Стихотворение собственного сочинения
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 12.11 КБ |
Туган ягым
Туган ягым Кукмара
Сагынып кайтамын сиңа,
Син дә үткән балачак
Мәңге истә калачак.
Игеннәрең, кырларың,
Биек синең тауларың.
Зифа ап-ак каеннар
Шаулап, озатып калалар.
Синдә чыккан табалар
Күп җирдә тоткан даннар,
Иң тәмле ризыкларга,
Сәбәпледер - “Кукмара”.
Хуш исле икмәкләрең,
Җылы синең итекләрең,
Онытылмас гомергә,
Калыр йөрәк түрендә.
Кукмараның даны булган,
Бардыр авыл – Арпаяз,
Кырларында ашлык үсә,
Иртә килә анда яз.
Гүзәл җырчы туып үскән
Көй көйләп аланында.
Башкалада дан тараткан
Гүзәл Кашапова да.
Язучылар да чыккан,
Хәтта профессорлар да
Фоат абый Галимуллин,
Фоат Шакировлар да.
Туган якны онытмагыз,
Кайтыгыз кабат-кабат.
Сезне һәрчак каршы алыр
Колач җәеп Арпаяз!
Зәлинә Нургаянова

Как нарисовать ветку ели?

Нас с братом в деревню отправили к деду...

Про пингвинов

Юрий Визбор. Милая моя

Есть в осени первоначальной...