Бүгенге тормышыбызны интернет һәм электрон мәгълүмати чаралар чолгап алды. Дус-туганнарыбыз белән интернет ярдәмендә аралашабыз, сөйләшү генә түгел, фото һәм видео алышабыз, күңел ачабыз, электрон китаплар укыйбыз, фильм, спекталь һәм концертларны да интернет аша гына карыйбыз. Кыскасы, бөтен тормышыбыз виртуальгә әйләнеп бара. Мондый яшәү рәвешендә газета-журналларның саклый алырбызмы? Яшь буыннар аларны укыйлармы?! Аларның киләчәге бармы?!
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.13 КБ |
Журнал һәм газеталарның киләчәге бармы?
Бүгенге тормышыбызны интернет һәм электрон мәгълүмати чаралар чолгап алды. Дус-туганнарыбыз белән интернет ярдәмендә аралашабыз, сөйләшү генә түгел, фото һәм видео алышабыз, күңел ачабыз, электрон китаплар укыйбыз, фильм, спекталь һәм концертларны да интернет аша гына карыйбыз. Кыскасы, бөтен тормышыбыз виртуальгә әйләнеп бара. Мондый яшәү рәвешендә газета-журналларның саклый алырбызмы? Яшь буыннар аларны укыйлармы?! Аларның киләчәге бармы?!
Яңа гасырда газеталар һәм журналлар югала бара, кешеләр аларга язылмый башлый. Ә бит уйлап карасак, Башкортстанда татар телендә газеталар да, журналлар да чыга. Кызганычка каршы, аларның саны бик күп түгел . Мәсәлән: республика татарларының төп рәсми газетасы “Кызыл таң”, яшьләр газетасы “Өмет”, “Тулпар” дип аталган яшьләр журналы, балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” журналы һәм бердәнбер хатын-кызлар өчен чыгучы “Диләфрүз” газетасы.
“Тулпар” журналын гына күз салыйк. Яшьләр өчен язылган, заманча, кызыклы журнал. Аның беренче битен ачсаң, “республика яшьләренең әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы” дип күрсәтелә. Димәк, республика күләмендә чыга торган, төрле сферага караган “универсаль” журналларның берсе.
Бу журналда яшьләр дә, балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә үзләренең иҗатлары сынап карый ала. Аның битләрендә кызыклы әкиятләр, тормыштан алынган хикәяләр, матур-матур шигырьләр дөнья күрә. Аннан башка ашарга пешерергә яратучылар өчен “аш-су” рубрикасы эшли, ребус яки кроссвордлар, анектодларны да очратырга мөмкин. Шундый кирәкле, эчтәлекле журналларның берсе. Элегрәк “Тулпар” журналы 3 меңгә якын басылса, хәзер ул 2,5 меңгә калды. Саны кими...
Безнең гаилә татар телендә яшьләр өчен чыга торган “Өмет” газетасын яздыра. Әни– “Аш-су”, “Файдалы киңәшләр” рубрикасын, әти- “Яңалыклар”, “Спорт”, “Факт/Фикер”, ә мин- “Чаткылар” , “Болар кызыклы” рубрикаларын яратып укыйбыз. Үзебез укыгач, дәү әни белән дәү әтигә бүләк итәбез. Авылда яшәгәнгә күрә, аларны “Бакчачы почмагы”, “Хәлең ничек, авыл?” рубрикалары кызыксындыра. Безнең фикер буенча, газета-журналларны укырга кирәк!
Әлеге гасырда интернет алгы планга чыкканга, газета-журналларның электрон сайтлары дөнья күрде Димәк, интернет челтәрендә кешеләр аларны ачып карый, укый алалар.
Язылу өчен дә уңай ягы табылды, электрон подпискалар дөнья күрде. Бу бик куаныч, чөнки газета-журналларга яңа юл ачылды. Ышанып каласы килә, алар безне, яшь буыннарны, кызыксындырып яшәвен дәвам итерләр һәм киләчәктә татар телендә яңа кызыклы, әһәмиятле журналлар һәм газеталар дөнья күрер.

Какая бывает зима

Фотографии кратера Королёва на Марсе

Любимое яичко

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году