• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Яңа ел

Опубликовано Гарафиева Кадрия Галимулловна вкл 11.01.2021 - 19:25
Автор: 
Сөнгатуллина Эльмира

Яңа ел турында шигырь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл шигырьләр112.66 КБ

Предварительный просмотр:

C:\Users\user\Desktop\raskraska_ng-2.jpg

Яңа ел

Яңа елны көтәбез,

Әй зарыгып бетәбез.

Чү! Урманда бер тавыш

Ул миңа шундый таныш.

Кыш бабай түгелме соң?!

Кар кызы түгелме соң?!

Бүләкләре күренә

Моңа күңел сөенә!

Биеп-җырлашып алыйк,

Күчтәнәчләрне карыйк.

Чыршыбыз яшел шәлле,

Күчтәнәчләр бик тәмле.

Урман бәскә төренгән

Бәйрәмгә куян килгән.

Кичәбез гөрләп тора,

Куянкай биеп тора.

Әй бии ул тып та тып,

Колакларын уйнатып.

Биеп арыгач, кинәт,

Сорап куйды ул бүләк.

Кучтәнәч итеп аңа

Бирделәр сусыл кишер.

Куянкай качып китте,

Кичәбез шулай бетте.


Поделиться:

Вокруг света за 80 дней

Новогодние гирлянды

Цветок или сорняк?

За чашкой чая

Хризантема и Луковица