• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Милләтем - горурлыгым!

Опубликовано Солтанова Ирина Рифовна вкл 25.10.2020 - 21:57
Солтанова Ирина Рифовна
Автор: 
Галимуллин Нияз

Туган тел, милләт темасына язылган шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galimullin_niyaz.docx12.34 КБ

Предварительный просмотр:

Милләтем – горурлыгым

Туган җирем, туган ягым –

Ул гүзәл Татар иле.

Ана телем,туган телем –

Ул бөек Тукай теле.

Балдан татлы минем телем –

Үзенә тарта торган.

Саф сулы чишмәләргә тиң –

Сусауны баса торган.

Күңелемдә урын алган

Бишек җырлары аша;

Әбиемнең әкиятләре,

Халкым моңнары аша.

Мин бәхетле.Үз телемдә

Уйлыйм,укыйм,сөйләшәм.

Иң газиз кешеләремә

Әткәм, әнкәм дип дәшәм.

Горурланам халкым белән –

Батыр уллар үстергән.

Иле өчен көрәшләрдә

Җырлап утларга кергән.

Ул батырлар сакланыр

Халкымның йорәгендә.

Сүнмәс йолдыз булып балкып

Янарлар күгебездә.

Милләтемнең горурлыгын

Сүз бирәбез сакларга.

Тапшырырга телебезне

Килэчэк буыннарга.

Нияз Галимуллин

2018 ел


Поделиться:

Почта

Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды

Астрономический календарь. Февраль, 2019

Юрий Алексеевич Гагарин

Заяц, косач, медведь и весна