Роберт Миңнуллинга багышланган шигырь. Кызганычка каршы үзенә ишеттереп булмады.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.04 КБ |
Кызык абый
Шигырьләрен укыйм да,
Һаман кабатлап йөрим.
Бу язучы абый бигрәк,
Кызык кеше икән дим.
Нәни чакта минем кебек,
Бик шук булган микән ул?
Балаларның уйларын,
Ничек белгән икән ул?!
Роберт абыең шаярта дип,
Әнием гел әйткәли.
Үзе шигырьләрен укып,
Күз яшьләрен сөрткәли.
Һич аңламыйм, әйткән сүзе,
Елата да, көлдерә.
Гаделлекне, яхшылыкны,
Әллә шулай сеңдерә?!
Бу сорауларга җавапны,
Эзләп табармын әле.
Таба алмасам, үзеннән,
Сорап карармын әле!

Сила слова

Рисуем домики зимой

Как нарисовать ветку ели?

Нора Аргунова. Щенята

Что есть на свете красота?