студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда Казанда беренче Татар опера һәм балет театры ачылгач, М. Җәлил театрның әдәби бүлек җитәкчесе булып Казанга кайта. “Алтынчәч”, “Илдар” исемле опера либретталары яза, татар опера сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. 1939-1941елларда М. Җәлил -  Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре. Шул ук елны шәһәр советына депутат итеп сайлана. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.Үзе теләп фронтка китә. Әсирлеккә эләгә. Әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Ләкин бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Җәлилне һәм аның иптәшләрне Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала.Туган иленә, халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр яза.

1944 елның 25 августында Муса Җәлилне үтерәләр. Аңа бу вакытта 38 яшь кенә була. Ләкин Җәлилне үтерсәләр дә, фашистлар аның җырларын, ялкынлы хисләрен, көчле рухын  юк итә алмадылар. Муса Җәлил, үлемсез җыр булып, туган илгә кайтты.

Үзем үлсәм, исемем, җырым  үлмәс,

                                 Ул яңгырар илнең кырында.

                                                                             (“Бүләгем”)

Муса Җәлил фронтта да һәм әсирлектә чакта да үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйлана, аның бу турыдагы фәлсәфи уйлануларын һәр шигырендә диярлек очратырга мөмкин. Аларда күпме тирән мәгънә, йөрәк түреннән чыккан ялкынлы хис, үткен каләм көчен тоясың. “Сездә минем бөтен тойгыларым, сездә минем керсез яшьләрем”, - дип язган ул. Ул әйткән шигъри сүзләр бүген дә актуаль, бүген дә безнең күңелләргә үтеп керә, миллионнарча солдат хисләре булып, безне тетрәндерә, уйга сала.

Мәсәлән, “Хуш, акыллым” шигыре. Лирик герой сөйгәне белән хушлаша. “Җиңеп кайтып, бил кысышып, җылы күрешү”не өмет иткән шагыйрь, “сугыш уен түгел шул!” дип, үлем турында да уйлана, сөйгәненнән мәңгелеккә аерылачагын уйлап сагышлана. Ләкин сөйгәненә булган мәхәббәте Туган илгә булган мәхәббәттән аерылгысыз. Ил, сөю, бәхет өчен көрәш юлында үлүне ул бәхеткә саный:

                                       Татлы булыр йокы...

                                       Тормышымны

  Батырларча бирсәм ил өчен,

           Тормыш дустым, синең йөрәгеңдә

 Дәвам итсә йөрәк тибешем.

“Әйдә, җырым!” шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән шагыйрь ант итә:

Җырым иде антым:

                                               Яшәсәм дә,

                 үлсәм дә - тик туган ил өчен!

            Азатлыгы өчен үлгәннәрне Туган ил бервакытта да онытмас, алар халык йөрәгендә мәңге яшәр, Муса Җәлил моңа чын күңеленнән ышана:

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

                                    Каберенә эзне суытмас.

                     (“Бер үгет”)

            Туган илне генә түгел, якыннарын саклап, алар азатлыгы хакына дөньядан китүнең бәхет булуын кат-кат исбатлый. Намусыңа тугрылыклы булып яшәүдән дә зур бәхет юк! Һәр шигырендә диярлек әнә шул фикер ярылып ята:

                                                      Нинди бәхет...

                                                      Керсез намус белән

                            Каршылавы язын күңелнең.

                                                      Мондый бәхет, мондый сөю өчен

                           Үләргә дә каршы түгел мин.

                                                      (“Төш”)

           Муса Җәлил мәгънәсез буш тормыштан, намуссызлык, гаделсезлек, түбәнлектән сакланырга чакыра. “Бер үгет” шигырендәге һәр юл кешелеклелек девизы, яшәү максаты булып яңгырый:

                      Тик ни файда көчең филдәй булып,

                                                Эшең булса чыпчык тезеннән.

                                   (“Бер үгет”)

                                                Син яшәмә җирдә файдасыз бер

                                                Түмгәк булып тигез урында

                                                                                    (“Бер үгет”)

                                                 Көчлелегең белән горурланма!

                                                 Кешелегең белән горурлан!

                                      (“Бер үгет”)

            Кеше дөньяга тикмәгә генә килми. Ул үзеннән соң ниндидер бөек, кешелек өчен файдалы эшләр калдырырга тиеш.

                                                  Җирдә кеше торса торсын,

                                                  Эзе калсын тирән булып,

                                                  Үзе үлсә, эше калсын

                                                  Мең яшәрлек имән булып.

                                                                            (“Имән”)

       Гомер юлындагы вак-төяк, байлык, мәгънәсез күңел ачулар, үз рәхәтең, мәнфәгатең  өчен яшәүгә корылган тормыш аны кызыктырмый. Аны Ватаны, намусы алдындагы изге бурычы фашистларга каршы көрәшкә чакыра.

                                                 

                                                 Алдый алмас мине түбән ләззәт,

                                                 Вак тормышның чуар пәрдәсе,

                                                 Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю –

                                                 Яшәвемнең бөтен мәгънәсе...

                                                                          ( “Җырларым” )

        Әйе, һәркемнең гомере бер генә, һәм ул аны үзенчә үтә. Ләкин ничек? Дөрес яшәүне ничек билгеләргә? “Дуска” дигән шигырендә шушы сорауларга сорау белән җавап бирә:

                                                  Мин ант иттем җанны кызганмаска,

                                                  Саклар өчен халкым, илемне.

                                                  Йөзәү булса гомрең син барсын да

                                                  Шушы юлга бирмәс идеңме?

         Халкы, иле өчен көрәш юлында чын ирләрчә үлүне – бәхеткә саный, ул - аның яшәү мәгънәсе. Шуңа күрә иленә хыянәт итеп алган “исәнлекне” ул кабул итә алмый. Шагыйрь ил гомеренең, аның азатлыгының “батырлык һәм илгә турылык”ка бәйле булуын тирән аңлый. Җәлил – ул батырлык үрнәге, чын патриот.  Җәлил хәзер дә тереләр белән бергә дөньяның тынычлыгы, иминлеге өчен  көрәшә, яшәүгә рухландыра. Җәлил кебек көчле шәхесләрне югалтуларга китергән сугышлар башка булмасын иде!

Кулланылган әдәбият:

  1. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан:Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005. – “Яу кырыннан кайткан җырлар”, Рөстәм Хәйбрахманов.
  2. Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – “Телсез йөрәк монологы”, Тәлгать Галимуллин, Нурфия Гафиятуллина.
  3. Җәлил М. Сайланма  әсәрләр. Шагыйрь  турында истәлекләр. – Казан: Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004. – “Батырлык һәм талант гәүдәләнеше”, Фоат Галимуллин.
  4. “Мәгариф” журналы, 2/ 2006. – “Шагыйрь иҗатында әхлак мәсьәләләре”, Сания Исмәгыйлева.
  5. Мусин Ф. М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия (татар балалары өчен) – Казан: Мәгариф, 2006.
  6. Татар әдәбияты тарихы, алты томда, 5 том, Бөек ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – “Муса Җәлил”, Нил Юзиев.

Поделиться:

Какая бывает зима

Лист Мёбиуса

Мастер-класс "Корзиночка"

Цветущая сакура

Рисуем ветку берёзы сухой пастелью